news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театры Будапештта Фәрит Яруллинга багышланган спектакльне күрсәтәчәк

news_top
Әлмәт театры Будапештта Фәрит Яруллинга багышланган спектакльне күрсәтәчәк
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотосы

Әлмәт театры 9 май көнне күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинга багышланган «Өзелгән көй» спектаклен Европада күрсәтәчәк. Бүген театр үзенең рәсми каналларына иҗади коллективының Будапешт шәһәрендәге фотоларын урнаштырган.

«Тиздән репетицияләрне һәм декорацияләр кора башлыйбыз. Җиңү бәйрәме көнне «Өзелгән көй» спектакле ике тапкыр уйналачак», – дип язган театр

Әлмәт театры Будапешт шәһәрнең Милли театрында ел саен уза торган Madach International Theatre Meeting (MITEM) фестивалендә катнаша. Быел ул 13 нче тапкыр үткәрелә.

Халыкара MITEM фестивалендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов та катнаша. Камаллылар кичә А. Чехов һәм Л.Мизинова хатларына нигезләнеп, Фәрит Бикчәнтәев режиссерлыгында куелган «Күңелем кукурузы» спектаклен күрсәтте. Спектакльдә Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлап театрда эшли башлаган яшь артистлар катнаша.

  • «Өзелгән көй» спектаклен Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировски куйган. Инсценировка авторлары Сәрдәр Тагировский үзе һәм Ләйсән Фәизова.
  • 2017 елда Әлмәт Татар дәүләт драма театры Будапешт Милли театрының зур сәхнәсендә IV Халыкара MITEM фестивале программасы кысаларында «Гашыйк Кәриб» спектаклен күрсәткән иде. Спектакльне Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән бергә сөргеннәрдә утырган Арпад Голгоци да караган булган. «Гашыйк Кәриб» спектаклен Әлмәт театры сәхнәсенә режиссер Искәндәр Сакаев куйган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар