Аллергиягә кем күбрәк бирешә: авыл баласымы, шәһәрнекеме?
Сорауга Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов җавап бирә.
– Шундый гипотеза бар: табигый мохит, микрофлора белән контакт күпме иртәрәк була, ул шулкадәр балаларны саклый. Мәсәлән, эпидемиологик белешмәләр бар – фермер балалары аллергия белән сирәгрәк чирли. Алар табигый шартларга якынрак. Аларда, шәһәрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, аллергия иртә башлануга каршы нормаль антиинфекцион иммунитет формалаша. Шәһәрдә яшәүчеләр ешрак стериль булырга тырыша, аларда күкрәк белән ашату тизрәк өзелә, нормаль микрофлора үсешенә тәэсир итүче антибиотиклар билгеләнә.