Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллергиянең әти-әнидән балага күчү ихтималы нинди?

Сорауга Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергология бүлеге табибы, КДМУның клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова җавап бирә. 

news_top_970_100
Аллергиянең әти-әнидән балага күчү ихтималы нинди?

– Әгәр баланың әти-әнисе икесе дә аллергиядән интексә, 80 процент очракта чир балага күчәргә мөмкин. Әгәр я әтисе, я әнисе генә авырса, аллергиянең нәселдән күчеше 60 процент тәшкил итәргә мөмкин. Ата-аналар балалары өчен өйләрендә аерым шартлар тудырырга тырышырга, аллергия китереп чыгаручы әйберләрдән, азык-төлектән сакларга тырышырга тиеш. Тузан җыючы үсемлекләрне, келәмнәрне алып куярга, синтетик кушылмалар булмаган натураль ризыкка өстенлек бирү кирәк.

Минем җиде балалы бер таныш гаилә бар, аларда әниләре генә аллергиядән интегә, бер генә балада аллергия юк, калган алтысында аллергия – атопик дерматит, астма, серкә аллергиясе дә бар.

Рәсми статистика буенча, 2018 елда астма буенча 14 яшькә кадәр балалар авыруы 1 мең кешегә 0,8 тәшкил итә. Реаль сан бөтенләй башка. Аллергиянең беренче билгеләре тире белән дә бәйле булырга мөмкин. Аннары аллергия авыруларының яшь белән бәйле үзенчәлекләре күренә. Кайсы аллергеннарга югары сизгерлек булуына карап, шул билгеләр көчәя.

Башта атопик дерматит булырга, аннары аллергик ринит, бронхиаль астмага кадәр барып җитә. Шуңа күрә профилактика, тикшертеп тору кирәк. Бүген аллергик авыруларның беренчел профилактикасы нәрсә дигән сорауга төгәл җавап юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100