Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театры комедия сайлый: тәҗрибәле Мансур Гыйләҗевме, әллә яшь драматург дебютымы?

news_top_970_100
Әлмәт театры комедия сайлый: тәҗрибәле Мансур Гыйләҗевме, әллә яшь драматург дебютымы?
Рәмис Нәҗмиев, Әлмәт театрының матбугат үзәге

Комедия сайлау бик җитди эш икән. Бу ялларда мин Әлмәт театрының, театраль һәм профессиональ яктан якын килеп, үзенә комедия эзләү процессының шаһиты булдым.

Әлмәт театры, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Уморалаб» театраль лабораториясе үткәрде. Тамашачыга көн дәвамында 3 эскиз һәм десертка «Галияцинация» дип аталган монотамаша тәкъдим ителде.

Тарихи белешмә: Әлмәт театры үз тарихында 395 спектакль куеп, шуның 82се – комедия (21%).

Мирхәйдәр Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» дип аталган комедиясен 1946 елда режиссер Салих Вәлиев куйган.

Иң күп комедия куелган еллар - 1953, 1970, 1993, 2009, 2015, 2017 еллар. Театр елына 3 комедия чыгарган.

Бүген театр репертуарында 32 спектакль, шуның 6сы – комедия (19 %).

Театр 79нчы сезон ахырына тагын 2 комедия куярга планлаштыра.

«Әлмәт театры, башка театрлар да, әлбәттә, комедияләргә мохтаҗ. Бу аңлашыла да – тамашачы комедия ярата», – дип башлады Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева «Уморалаб» театраль лабораториясе ачылыр алдыннан сәламләү чыгышын.

«Театраль лабораториядә 5 көн эчендә булачак куелышның эскизы барлыкка килә – идеясе, пространство чишелеше күренә. Эскизны алга таба эшләп спектакль халәтенә җиткерергә кирәкме, юкмы – монысын сез хәл итәсез. Безнең тавыш бирү тартмасы да бар», – дип, «уен кагыйдәләрен» аңлатты лабораториянең кураторы, театр белгече Нияз Игъламов.

Әйе, театрлар «дәрәҗәсен күрсәтү өчен» эксперименталь, тарихи, фәлсәфи, риваять һәм башка төрле жанрларга алынса да, театр тамашачы планын мелодрама һәм комедияләр белән үти. Комедия – театрның икмәге. Театр халыкны ни белән китерергә белми аптыраганда, татар театрын Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре», Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» кебек әсәрләре коткарды, ашатты. Ә Илгиз Зәйниев комедияләре – үзе бер диссертациялек тема.

Комедия өчен һәр театр материалны үзенчә таба. Кемдер, галиҗәнеп вакыт сынавын узып, халык мәхәббәтен яулаган әсәрләргә (Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», мәсәлән) алына, кемдер комедия итеп язылмаган пьесаны комедиягә әйләндерә, кемдер ни бар – шуңа алынып, артистларга тапшыра да, артистлар үзләре уйнап чыга, кемдер Илгиз Зәйниев күңеленә һәм каләменә юл эзли. Аерып әйткәндә, Буа театры, мәсәлән, үз спектакльләрен «Буа талиясе» (Талия – грек мифологиясендә комедия һәм җиңел поэзия музасы) театраль лабораториясе аша эзли. Лаборатория аша табып, театрның йөзек ашына әверелгән әсәрне искә төшерә алмыйм, бәлки, татар әсәрләре әзрәк булгангадыр. Әмма бу лабораториянең эшләве һәм анда комедияләре күрсәтелүе хак.

ххх

Эскизлар өчен 3 режиссер – Пермьнан Дима Огородников, Великие Луки драма театрының беш режиссеры Анна Потапова һәм Туймазы театры режиссеры Айдар Зарипов чакырылган. Дима Огородниковка һәм Айрат Зариповка заманча татар драматургиясе – Мансур Гыйләҗевнең «Мисс Гүзәллек» һәм Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» комедияләре тәкъдим ителгән. Анна Потапова Гришковецның «Весы» пьесасына алынган.

Мансур Гыйләҗевнең «Мисс Гүзәллек» һәм Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» – 2022 елда нәтиҗә ясалган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашкан әсәрләр. Берсе – «Бабайның бабасы» – призлы урын алды. Икенчесе – «Мисс Гүзәллек» – шорт-листка да кермәде (махсус призны Мансур Гыйләҗевнең башка комедия алды).

«Весы» – Гришковецның күп куелган, драматург үзе дә МХАТта куйган шәфкатьле һәм җылы комедиясе. Яхшы драматург язган пьеса буенча эскизны яхшы режиссер яхшы артистлар белән яхшы итеп куйды. Эскиз өчен театрның «Служебный» ишек төбе сайланган. Тар гына аралыкта арткы рәтләрдә утыручыларга ничек күренгәндер, әмма журналист булып беренче рәттә утыргач, миңа шәп күренде. Рафик Таһиров, Динар Хөснетдинов, Раушан Мөхәммәтҗанов һәм Фаил Сафиуллинның күзләрендә чагылып киткән бер очкын да минем карашымнан читтә калмады.

Мин комедия буенча куелган эскиз турында артык язып тормыйм, билгеле. Бөтен Россия караган комедияне татар да карар иде, әлбәттә. Демография темасы кискен торган вазгыятьтә бала тудыру йорты төбендә басып торган ирләр темасы аеруча актуаль.

Әлмәт театрының беркайда да куелмаган, сыналмаган комедияләргә алынуы кызыклы. Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» комедиясе безне бүгенге көннән 300 ел алга алып китә – режиссерларга һәм артистларга киләчәкне фаразларга туры килә. Ялган аракы эчеп мәрткә киткән төп персонажны балалары киләчәк табиплары терелтсен өчен катырып куялар һәм киләчәктә терелтәләр. Бабайның оныгы табыла (бәлки, оныгы да түгелдер), һәм алар берләшеп, оныкка кыз эзләргә тотыналар. Бөтенесе исәп-хисапка корылган дөньяда бу җиңел түгел икән, әмма бер җылы сүз барысын эретергә мөмкин. Хәтта 300 елдан соң да.

Әлеге комедия 1 ел чамасы театрны кызыктырып тора. Театрның аны куясы да килә, әмма кайсы яктан килеп ничек кагылырга да белми кебек. Татар театрының, гомумән, андый фантастик әсәрләр чыгару буенча тәҗрибәсе юк. Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы» сатирик комедиясенең Камал театрында чыкканын гына хәтерлим. Башка киләчәк әсәрләре искә төшми.

Театр белгече Жанна Зарецкая: «Комедия куйганда моңсу мизгелләр төгәл исәпләнергә тиеш, дигән Станиславский. Биредә бу кагыйдә шул кадәр төгәл сакланган – көләсең-көләсең дә юксыну китереп бәрә. Кеше аңына килгәч, аның «Мин кем белән яшәрмен?» дигән сүзе шушы юксыну хисе булды. Кешегә кеше кирәк...»

Театр белгече Нияз Игъламов: «Бу утопия спектакльнең перспективасы бар, дип уйлыйм. Әмма соңгы еллардагы татар комедияләренең 90 процентында булган «исерек буталчыклык»ны алып ташласагыз иде. Туйда ул эчеп түгел, биегәндә егылып та үлә ала. Бу – моңарчы татар сәхнәсендә булмаган, потенциаль яктан кызыклы әсәр».

Мансур Гыйләҗевнең «Мисс Гүзәллек» комедиясендә сүз 20 елдан соң классташлар очрашуы турында бара. Әмма кайчандыр шәһәр күләмендә «Мисс Гүзәллек» яулаган ханымның шәхси тормышы барып чыкмаган. Ул кызын ялгызы үстерә, җитмәсә, тазарып та киткән икән. Ана белән кыз диалогыннан бер өзек:

КАМИЛӘ. Хәзер барлык хатын-кызлар да шундый! Син бик сөйкемле! Аппетитный! Бер кашык су белән йотарлык! Кызарып пешкән чия инде менә, әнием! Күзләрне кызыктырып, үзеңә тартып, ымсындырып торасың!

ЧУЛПАН. Чия түгел мин, майга бутаган өрек!

Чишелешне 18 яшьлек кыз таба. Ул әнисе урынына үзе барырга тәкъдим итә һәм бара да. Без теплоход палубасында җыелышкан классташларны күрәбез. Ахырдан бар да әйбәт бетә – ханым яшьлек мәхәббәте белән кавыша.

Театр белгече Жанна Зарецкая: «Минем, беренче чиратта, спектакльнең тавышын киметәсем килде. Бу әсәргә сорауларым күп. Ана белән кыз килешеп, әнисенең классташлар очрашуына кызы килә. Шулай итеп кыз бала үзеннән 2 мәртәбә өлкән кешеләр арасына килеп эләгә. Комедия – нәрсәнең нәрсәгәдер туры килмәве. Кызның яше белән аларга туры килмәскә тиешлеген аңлыйбыз, ләкин монда ул аерылып тормый. Комедиядә бөтенесе арттырыла, ләкин аңлаешсыз дәрәҗәдә түгел. Монда күп нәрсә аңлашылмый».

Театр белгече Нияз Игъламов: «Бу пьеса – Мансур Гыйләҗев әсәре. Аның атмосферасы яки сине «эләктереп ала», яки «эләктерәлми». Анда логика эзләргә дә кирәкми, аның һәр сәхнәсе аерым яши кебек. Бу – аның фирма стиле. Бу пьеса традицион татар комедияләренә охшамавы белән игътибарны җәлеп итә. Авыл, өчпочмак... онык шәһәрдән авылга кайта, авыл егетен очрата – комедияләрнең күбесе шундый бит».

Шәхсән миңа 3 комедиядә дә алкоголь темасы булуы ошамады. Дөрес, ул Мансур Гыйләҗев пьесасында юк. Әмма режиссер классташлар очрашуын шампан шәрабы белән һәм башка алкогольле эчемлекләр белән күз алдына китергән. Авторда бердәнбер исерек кебек күренгән ханым – сәер шагыйрә Фатыйма. Ләкин ул да аның уены гына булып чыга.

Ә менә «Бабайның бабасы»нда, Нияз Игъламов әйткәнчә», эчү темасы бернинди дә роль уйнамый. Ул комедия нигезендә түгел икән, бөтенләй булмаса да ярый.

Ә Гришковец комедиясенә үземнең татар аңы белән тыгыла алмыйм, хатыннар бәбәйләгәнне көткән ирләр эчә, дип саный һәм шулай язган икән, эчәләрдер инде, ярар соң. Куйсагыз, эчерә-эчерә куярсыз!

Эскизлардан соң тамашачыга махсус тартмага сары һәм яшел жетоннар салырга тәкъдим ителде. Яшел булса – эскизны яклау. Сары булса – күземә күрсәтмәгез, онытыгыз, дигән сүз. Бу эскизны спектакль итеп күрәсем килми, диючеләр аз иде.

«Бабайның бабасы» фантастик комедиясен карарга теләп, 39 кеше жетон салган. Каршылар – 4. «Мисс Гүзәллек»не 32 кеше карарга тели. Каршылар – 7. «Весы»ны карарга теләүчеләр – 30. 2 кеше каршы. Мин һәр 3 спектакльне дә карарга риза. Әмма татар драматургларын карарга күбрәк ризарак.

Театрның әле кайсы эскизга алыначагы билгеле түгел. Заманында Камал театрын «ашаткан» «Казан егетләре» һәм «Тагын Казан егетләре» кебек комедияләре авторы, тәҗрибәле Мансур Гыйләҗевкә алынырмы, әллә әле сәхнәдә бер әйбере дә куелмаган, әмма «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән Артур Ибраһимовның дебют әсәрен алырмы? Әллә инде татар авторларын читкә куеп торып Гришковецны куярмы?

«Мин катырак кагылмадыммы җирле авторларга?» – дип сорады соңыннан Жанна Зарецкая. Ә ни өчен ташлама булырга тиеш, дип уйлап куйдым мин. Әйбәт язсыннар – татар тамашачы яхшы әсәргә лаек түгелмени? Әмма икенче яктан Нияз Игъламов белән дә килешми мөмкин түгел. «Без татар комедияләре куярга тиеш, гәрчә алар кемгәдер йомшаграк булып тоелса да, бүген аларны куймасак, иртәгә алар да булмаячак», – диде ул.

Соңгы сүзне – кайсын куясын – театр үзе әйтә инде. Ә театр карарының ни дәрәҗәдә хак булуын, билет алып, тамашачы әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100