«Аллаһы Тәгаләдән көч сорыйм» – Җырчы Ильвина хәйрия фонды ачарга җыена
Җырчы Ильвина игелек юлында зур адым ясарга җыена – хәйриячелек фонды булдыру нияте белән йөри. Бу хакта «Интертат» Ильвинаның үзеннән сорашты.
Популяр җырчы Ильвинаны күпләр моңлы тавышлы артист буларак кына түгел, авыру балаларга, аларның әти-әниләренә, гомумән, ярдәмгә мохтаҗларга булышучы олы җанлы кеше буларак та беләләр. Ильвина инде күп еллар дәвамында иганәчелек эшен алып бара. Аның сүзләренчә, әлеге изге ният аның күңелендә һәрвакыт яшәп килгән.
Башкаларга ярдәм итәсем килү теләге минем күңелемдә һәрвакыт булды, – ди Ильвина. Мин бик иртә – 15 яшемнән үк эшли башладым. Бәлки, бу да этәргеч булгандыр. Мин баштарак үземнең якыннарыма – әти-әнием, дәү әни-дәү әтиләремә, туганнарыма ярдәм кулы сузарга тырыша идем. Шунысын да әйтергә кирәктер, болар – кемгәдер, нәрсәдер дәлилләү максатыннан да, «мин яхшылык эшләдем, миңа да яхшылык эшләсеннәр» дип тә түгел, ә чын күңелемнән башкарылды. Йөрәгем гел шулай кушты, минем һәрвакыт башкалар белән дә бүлешәсем килде, - ди ул.
«Раянаның сүзләре безне шок хәлендә калдырды»
Ильвинаның хәйриячелек белән ныгытып шөгыльләнә башлавына исә бер вакыйга сәбәпче була. 2022 елда Ильвинаның кызы Раянага 11 яшь тулар алдыннан, гаилә, гадәттәгечә, туган көнне ничек уздырачаклары турында сөйләшә. Әмма Раянаның теләге Ильвинаны гаҗәпкә калдыра һәм башкаларга ярдәм итүгә карата күзаллауларын үзгәртергә дә сәбәп була.
Раянаның туган көнен без ел саен зурлап, матур итеп уздыра идек. 11 яше тулар алдыннан да бу хакта сүз кузгалттым. Раяна исә үзенең бу туган көнен гадәти булмаганча үткәрәсе, башка балаларга ярдәм итәсе килү теләген белдерде.
Минем кызымның фикерләүләре беркайчан да үз яшенә күрә генә түгел. Бик зирәк булып туган бала дип әйтәләр аның кебекләр турында. Шулай икәнен белсәк тә, Раянаның бу сүзләре безне бераз шок хәлендә калдырды. Ун яшьлек баладан шундый сүзләр ишетү горурлык та, бераз көтелмәгән дә булды безнең өчен. Һәм без аның бу идеясен чынга ашырырга булдык.
Башта төрле приютлар, пансионатлар, балалар йортларында тәрбияләнүче барлык балаларны да бергә җыеп, зур бәйрәм оештырасыбыз килгән иде. Ләкин шундый канун бар – аларны бергә җыярга ярамый икән. Тагын бер кыенлык белән очраштык - бөтен балалар йортлары да үзләрендә мондый бәйрәмнәр үткәрергә рөхсәт итми. Шуңа без Республика клиник балалар хастаханәсендәге «Гаилә йорты»нда тукталдык. Анда безнең идеяне бик теләп кабул иттеләр һәм без Раянаның туган көнен биредә яшәп дәвалану узучы балалар өчен үткәрергә булдык.
«Республика клиник балалар хастаханәсендәге «Гаилә йорты»нда тукталдык»
Фото: © Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Кызымның башкаларга ярдәм итү теләге минем күзаллауларымны үзгәртте»
Җырчы сүзләренчә, бәйрәмнең төп миссиясе балаларның балаларга ярдәм итүе булган.
«Балалар-балаларга» дип аталды ул. Туган көнгә Раянаның башка дуслары да чакырулы иде. Алар да төрле мастер-классларда катнаштылар, авыру балаларга бүләкләр алып килделәр, бәйрәм атмосферасы булдырырга ярдәм иттеләр.
Шушы чарадан күңелебез үсеп кайтты да, без шул ук елны әлеге «Гаилә йорты»нда Яңа ел бәйрәме дә оештырдык. Ул «Раяна-фест» дип брендлашты һәм традициягә әверелде. Без хәзер ел саен Яңа ел алдыннан анда тәрбияләнүче балаларга бәйрәм үткәрәбез.
Кызымның башкаларга ярдәм итү теләге минем күзаллауларымны үзгәртте. Раяна, кечкенә бала була торып, шулай фикерли, нигә әле мин дә – инде олы кеше, мохтаҗларга ярдәм кулымны сузмаска тиеш, дип уйлый башладым. Шул вакыттан бирле төрле иганә проектларында, чараларда катнашу гадәткә керде. Мәсәлән, мин Зәмирә исемле мөмкинлекләре чикле кызга ярдәм итәм. Без аның белән җыр да яздырдык, әлеге җыр барлык музыкаль мәйданнарда дөнья күрәчәк.
Этләр приютына да булышабыз. Төрле фестивальләрдә актив катнашабыз. Быел менә «Хатын-кыз тавышы» дип аталган проект башладым. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан авыру балалар тәрбияләүче әниләргә бәйрәм хисе, елмаю бүләк итү максатыннан оештырылды ул. Раяна да бу хәйриячелек эшләренә бик теләп кушыла, – дип бүлешә әңгәмәдәшем.
«Болар барысы да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә эшләнә»
Ләкин Ильвина бу ярдәмнең аерым очракларга гына кайтып калмавын, киң колач алып, күпләрнең тормышын үзгәртерлек зур масштабта эшләнергә тиешлеген аңлый һәм җитди карар кабул итә – хәйрия фонды оештыру нияте белән янып йөри башлый.
Әлбәттә, машстаблы рәвештә ярдәм күрсәтүне мин үзем генә булдыра алмаячакмын. Шуңа без хәйрия фонды булдырырга кирәк дигән карарга килдек. Бүгенге көндә әлеге фондны оештыру эшләре бара - ул документаль яктан төрле процедуралар уза. Ул мохтаҗ кешеләргә комплекслы, системалы ярдәм күрсәтәчәк.
Шуны да әйтәсем килә – болар барысы да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә эшләнә. Чөнки мин күреп торам – бик күпләр бу фондка булышырга тели, безгә гел юллар ачылып тора. Минем бүген атлап йөргән сукмакларым, һәр эшләгән эшем – шушы максатка таба. Үзем өчен генә түгел, башкаларга да ярдәм кулы сузасым килә. Шуңа төрле-төрле проектлар уйлап табам, белем алам, үземне профессионал яктан да ныгырга тырышам.
Минем бу эшләремә игътибар күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт. Бу минем өчен бик кадерле. Дөресен генә әйткәндә, бик борчылам һәм куркам. Әмма «күзләр курка, куллар эшли» диләр бит. Шушы эшне матур итеп башкарып чыгарга Аллаһы Тәгаләдән көч сорыйм. Барысы да әйбәт булыр дигән өметтә калам», – диде ул.
Без дә исә Ильвинага бу эшендә бары тик уңышлар теләп калабыз.