Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районы ЗАГСының элеккеге җитәкчесенә хөкем карары чыгарды. Ул мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә, дип яза «ЮВТ-24» телеграм каналы.
Тикшерү ачыклаганча, гаепләнүче законсыз рәвештә үз кул астындагылардан 1,6 млн сум акча алган. Җитәкче бу сумманы премия сыйфатында түләгән. Бу акчаның бер өлешен башка хезмәткәрләргә тараткан, ә 280 мең сумны үзенә калдырган.
Моннан тыш, ул фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырган һәм аның хезмәт хакын үзләштергән. Шул рәвешле 2020 елның мартыннан июленә кадәр 1,5 млн сумнан артык акча алган.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы позициясенә таянып, суд хатын-кызны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Ул шулай ук җирле үзидарә органнарында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Шулай ук, Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы – 42 яшьлек Айнур Исхаковны кулга алынган иде. Аны 2017 елда шәһәр казнасыннан 2,6 миллион сум акча урлауда шикләнелә.