Кесәлле алма бәлешенең камырын һәркем үзе теләгәнчә ясый ала, әче камырдан да, төче камырдан да ясарга мөмкин.
Мин алма бәлешен бөккән формасында ясарга булдым.
Эчлек өчен туңдыргычта катырылган алмаларны бүлмә температурасында җебеттем. Камырның уртасына җиләк кесәле сиптем, өстенә алма тездем. Аннары дарчин (корица), шикәр оны (шикәр комы да ярый), кабат кесәл, берәр шакмак атланмай тәртибендә ингредиентларны алма өстенә салырга.
Алма бөккәннәрен формалаштырырга, бөгеп куярга. 200 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут чамасы пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!