Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһка шөкер, сабыем бар, дип уянам»: хезмәттәшләребез декрет ялы турында

«Татар-информ» редакциясенең декрет ялындагы ханымнары декреттагы әниләр тормышы, вакытны дөрес бүлү, бала тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

news_top_970_100
«Аллаһка шөкер, сабыем бар, дип уянам»: хезмәттәшләребез декрет ялы турында

2024 ел – илебездә «Гаилә елы» итеп игълан ителде. Чыннан да, бүгенге көндә бәбиләр алып кайту, тату гаилә булып яшәү – кешелекнең иң зур кыйммәтләре булып саналырга хаклыдыр. Бу уңайдан «Интертат» һәм «Татар-информ» редакциясе башкаларга чын үрнәк күрсәтә! Санап чыгардык та, үзебез дә гаҗәпкә калдык. Баксаң, 20 кешелек редакциябездән 5 хезмәттәшебез бүгенге көндә декрет ялында икән. Журналистыбыз Алинә Айдарова һәм СММ буенча белгеч Гүзәл Абдуллиналар – беренче тапкыр әни булдылар. Журналистларыбыз Гөлнар Гарифуллина – икенче бәбиен алып кайтты, Лилия Заһидуллина өченче тапкыр әни булу бәхетенә иреште. Һәм сер итеп кенә әйтәбез – тагын бер хезмәттәшебез әле генә декретка китте. Ул дүртенче тапкыр әни булырга җыена. Аны, Аллаһы боерса, бәбиен исән-сау кулларына алгач, җыйнаулашып котларбыз әле.

Кызларыбызның декрет тормышы ничек үтә? Бала тәрбияләүдә нинди кагыйдәләргә таянып эш итәләр? Хезмәттәшләремә шалтыратып, хәлләрен белештек. Алар белән вакытны дөрес бүлү, гаилә кыйммәтләре кебек темаларга да сөйләшеп алдык.

«Өч бала – өчләтә бәхет икән»

Лилия Заһидуллина, журналист:

– Мин – өч бала әнисе, Аллага шөкер. Олы кызым Зиләгә 7 яшь, 1нче класста укый. Улым Ирхан 5 яшьлек, балалар бакчасына йөри. Кечкенәсе Динәгә 6 ай булды, анысының әле яратып туеп булмый торган чагы.

Фото: © Лилия Заһидуллинаның шәхси архивыннан

Беренче карашка, безнең җәмгыятьтә күп балалы булу нормага әйләнгән кебек. Ләкин чынлыкта алай түгел икән. Өченче баламны алып кайтырга җыенгач, үз адресыма нинди генә «кызыклы» сүзләр ишетмәдем. «Иреңне сугышка җибәрмәс өчен табасыңмы?», «Ялгыш балага узасыңмы, үзең теләп шулкадәр алып кайтасыңмы?», «Бу авыр заманда өч бала табалармыни?!», «Яшең утыздан арткан бит, аларны ничек үстерергә җыенасың?» Акыллы саналган кешеләр йөземә бәреп шулай дип әйтте, әле артымнан сөйләгәннәре күпме булгандыр... Әйтерсең мин сугыш уртасында, ач-ялангачлыкта 10нчы баламны табып ятам! Минем даирә генә шулай фикер йөртә дияр идең, өченче малаен алып кайткан күрше хатыны да: «Нәрсә генә ишеттермәделәр!» – дип шаккатып сөйләп торды. Тагын бер танышымны хәтта үз әнисе өченче баласын тапмаска үгетләп маташты…

Фото: © Лилия Заһидуллинаның шәхси архивыннан

«Кеше сүзе кеше үтерә» диләр, ләкин бу мәсьәләдә башка хатын-кызларга кеше сүзенә карамаска киңәш итәр идем. Өч бала – ул өчләтә бәхет. Өчләтә күңелле тормыш. Алар өчесе дә муеныңа берьюлы сарылып, кысып кочаклый, алар өчен өзелеп торасың, ничек үзеңне шулкадәр шатлыктан мәхрүм итеп була?! Сәламәтлегең, яшәргә урының бар икән, күп бала әнисе булудан курыкмаска кирәк. Аннан, «һәр бала үз ризыгы белән туа» дигән сүз дә дөрес, минем очракта өч тапкыр сыналган.

Шуны да күзәтәм: декретта утыручы хатын-кызлар хәзер бүтән төрле. Беренче кызымны тудырган вакытта, моннан 7 ел элек, әле аларны керемсез, ире җилкәсендә яшәүче бер мескенрәк катлам итеп кабул итү бар иде. Хәзер ул чикләр «юылды», «декреттагы хатын» дигән келәймә бетте. Чөнки бүген болай да күпләр өеннән эшли, эшкә барып утырган кеше күбрәк акча ала, дип кистереп әйтеп булмый. Эчендә җаны, энергиясе булган хатын-кызлар декретта да көрәп акча эшләп ята. Үзем өч декретымда да язудан һәм редакцияләүдән туктамадым, бу юлы да бәби тапканда 2 атна гына ял иттем дә аннан эшкә керештем. «Өч бала белән ничек барына да өлгерәсең?» – дип еш сорыйлар. Минем төп кагыйдәләр – режим буенча яшәү, көндез йокламау, телевизор карамау. Шушы кагыйдәнең берсеннән тайпылсам – бетте, эш түгел, ял халәтенә күчәм.

Фото: © Лилия Заһидуллинаның шәхси архивыннан

Аннары, хәзер бөтен нәрсәнең телефоннан хәл ителүе дә декреттагы хатын-кыз тормышын җиңеләйткәндер. Кибеттә иркенләп йөри алмаганга кайгырасы түгел – «Вайлдберриз» аша бөтен гаиләне киендерәбез. Рестораннар, азык-төлек кибетләре тәмле әйберләрне өйгә китереп бирә. Җилдереп кенә чәч буятырга, керфек-тырнак ясатырга да барып кайтабыз, чөнки күбебезнең кулында машина бар. Мәгълүматны барыбыз да интернет аша ала, шуңа күрә өендәге хатын-кыз дөньядан артта кала дип тә әйтеп булмый. Димәк, декретның һәр көненнән тәм табып, шөкер итеп, бәбиең белән күзгә-күз карашып уйнап ятуларның кадерен генә беләсе кала. Әбиләр әйтмешли, бер мизгел генә ул, үтә дә китә…

«Һәр иртәне: «Аллаһка шөкер, сабыем бар», – дип уянам»

Гүзәл Абдуллина «Интертат», «Татар-информ» сайтларының СММ буенча белгече

Гүзәл, тормыш иптәше Илнур белән бергәләп, Динә исемле кыз үстерә.

Кызыбыз Динә – көтеп алган беренче мәхәббәт җимешебез. Аңа шушы көннәрдә 4 ай тула. Балаларны шулкадәр тиз үсәләрдер дип, бер дә уйламаган идем. Кызымның хәзер иң кызык, иң рәхәт вакыты. Якын кешеләренә бик матур итеп елмая, һөнәрләре дә көннән-көн арта бара. Инде уенчыклар белән аңлап уйный башлады, аркасыннан эченә борылып ятарга өйрәнде.

Фото: © Гүзәл Абдуллинаның шәхси архивыннан

Декрет ялында утыруга килгәндә, анысы да бик рәхәт нәрсә икән. Бала үстергәндә төрле чаклар була, әлбәттә. Аеруча, бәби тапканнан соң беренче айларда авыргарак туры килә инде яшь әнигә. Беренчедән, бу – синең яңа статусыңа ияләшү чоры. Икенчедән, бала шулкадәр күп игътибар сорый. Менә шушы вакытта яшь әнигә ире һәм туганнарының ярдәме кирәк. Иреңнең сиңа ярдәм итүе аеруча да мөһим, чөнки ир-ат, бала тапканнан соң, хатынына ничек авыр булуын аңларга тиеш. Ул яктан мин үземнең иремә бик рәхмәтлемен. Ул миңа бала белән дә, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә. Бу – хатын-кыз эше, дип тә тормый.

Фото: © Гүзәл Абдуллинаның шәхси архивыннан

Шулай ук, бала белән утырганда, үзең өчен вакыт бүлү кирәк, дип саныйм мин. Чөнки хатын-кызның энергиясе булмау балага да тискәре тәэсир итә. Сабый ул әнисенең арганлыгын да, уңай энергетикасын да бик яхшы тоя. Мин, шәхсән, баланы йоклатканда, үзем дә ял итәргә тырышам. Ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләрне, сөйләшә-сөйләшә, уйный-уйный, кызым белән бергәләп эшләргә ияләштек. Ул йоклаганда исә мин дә аның янәшәсендә ятып торам, йоклап та алам. Шулай эшләгәндә, хатын-кызның энергиясе, игътибары баласына да, иренә дә – барысына да җитә.

Шулай ук, хатын-кызның кәефе яхшы булсын өчен, аңа ире белән кая да булса чыгып кайтырга да кирәк. Мәсәлән, берәр кафеда романтик очрашу оештырырга була.

Без үзебез, баланы калдыру мөмкинлеге булмаганда да, өйдә кәефсезләнеп ятмыйбыз – кызым белән бергәләп кунакларга йөрергә яратабыз. Минем туган ягым Мамадышка еш кайтабыз. Иремнең әти-әнисе Казан янында үз йортлары белән яши. Аларга мунчага йөрибез. Динә дә мунчаны бик ярата. Баланы әти-әнигә калдырып, ирем белән кафеларга, концертларга барып кайту җае да чыкса, анысы бөтенләй дә шәп ял була инде, – ди Гүзәл.

Фото: © Гүзәл Абдуллинаның шәхси архивыннан

Эшен бик яратып эшләсә дә, хезмәттәшем эшне сагынмавын әйтте.

Әлегә бала үстерүнең һәр мизгеленнән тәм табып, бик яратып, кызыбызны тәрбиялим. Гомумән, декреттагы хатын-кызлар эшкә чыгарга ашыкмыйча, ел ярым булса да декрет ялының рәхәтен күреп, барлык игътибарларын сабыйларына бирсеннәр иде, дип әйтәсем килә. Кайбер кешеләр, өйдә эшләр өчен өстәмә эш алып, анысына да, баласын карарга да җитешергә тырыша. Болай эшләү дә бик авырдыр, дип уйлыйм. Декретта вакытта әни кеше баласы белән вакытын сыйфатлы итеп уздырырга тиеш. Без кызым белән бергәләп мультфильмнар карыйбыз, татарча кызыклы китаплар укыйбыз. Бала белән һәрвакыт татарча сөйләшәм, аңа үз телебездә җырлар җырлыйм. Әле бик кечкенә булса да, татарча бишек җырлары, матур-матур шигырьләр тыңлау аның рухи яктан үсешенә йогынты ясый, дип уйлыйм.

Балам белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белеп, рәхәтен татып яшим. Кызым тугач аңладым: әни булу – бик зур бәхет икән. Тормышта булган барлык проблемалар читкә китә, онытыла. Һәр иртәне: «Аллаһка шөкер, сабыем бар. Аллаһка шөкер, якыннарым исән-сау», – дип уянасың. Бу тормышта барлык хатын-кызларга да әни булу бәхете насыйп булсын, ә сабыйлар сау-сәламәт булып тусыннар иде.

«Улыбыз туу безнең өчен могҗизага тиң вакыйга булды»

Гөлнар Гарифуллина, журналист:

Без тормыш иптәшем Булат белән 2 бала тәрбиялибез. Кызыбыз Мәдинәгә 14 яшь. Улыбыз Сабирга иртәгә 1 яшь тулачак, Аллаһы Боерса. Гаилә елында көтеп алынган улыбызның беренче туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Без ирем белән өйләнешкән 2008 ел да «Гаилә елы» иде. Безнең шундый истә кала торган, матур вакыйгалар Гаилә елына туры килә икән, дип уйлап куйдым әле.

Декрет ялым шулхәтле рәхәт уза, бераз алҗыган вакытларда да, ул рәхәтлек янында авырлыкның тырнак очы кадәр генә икәнен аңлыйсың. Чөнки, чыннан да, улыбыз туу безнең өчен могҗизага тиң вакыйга булды. Дөрес, баштарак Аллаһы Тәгалә шактый сынады. Балаларның яшь аермасы зур булу да шуның белән аңлатыла. Ләкин без өметебезне өзмәдек, һәм Ходай Тәгалә безгә бүләк ясады.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Сүзнең көченә дә инандым. Без өйләнешкәч тә Булат 10 елдан артык читкә китеп эшләде, Россиянең төрле шәһәрләре буйлап командировкаларда йөрде. Бу – безнең икебезне дә борчый торган мәсьәлә иде. Чөнки ир белән хатынның озак вакытлар аерым яшәве, гомумән, минем тәрбиямә туры килми. «Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз инде?» – дип кызыксынучыларга да мин, үпкәләп, кайвакыт ачуланыбрак: «Булат эшен алыштыргач», – дип әйтеп куя торган идем. Һәм, ышанасызмы, Булатның эше үзгәргәч, безгә шушы бәхет иңде.

Чыннан да Ходайдан сорап алган бала инде ул Сабирыбыз. Кызымның да бик тә апа буласы килде. Ике, өч балалы гаиләләргә кызыгып: «Әни, барысының да энекәшләре, сеңелкәшләре бар», – дип кайтып әйткәндә, минем үзәгем өзелә иде. Кызымның шулай күз яшьләре белән бәби соравы күңелемне айкап чыгара, аның әлеге теләген үти алмаганга үземне балам каршында гаепле хис итә идем. Ләкин Аллаһы Тәгалә «ашыкмагыз, сезгә шулай яхшырак булачак» дип әйткән ахры. Мин балаларның яшь аермасы шундый зур булуына сөенәм генә хәзер. Ни өчен дигәндә, Мәдинә безгә бала белән бик ярдәм итә. Кирәк вакытта аңа баланы калдырып та китәбез. Шуңа да күп кешегә: «Соңгы балагызны олылары үскәч кенә табыгыз», – дип әйтәм. 40ка якынлашканда бала табып, бөтенләй икенче төрле тойгылар, икенче төрле хисләр кичерәсең икән. Танышларымның улларын һушлары китеп яратуларын күреп, малайлар да иркәме икән, ничек шулхәтле яраталар икән аларны, дип аптырый идем. Хәзер инандым – малайлар аеруча да тәмле була икән. Сабир да шундый назлы, гел кочакка керергә генә тора.

Фото: ©

Аллаһы Тәгаләгә 40 яшемә җитеп тагын бәби имезү бәхете биргәненә дә бик рәхмәтлемен. Бала имезүдән дә рәхәтрәк хис бармы икән ул?! Мин ул вакытта бөтенләй икенче бер дөньяга кереп чумам. Әни сөте ашаган бала физик үсеш ягыннан да, акыл үсеше ягыннан да ныграк була, дип уйлыйм. Улым 10 айда ук тәпи китте, 11 айда инде йөгереп йөри башлады. Аллаһка шөкер, 1 яшь кенә булуына карамастан, сәләтләре дә күп. Чәбәк-чәбәк итүләр, ашагач «әппәр» әйтеп куюлар дисеңме, – дип сөйли Гөлнар.

Хезмәтәшем, декрет ялында булуына карамастан, сайтыбыз укучыларын үзенең язмалары белән сөендерергә дә җитешә.

Барысына да җитешергә тырышам. Кичтән ятканда ук иртәгә эшлисе эшләрне планлаштырып куям. Яраткан эшемнән дә туктап торасы килми, шуңа да мөхәрриребез Рәмис Латыйпов темалар биргәндә, бик шатланып кабул итәм. Үземнең дә язасы килә, каләмне аны барыбер чарлап торырга кирәк.

Декретта вакытны тагын да дөресрәк итеп бүләргә, азрак йокларга, эшләрне тиз-тиз эшләргә өйрәндем. Чыдамлылык, түземлек кебек сыйфатларым артты. Аннан телефонга багынып, социаль челтәрләр актарып та утырмыйм. Әле, телефоннан гына эшлисе, декреттагы хатын-кызларга яхшы мөмкинлек, дип, эш тәкъдим итүчеләр дә булган иде. Әмма шушы 1 ел эчендә үземдә андый ихтыяҗ тоймадым. Телефон тотып утырып эшли башласаң, бала икенче планда калачак, анысына иманым камил. Балаң кырыйда уйнап утырса да, әнисенең күңеле үзендә булмавын тоячак ул.

Бөтен әйбернең бер генә вакыты була. Минем әлегә шушы кадерле мизгелләрне башка эшкә сарыф итәсем килми. Әгәр бала янында телефон тотып утырам икән, ул да шуны күреп үсәчәк, һәм үзе дә телефонга тартылачак. Улымны ничек тә телефоннар, гаджетларга ияләндермәскә иде. Шуңа да аны хәзер кечкенәләр өчен матур китаплар белән кызыксындырмакчы булам, – ди ул.

Гөлнар күп балалы гаиләләр, гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләүдә төп кагыйдәләр хакындагы фикерләрен дә җиткерде.

Соңгы елларда безнең илдә күп балалы гаилә булырга теләүчеләр арта бара. 3 бала алып кайту – хәзер инде гадәти күренеш. Быел, «Гаилә елы» булгач, күп балалы гаиләләр өчен ниндидер өстәмә чаралар да артыр, дип уйлыйм. Чөнки безнең заманда күп бала тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Без дә 3 бала үстек. Ул вакытта күп балалы гаиләләргә транспортта йөрү дә, мәктәптә туклану да бушка булды. Беркайчан да үзара шапырынып, мактанышканыбыз булмады. Чөнки җәмгыятьтә хәзер күзәтелә торган тигезсезлек тә булмады. Булган киемне киеп йөрдек, барыбыз да диярлек малосемейкаларда яшәдек. Ул вакыт белән чагыштырып караганда, хәзер ата-анага балаларны үстерү бик кыен. Алар ничек тә балаларын кешедән ким-хур итмәскә тырыша. Кием-салым да, ашау ягы да мулдан. Балаларны, берсен-берсе уздырып, төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Йөртмичә дә булмый, чөнки өйдә генә утырган бала конкурентлыкка чыдам булмый. Боларның барысы да ата-анадан билгеле бер чыгымнар сорый. Шуңа да, күп балалы гаиләләргә Алла ярдәм бирсен, диясем генә килә.

Үзебезгә килгәндә, улыбыз туу безгә фатирыбызны киңәйтүгә этәргеч бирде. Шәһәр читендә төзи башлаган йортыбыз бар. Өчәү генә булганда, әлегә шушы фатирга сыябыз, соңрак шәхси йортка күчербез, дип яши идек. Ләкин, балалар укыган вакытта шәһәр фатиры уңайлырак, дигән карарга килдек тә, фатир да алдык. Шуңа күрә тормышыбыз бөтенләй яхшы якка үзгәрде, тагын да ямьләнде.

Аннан, бәби алып кайтабыз, дип йөреп тә, авырга уза алмаучылар күп. Менә шундый гаиләләргә дә хөкүмәт тарафыннан игътибар артсын иде. Чөнки безнең илдә анализлар тапшыру, белгечләргә йөрү – барысы да түләүле, бу – хәйран «кесәгә суга». Бәби алып кайтырга теләп тә, алып кайта алмаучы хатын-кызларны, бәлки, ирләре белән бергә санаторийларга җибәрергәдер? Шул рәвешле сәламәтлекләрен ныгытып, бөтен кимчелекләрен бетереп, бала алып кайтучылар саны да артмасмы икән?

Гаилә кыйммәтләре турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. «Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз мөстәкыйль булып, ир-аттан башка да яши ала» фикерне еш ишетергә туры килә. Ир-атка бәйле булырга теләмәү аркасында ялгыз калган хатын-кызлар да күп. Минем уйлавымча, хатын-кыз, барыбер, күбрәк ир-ат ышыгында яшәргә тиеш. Мәктәпләрдә гаилә дәресләре кертеп, балаларга кече яшьтән гаилә кыйммәтләре хакында сөйләсәләр әйбәт булыр иде кебек. Бакча-мәктәпләрдә гаилә бәйрәмнәре күбрәк уздырылсын иде.

Гаиләнең төп кыйммәтен мин татулыкта дип саныйм. Ә татулык ул ир белән хатын бергә яшәгәндә генә була. Шул ук командировкалы эшкә әйләнеп кайтсак, озак аерылып торганда бер-береңне сагынып күрешәсең, дип әйтәләр. Бу – алай түгел. Чынлыкта, аралар салкыная, хисләр суына ул. Мин, шәхсән, әти-әниемнең аерым-аерым кунакка йөрүләрен, аерым ял итүләрен бер дә хәтерләмим. Шуңа да мин Булатның командировкалы эшен алыштыруын бик көттем. Эшен алыштыруына хәзер ирем үзе дә шат һәм миңа да: «Ярый әле син миңа этәргеч бирдең», – дип әйтеп тора. Аның шулай диюеннән миңа да бик рәхәт.

Үсеп килүче буынга шәҗәрәнең әһәмиятен аңлату бик мөһим. Мин моны, шулай ук, гаилә кыйммәтләрен саклау, дип әйтер идем. Без моннан 2 ел элек, үзебезнең нәселнең шәҗәрәсен төзеп, республика фестивалендә катнашкан идек. Анда без әти-бабайларыбызның Шиһабетдин Мәрҗани тарафдарлары булуын һәм бик күп Коръән-хафизлар, имамнар әзерләп чыгаруларын, 55шәр ел имам булып торуларын ачыкладык. Менә шундый укымышлы нәселдән булуыбызны кызым Мәдинәгә гел әйтеп торам. «Нәселебезгә тап төшермик, кызым, укыйк, белемле булыйк без дә», – дим.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Балалар тәрбияләүгә килгәндә, гаиләбездә әллә нинди принциплар юк диярлек инде. Мин үзем эгоистлыктан куркам. Шуңа да балаларны кешеләргә мәрхәмәтле булып, аларны да кайгыртып, кеше рәнҗешеннән куркып яшәргә кирәк, дип өйрәтәм. Улым белән кызыма кешенекенә кызыкмаска, көнләшмәскә, хөсетләнеп йөрмәскә, дигән гадәтләрне сеңдерергә тырышам.

Аннан без Булат белән балаларны артык азындырмау яклы. Балага өсте-өстенә әйбер алучылар да бар бит. Уенчыкларының хисабы юк, атлаган саен телефонын алыштыралар. Шул гамәлләрен «балалардан берни дә кызганмыйбыз» дип аңлаталар. Без исә, һәр нәрсәдә чама белергә кирәк, дип уйлыйбыз.

Декретта утырганда, ана үзенең баласында телгә, милләткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уятырга тиеш. Бу – аның төп вазифасыдыр да әле. Чөнки декретта утырганда гына үзеңне тулысынча балага багышлап була бит. Безнең Мәдинәнең татарча матур сөйләшүенә кеше гаҗәпләнә инде. Авылга кайткалап кына йөргән шәһәр кызының татарча әйбәт белүенә балалар бакчасында тәрбиячеләр дә, мәктәптә укытучылар да, таныш-белешләр дә соклана иде. Әгәр дә бала белән шөгыльләнмәсәк, өйдә татарча сөйләшмәсәк, татарча китаплар укымасак, телевизор каршына утырып, русча мультиклар гына каратып утырсак, ул, билгеле, телне белмәс иде. Телне оныттырмау – әни кешенең роле. Шигырьне ни өчен сәнгатьле итеп сөйли бала, чөнки ул шигырьне әнисенең сәнгатьле итеп укыганын 2-3 яшеннән үк ишетеп үскән, – диде Гөлнар.

Фото: © Гөлнар Гарифуллинаның шәхси архивыннан

«Бала үстерү – зур җаваплылык»

Алинә Айдарова, журналист:

Бала үстерү – зур җаваплылык. Апа-сеңел, дус кызларым бәби тапкач, яңа кеше белән танышырга барып, бәби сөеп кайтып китә идем. Әмма үзең бала үстергәндә төрле чак була икән. Улым тугач та, миндә бала тапканнан соң була торган депрессия булып алды. Бик елакка әверелдем. Еш елаганга күрә, сөтем әзәйде. Сөт булмагач, бала да ач ич инде. Ярый махсус катнашмалар бар, әле аларны да биреп карау комаучаламас дип, тиз генә башыма барып җитмәде. Сөтне савып карадым да, юк бит бу, дим. Данияр 4 айга кадәр катнашмалар да ашады, сөт тә эчте. Икенче тапкыр әни булырга насыйп итсә, баланың әле бик кечкенә чагында катмнашмалар бирүдән баш тартмаячакмын. Гәрчә, үзем имезүнең дә кирәк булуын кире какмыйм. Киресенчә, яшь әниләргә дә киңәш итәм. Эмоциональ яктан тынычлангач, сөтем дә төште. Улымны, рәхәтләнеп, 1 яшь тә 7 айга кадәр имездем.

Фото: © Алинә Айдарованың шәхси архивыннан

Авыррак чакларда миңа ярдәм иткән иремнең әнисенә мин бик рәхмәтле. Кайнанам үзе дә яшь аермалары 1 яшь кенә булган ике бала тәрбияләп үстергән. Үзенә ничек авыр булганын да онытмагандыр. Андый чакта әнинең бер чынаяк сөтле чәй ясап бирүе дә үзе бер рәхәтлек бирә иде. Киләчәктә әнинең үзенә дә миннән игелек күрергә насыйп булсын иде.

Фото: © Алинә Айдарованың шәхси архивыннан

Бала үскәндә авыр вакытлар да, төне буе керфек какмыйча чыккан вакытлар да була, әмма әни булу шуның белән кадерле дә инде ул.

Соңгы вакытта бәби алып кайтырга ашыкмаучыларның артуы махсус операция, тормышыбызның тынгысыз булуы белән бәйледер. Үземә дә: «Син бәби алып кайтырсың да, ә мобилизациянең икенче дулкыны булып, иреңне алып китсәләр, нишләрсең?» – дип әйтүчеләр булды. Ләкин мин, һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа, дип уйлыйм. Насыйп итеп, Аллаһы Тәгалә биргән икән, ул баланы табарга кирәк.

Минем ирем 3 балалы гаиләдән, без исә абыем белән икәү генә. Мин дә Даниярның үзе генә үсмәвен теләр идем. Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала, диючеләр белән килешәм. Ә менә 3 бала – 2 бала дигәне турында әле уйланам (көлә), чөнки күп бала алып кайтырга сәламәтлек тә кирәк, аннан хатын-кыз үзе дә шәхес буларак формалашырга тиеш. Әлбәттә, эшкә чыгам дисәң, хәзер няня хезмәтләре җитәрлек, балалар бакчаларында ясле төркемнәре бар. Әмма үзем әнисез үскәч, балага беренче чиратта әни мәхәббәте һәм тәрбиясе кирәк, дип уйлыйм.

Шулай да үзеңне гел балага гына багышлап, үз-үзеңә хөрмәт, үз-үзеңне ярату да икенче планга күчәргә тиеш түгел. Үзең өчен вакыт табу бик кирәк. Мәсәлән, Данияр кечкенә чагында да мин тырнак ясатырга да, каш-керфек ягын кайгыртырга да өлгерә идем. Эшемне дә ташлап бетермәдем. Концертларга, интервьюларга йөреп тордым. Мәсәлән, Казанның берәр сәүдә үзәгендә интервью алып утырганда, ирем яки әтием Данияр белән миннән читтәрәк уйнап йөри торганнар иде. Алсу Фаракшина, Гөлназ Сәфәрова, Рәфис Кәлимуллин һәм башкалар белән шулай интервью әзерләгәнемне хәтерлим әле.

Әни кешенең дуслары белән очрашып күңел ачып кайтырга да вакыты калырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен якыннарыңның сиңа теләктәшлек белдерүе кирәк. Казанда безнең туганнарыбыз юк. Шуңа да әти яки кайнанам безгә кунакка килгәндә, мин мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышам. Ирем дә Данияр белән калудан баш тартмый иде. Ир дә әти бит инде (моны онытмау бик мөһим). Баштарак Даниярны кем беләндер калдыру миңа авыррак бирелә иде, елыймы микән, дип борчыла идем. Хәтта кеше төсле итеп мунча да керә алмый идем. Бала үсә төшкәч, аны калдыру җиңелрәк бирелә башлады.

Декретта вакытта китаплар укуымны да ташламадым, үз белгечлегем буенча диплом якладым. Хәзер исә психология факультетында укуымны дәвам итәм.

Данияр тугач, без шәһәр читендә йорт салдык. Аның ремонты да миңа, ягъни декретта утыручы әни өчен, үзенчә бер шөгыль булды.

Фото: © Алинә Айдарованың шәхси архивыннан

Психология буенча төрле китаплар укысам да, мин Даниярны безне кечкенә чакта ничек тәрбияләделәр – шулай тәрбияләргә тырышам. Мин аны дөньяны яратырга, әйләнә-тирәбездә матурлык күрергә өйрәтәм. Мин аңа: «Улым, тормышта ни генә булса да, янәшәңдә без – әтиең һәм әниең бар. Без сине һәрвакыт аңларга тырышачакбыз», – дип әйтәм. Хәзер дә мин аңа киңәшләремне бирәм. Ул конструктор җыя икән, күрсәтеп, аңлатып, булышып җибәрәм. Һәм бу – гомер буе шулай булачак та.

Мин баламны яратам – шул иң мөһиме. Балама шәхес итеп карыйм, Аның үз фикерен белдерергә тырышканын күрәм икән, юл куярга тыршам. Әлбәттә, улыбыз «ярамый» дигән сүзне дә белә. Балалар бакчасында тәрбиячеләргә дә: «Даниярга «нельзя» дип түгел, «ярамый» дип әйтегез. Ул әлеге сүзне аңлый», – дим. Улыбызның чын татар малае булып үсүен, аның үзебез кебек авыз тутырып татарча сөйләшүен теләр идем.

Гаилә кыйммәтләренә килгәндә, кияүгә чыкмаган, баласы булмаган, әмма бик зур урыннарда эшләүче, югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кызлар бар. Ләкин шундый уңышлы кеше булуына карамастан, гаиләсез булулары белән аларның бәхете китек икәнлеге сизелеп тора.

Бу тормышта мәхәббәткә ышанырга кирәк. Гаиләнең нигезе ул – мәхәббәт. Мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, бер-береңне аңлау булмаса, гаиләләр таркала. Гаиләдә яңа кеше – бала туу да яшь гаиләләр өчен үзенчә бер сынау. Мәсәлән, бәби тапканнан соң хатын-кызга 1 ай буе мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый. Бу вакытта да иреңнең сине аңлавы кирәк. Күңелемнең китек чаклары еш була, хыялыйлыгым да бар. Ләкин ирем боларны аңлап кабул итә, һәм мин аңа бик рәхмәтлемен.

Фото: © Алинә Айдарованың шәхси архивыннан

Балалар тулы гаиләләрдә, әти-әниле булып үссеннәр иде. Тулы гаиләдә үскән бала бәхетлерәк була, һәм шәхес буларак формалашканда аңа җиңелрәк. Кошның ике канаты булган сыман, сабыйларның да әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Аерылышу – үлем түгел, диләр дә инде, әмма ул очракта әти – килеп китеп йөри торган гына әти инде ул. Ир-атлар да, хатын-кызлар да хыянәт дигән нәрсәдән читтәрәк торсалар, гаиләләрен сакласалар иде. Булган гаилә бәхетенең кадерен белү бик кирәк. Хатын-кызлар өйләнгән ирләр белән очрашмасыннар, бу, гомумән, «табу» булырга тиеш. Өйләнгән ирләр белән очрашкан хатын-кызлар балалар күз яше, андагы ирен көткән хатын-кызның рәнҗеше төшәчәген онытмасын.

Балаларыбыз пар канатлы булып үссеннәр, сәламәт булсыннар. Амин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100