news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмас Заһретдинов истәлегенә көрәш турниры: «Көрәшергә генә түгел, кеше булырга өйрәтте»

Чаллының «Витязь» спорт үзәгендә танылган көрәшче, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер Алмас Заһретдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлар узды. Көрәшчеләр төбәгендә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top
Алмас Заһретдинов истәлегенә көрәш турниры: «Көрәшергә генә түгел, кеше булырга өйрәтте»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Чаллы көрәшчеләре аны хәзер дә ярата»

Танылган көрәшче, атаклы тренер Алмас Заһретдиновның гомере 2022 елның 7 апрелендә Әлмәт шәһәре янында юл-транспорт һәлакәтендә өзелде. Ул үзенең тормышын көрәшкә, милли спорт төрен үстерүгә багышланган шәхес иде. Шунысы куанычлы, аның эше бүгенге көндә дә дәвам итә – әле дә Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдә ярышларда җиңүләр яулаучы, көрәш белән шөгыльләнүләрен дәвам итүче укучылары, җылы сүз белән искә алучы, дога кылучы дуслары бар.

Яшьләр өчен әлеге ярышлар Алмас Талип улы озак еллар хезмәт куйган «Витязь» спорт үзәге тарафыннан өченче тапкыр оештырылды. Көрәшченең дуслары ярдәмендә, әлбәттә. Шундыйларның берсе – эшмәкәр, көрәшче Шаһит Гарифуллин. Ул дустын җылы сүзләр белән искә алды.

Алмаз Талипович бик әйбәт тренер, чын дус, гадел хөкемдар иде. Аның бик күп укучылары Россия, дөнья беренчелекләрендә катнашты, отты. Чаллы көрәшчеләре аны хәзер дә ярата, зурладылар, хәзер дә зурлыйлар. Без аны җирләгән көнне кеше шундый күп иде, ярты Татарстан килгән сыман булды. Халык агымының башы зиратка барып җиткән булса, икенче башы әле йортлары яныннан кузгалмаган иде. Рамазан аенда китеп барды, урыны оҗмах түрләрендә булсын, – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Һәрвакыт гадел кеше булды»

Шаһит абый әлеге турнирны озак еллар дәвамында уздырырга теләвен әйтте.

Ике ел Татарстан беренчелеген уздырдык, быел Россия дәрәҗәсенә чыктык, алга таба да шулай дәвам итәрбез, дип ышанам. Алмазның исеме онытылмасын иде, без аның белән 1986 елда Нурлат Сабан туенда очраштык, ул авыр үлчәүдә отты, мин – 70 килога кадәр үлчәүдә. Аннары финалда очраштык, шунда танышып киттек һәм аерылмадык та бугай. Ул озак еллар Чаллының «Витязь» спорт үзәгендә мөселманнар арасында көрәш ярышын оештыруда ярдәм итте. Әлеге ярышларга һәрвакыт безнең мөхтәсибәт аны чакыра иде. Алмас барлык эшләрне алып бара иде, барлык эш белән җитәкчелек итте, һәрвакыт гадел кеше булды, аны шуның өчен җитәкчеләр дә, көрәшчеләр дә хөрмәт иттте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Китеп торыгыз, кызлар көрәшә!»

Турнир егетләр өчен генә түгел, кызлар өчен дә иде, келәмдә, ут чыгарып, алар да көрәште. Моңа кадәр мин кызлар арасында көрәшүчеләр аздыр дип уйласам, әлеге турнир фикеремне үзгәртертте. Сан буенча кызлар егетләрдән калышса да, бил алышучылар шактый иде, алар Башкортстан, Татарстан һәм Чувашиядән килгән. Ут уйната торган кызлар көч алышыт.

Алымнар башланыр алдыннан бер көрәшче егет тренерыннан нидер сорарга теләгән иде, тегесе аңа бармак белән генә каршы якка күрсәтеп: «Китеп торыгыз әле моннан, кызлар көрәшә бит!» – дип куып җибәрде. Дөрестән дә, көрәш йотлыгып карарлык иде, ләкин минем өчен карау бераз авыррак булды. Һәрберсенә «берәр җирегезне имгәтә генә күрмәгез» дип теләп тордым. Шулай инде, егетләрдә имгәнү булса,«батыр ярасыз булмый» дип карыйбыз, ә кызлар өчен барыбер күңел сыкрады.

Мин, әлбәттә, күбрәк кызлар өчен җанаттым, без бит ир-егетләргә караганда эмоциональрәк, келәмдә тыелып торсалар да, келәмнән читкә чыккач, кызларның йөзләрендә күз яшьләре дә күренде. Кыз кеше, көрәшче булса да, нәзберек зат булып кала икән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Көрәш егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим»

Катнашучылар арасында Алмас Заһретдиновның укучылары да бар иде, 7 нче ел көрәш белән шөгыльләнүче, дөнья беренчелегендә бронза медаль яулаган Азилә Фатыйхова көндәшләреннән бер башка алда булды. Турнирда аңа «спорт мастеры» таныклыгын да тапшырдылар. Ул көрәш белән 2019 елда шөгыльләнә башлаган.

Мине көрәшкә Алмас абый алып килде, бар әйбергә дә өйрәтте. Аның вафатыннан соң без әтисез калган кебек булдык. Ул һәлак булгач, икенче көнне ярышларга барырга кирәк иде, миңа бик авыр булды, ләкин Алмас абый өчен мин анда җиңеп кайттым. Ул әйткән барлык сүзләр дә күңелемдә, өйрәткән барлык күнекмәләрне дә эшлим, чөнки аның хезмәте юкка булырга тиеш түгел.

Минем көрәшкә килүем бик кызык булды: мәктәп янында егетләр шөгыльләнгәнен күреп алдым да, карап тордым, алар анда Алмас абый белән иделәр, шунда ул килде дә: «Ошыймы?» – диде. Минем күзләрем яна иде, «әйе» дидем. Ул тренировкага килеп карарга тәкъдим итте, бардым, һәм миңа бик ошады. Көрәш белән 11 яшьтән шөгыльләнәм, 5 нче сыйныфта башлаган идем. Әле бер тапкыр да үкенгәнем булмады, «көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим, минемчә, көрәш белән кызлар да шөгыльләнә ала, бары тик теләк кенә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Аннан да яхшырак кешене белмим»

Алмас Заһретдинов – сәламәтлеге чикле булучылар өчен дә көрәш дөньясын ачкан кеше. Көрәшергә теләүчеләр белән ул «Витязь» спорт үзәгендә кичләрен шөгыльләнә торган булган. Бу хакта аның бик күп шәкертләре сөйләде. Ришат Фазуллин – шундыйларның берсе, күз күреме начар булуга карамастан, ул – 85 тәкә откан, югары үрләргә ирешкән спортчы.

Көрәшкә 36 яшемдә 1997 елда килдем, соң килдем, аңа кадәр озак еллар чаңгы белән шөгыльләндем. Барлыгы 8 ел көрәштем, 85 тәкә оттым. Тренерым Алмаз Талипович иде, аның турында сораучыларга һәрвакыт: «Аннан да яхшырак кешене белмим», – дип әйтәм. Без үзебез бер яшьтә идек диярлек, ул һәрвакыт безгә ярдәм итә иде, күп нәрсәгә өйрәтте. Көрәшергә генә түгел, кеше булырга, авырлыклар алдында туктап калмаска кирәклеген исбатлаган кеше ул, чын шәхес иде.

«Спортта да, тормышта да булган кеше иде»

Марс Гафаров көрәш белән 40 яшеннән соң гына шөгыльләнә башлаган, моңың сәбәпчесе тренер була.

Көрәшкә Алмас алып килде. Әйбәт кеше иде, яшь буенча ул миннән яшьрәк булса да, һәрвакыт бик яхшы киңәшләр бирә иде. Аның җитәкчелегендә әзерләнеп, мин спорт мастеры нормасын үтәдем, әлеге норманы үтәр өчен дөнья чемпионнарын җиңәргә туры килде. Ул исән чагында да безне бергә җыеп тора иде, Яңа елга, төрле бәйрәмнәргә турнирлар оештырып торды, бергә җыелгач бик күңелле бит инде, һәрберсен көйләп, күңелен күрә иде. Башка җирдә мондый оештыруларны күргәнем юк, көрәшне нык күтәрде. Спортта да, тормышта да булган кеше иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлеге турнирны оештыруга үз көчләрен, өлешләрен кертүчеләргә чын күңелдән уңышлар телибез! Киләсе елларда да шундый матур ярышлар булып торсын иде.

  • Алмас Заһретдинов – 1958 елның 16 июнендә Нурлат районы Киекле авылында туган. Чаллының М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән, балаларны татарча көрәш серләренә өйрәткән. Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер, халыкара класслы хөкемдар. Татарстанның атказанган тренеры. 2022 елның 7 апрелендә Әлмәт шәһәре янында юл-транспорт һәлакәтендә вафат була. 9 апрельдә туган ягында – Нурлат районы Киекле авылында җирләнә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар