news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт Башкарма комитеты башлыгын кулга алганнар

Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы Айнур Исхаков бүген тикшерү изоляторында төн чыкты.

news_top

Кичә Чаллыда Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы – 42 яшьлек Айнур Исхаковны кулга алдылар. Ул әлеге вазифаны 2021 елның июненнән бирле башкара, дип яза «Челнинские известия».

Айнур Исхаковның гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу) буенча җинаять составы билгеләре табылган. Аны 2017 елда шәһәр казнасыннан 2,6 миллион сум акча урлауда шикләнәләр.

Ул вакытта Исхаков Башкарма комитетның Экология һәм табигатьтән файдалану департаментын җитәкли иде. Тикшерү версиясе нигезендә, аның җитәкчелегендә Әлмәт районындагы 5 карьерны рекультивацияләүгә контракт төзелгән. Әмма проект тормышка ашырылмый калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар