Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тәрбиялим мин сине, әби» (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Хастаханәдә табибка керергә чират көтәм. Халык күп. Һәркайсының үз уе, үз чире. Өлкән яшьтәге әнисен җитәкләп, 60 яшьләрдәге ир-ат килеп керде.

«Әни, син шунда көтеп тор, кан ала торган җиргә барып чират алып киләм. Борчылып торма, чиратың җиткәнче мин килеп җитәм әле», – дип, әнисен тынычландырып, кызу гына беренче катка төшеп китте. Кечкенә генә буйлы, шомырт кара күзле әби урындыкта курчак кебек кенә утырып калды. Курчак кебек, дип, селкенми түгел инде, матур әби булганга шулай әйтүем. Әбиләр матур була бит инде ул.

«И-и, үзем дә керәм инде монда кадәр килеп җиткәч, – диде әбекәй, халат итәген рәтли-рәтли. – Бик уңдым балаларымнан. 5 малай үстердем. Монысы – уртанчысы. Мине карар өчен шәһәрдән кайтты. Хатыны кайтмады, авылда эш юк бит. Аерылышмадылар, хатыны оныклар белән ялга кайта. Хатыны машина йөртергә укыды. Рәхәт нәрсә икән ул хатын-кыз машина йөртә белгәч, исән-сау гына йөрсеннәр. Бик яраттылар алар мине. «Әни» дип кенә торалар.

Төпчек улым яшьләй үлде. Еракка акча эшләргә киткән иде. Бергә яши идек. Ул чакта колхозлар хәзерге кебек бай түгел, эш авыр, акча түләнми. «Әнкәй, йорт салырга акча эшләп кайтам», – дигәч, ризалык бирдем шул. Авылдан шулай китеп эшләүчеләр дә бар иде. Чит җирдә үлеп каласын кем уйлаган. Гәүдәсен алып кайту мәшәкатьле булса да, абыйлары тырышты, алып кайттылар. Үзебезнең авылда булгач, зиратта ятса да, янымда кебек анысы да. 50 яшь тулыр иде аңа да, байтак гомер яшәдем мин. 87не тутырдым.

Төпчек малаем – үзем тапкан малай. Хатыны үлеп, 4 малай белән калган иргә бардым. Хәйрулланы яратудан бигрәк, кызгандым, шуңа, балалары күп булса да, курыкмаганмындыр. Барысы да малайлар булуы куркыткан иде башта. Их, кул арасына керергә ичмаса берсе дә кыз булмаган, дип уйладым. Үзем авырга узгач та, картлык көнемә кыз булыр, дип уйлаган идем. Без уйлаганча гына түгел, Аллаһ Тәгалә кемне бирә, шуңа риза буласың.

Ә улларым кызлардан да игелекле булып чыкты. Авылда кайбер хатыннарның кызлары да болай йөртми аналарын. Олысына 16 иде мин килгәндә. Бөтен эшне икәү эшләдек. Сыерны да бергә саудык, малны да бергә карадык. Икәү мал чөгендере урларга йөри идек. Яшерен-батырын түгел, авыл кешесе фермадан – он, икмәк, кырдан чөгендер урлап асрады элек малны.

Берсендә шушы уртанчы малай мәктәптән кайтты да бик күңелсез утыра. Нәрсә булды, дим. «Колхоз малын урлаган кеше үскәч тә караклык юлыннан китәчәк», – дип сөйләгән икән укытучы. Бу үзен чөгендер урлаганда күргәннәр, дип кызарып торган. Аңа карап, бер балам да угры булмады. Үз куллары белән эшләп таптылар. Колхоз малын урламыйча, колхоз малы эчендә «йөзеп» яшәгәннәрнең балалары кыек юлдан киткәләде менә. Аңа карамый ул. «Намус колхоз кырыннан чөгендер алып кайтканда гына төшеп калмый», – дигән идем ул чакта да. Бөтен авыл шулай яшәде. Аңа карап, бөтен авыл кешесе каракка әйләнмәде.

Ашарга да улым пешерә, чәйгә кадәр ясап эчертә. Кайчакта үзем камыр ризыгы әзерлим. Кан басымың күтәрелер, ашарга бар бит, борчылма инде, ди. Минем дә үзем пешергән белән сыйлыйсы килә бит», – дип, әби тиз арада гына күңелдәгесен сөйләп алды.

Ул арада кан бирергә чират алып, малае да менеп җитте аскы каттан. Әнисенең яулыгыннан чыккан чәчләрен төзәткәләп куйды. Табибка керер вакыты җиткәч күтәреп диярлек төшерде инде урындыгыннан. Мин икенче табибны көтә идем. Табибтан чыккач та, җитәкләп алып төшеп китте. Сокланып карап калдым. Матур күренеш бит, килешәсезме? Ул яшькә җиткәч кеше авырмый тормый. Чәч агарса, йөзне җыерчык басса, тешләр төшсә, аяк-куллар тыңламаса да, һәммә кешегә килсен ул картлык үз вакытын белеп. Менә шул чакта янәшәңдә җитәкләп йөрүче игелекле балаларың булу – тагын да зур бәхеттер. Бу ана белән аның улына да сокланып карап калдым.

Күптән түгел бер ир-егет белән сөйләшергә туры килде. Ат ите сатарга килгән иде ул Казанга. Бу ир әнисен тәрбияләп соңгы юлга озаткан, хәзер үзе генә яши икән. Ялгызлар бик күп. Күп кенә ир-егетләр – эчкечелек белән мавыгып, кайберләре җаваплылыктан куркып та өйләнми. Таныштыру белән шөгыльләнүче димче дусларым шундый фикердә. Төрлесе бардыр.

«Яшь чакта өйләнгән идем, балабыз булмады. Аерылышуыбыз да шуңа булды ахрысы. Ул шәһәргә китте дә кияүгә чыкты. Анда да балалары юк, дип беләм. Мин әнине калдырып китә алмадым. Баштарак көн-төн эшләдем. Йорт-җирне яңартыйм, машина алыйм, дип тырыштым. 45кә җиткәндә, өйләнергә хатын эзләп караган идем. Авылга кайтырга теләүче тапмадым. Әни олыгайган саен аны да уйладым. Гаиләгә чит хатын-кыз килеп кергәч, килешә алырлармы, дип тә уйландым. «Өйлән инде», – ди торгач, әнигә дә әйтә идем: «Нинди хатын буласын белмим бит, әни. Сиңа авыр сүз әйтсә, мин борчылырмын, миңа кырын караса – син борчылырсың, бик рәхәт яшибез бит әле», – ди торган идем.

Чыннан да рәхәт, тыныч яшәдек. Әмма әнинең мине парлы итеп күрәсе килде. «Сагынырсың әле, урыннарыма ятып еларсың, яныңда парың барын күреп китәсем килгән иде», – диде, авырып ятканда да. Әнинең үлгәненә ике ай, ялгызлык бик авыр. Бертуганнарым башка шәһәрләрдә. Алар кайттылар да, озаткач, китеп тә бардылар. Иң авыры миңа калды. Алар гаиләле булгач башка мәшәкатьләре күп. Ә мин берүзем», – ди Таһир абый.

Бу кешенең күзләрендәге сагыш, ялгызлык, гаҗизлекне чагылдырырлык берни дә юк. «Әни төшкә керде», – дип сөйли бер шалтыратуында. «Роддомда ятам икән, янымда бер кыз бала ята. «Яныңарак ал, кочаклап ят, туңмасын», – ди икән әни, дип сөйли, – ирләр роддомда ятмый бит инде, дип көлеп тә куям уянгач», – ди. Төш күреп бер ай чамасы вакыт узмады, Таһир абый «өйләндем» дип шалтыратты. Сөенеченнән елый да елый. Озын гомерле, бәхетле никах була күрсен. Әниләрнең изгелеге инде менә бу.

Тагын бер танышым турында сөйләми булмый. Русланны әбисе үстерде. Үсмер вакытында ялгышлык эшләп «утырып» та кайтты инде ул. 10 еллар чамасы элек эш буенча барырга туры килде аларга. Русланга ул чакта 27ләр тирәсе булгандыр. Әбисе ялгызы яши иде. Кышын кибеттән кайтканда егылып, аягын сындырган әби. Хәйран гына урын өстендә яткан. Мин барганда, урындыкка таянып йөри башлаган иде инде.

«Шушы оныгым тәрбияли. Шәһәрдә эшкә киткән иде, эшен ташлап, мине карарга кайтты. Пенсия акчамнан акча бирсәм, күрше хатыны кереп карар, улым, эшеңне ташлама, дидем. Тыңламады, кайтты. Өемне чиста тота, ашарга пешерә, киемнәремне юа, үземне дә юындыра. Оялам инде. «Оялма, әби, син мине кечкенә чакта юындырып үстердең бит. Хәтерлисеңме, үсмер вакытта шомырт ашап эчем каткач ничек ярдәм иткәнеңне. Ул чакта мин дә оялган идем. Шул чакта күрсәткән игелекләреңне сиңа кайтарам, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тәрбиялим мин сине, әби, оялма», – дип кенә тора, дип, елый-елый сөйләгән иде.

Әбисенең изге теләкләре чынга ашкан. Руслан шул авыл кызына өйләнеп, авылда калган. Әбисенең нигезендә балалар үстерәләр. Хастаханәдә әнисен җитәкләп йөргән абзыйны күргәч, шушыларны язарга булдым сезгә. Җәннәт – әниләрнең аяк астында, диләр бит. Бу тормышта да әнисен кадер-хөрмәттә яшәтүче, олы яшькә җиткәч, сабый чакта үзләрен җитәкләгән кебек кулыннан да ычкындырмый йөрткән ир-атларга хөрмәтем зур. Һәм алар күпләргә үрнәк.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2023
    Исемсез
    БИК матур язма! Ирем Дэ энкэйгэ шундый булды,шуна БИК рэхэт яшибез дип уйлыйм.Жэннэт аналарнын аяк астында
  • 28 ноябрь 2023
    Исемсез
    Сокланып укыдым! - Гамил Нур.
  • 11 октябрь 2022
    Исемсез
    Шундый укырга рэхэт язма булды бу.Ботен энилэр шундый кадер хормэттэ яшэсэ Иде!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100