Можга шәһәренең «Дубитель» мәдәният йортына баргач, биредә татар милләтеннән булган кешеләр белән танышканда: «Әле безнең «Аллаһ боерса» апабыз бар», – диделәр. Мин, зур кызыксыну белән, «Аллаһ боерса» апаның кем булуы турында аңлатуларын көтәм.
Аралашканда, сүз саен «Аллаһ боерса» сүзен телгә алып сөйләшкәнгә күрә, «Дубитель»дә җыештыручы булып эшләүче ханымны татары да, рус милләтеннән булганы да «Аллаһ боерса» кушаматы белән йөртәләр икән.
– Ә чын исеме кем соң аның? – дип соравыма каршы, барысы да җилкәләрен сикерттеләр: «Без аның чын исемен белмибез», – диештеләр.
«Аллаһ боерса» апа» дип әйтмәсәләр, бәлки, кызыксынмаган да булыр идем, үзен күреп танышасым килде бит ул ханым белән. «Дубитель» мәдәният йорты буенча ду китереп эзлибез, һич табып кына булмый бит үзен. Берсе: «Әле яңа гына көзгеләр сөртеп йөри иде», – ди. Икенчесе: «СВОга җибәрәсе әйберләрне әзерләп йөри иде», – дип икенче каттагы бүлмәгә юл күрсәтә... Эзли торгач таптык, ниһаять!
– Сезнең арттан һич куып җитеп булмый, бигрәк җитез икәнсез, – димен кулына чиләк-сөлгеләр тотып каршыга килүче апага.
«Аллаһ боерса» апа» дигәннәре Зәйнәп Биктимерова булып чыкты. Тумышы белән Татарстанның Кукмара районы Яңа Комар авылыннан икән. Гаилә корып, тормыш иптәше белән Удмуртиянең Можга шәһәрендә яши башлаганнар. Көтеп алынган мәхәббәт җимешләре – уллары туган. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый, Зәйнәп апаның терәге булган тормыш иптәшендә табиблар яман шеш авыруы табалар. Иренең хәле авырайганнан-авыраеп, айлар буе хастаханәдә саклап утырырга туры килә Зәйнәп апага. 1994 елда, улларына 11 яшь тулганда, гаилә башлыгы якты дөнья белән хушлаша. Эшеннән кыскартылу, финанс кыенлыкларны да кичерергә туры килә Зәйнәп апага. Шушы кыенлыклардан арынырга теләп, ул Мәскәүгә китә. Анда Макдональдста эшли.
«Анда 3 ел һәм 3 ай эшләдем. Аннары үзем бик каты авырый башладым. Гомер иткән Можга шәһәренә кайтырга туры килде. Табиблар минем канымда рак таптылар. Бик җитди авырдым. 4 ел – 1нче группада, 2 ел 3нче группада булдым. Шулай итеп, 6 ел эшли алмадым. Бу коточкыч диагнозны белгәннән соң, табибларның күзенә карап: «Сез мине дәвалый алырсызмы?» – дидем. Аларның җавабы әле дә колагымда яңгырап торган сыман: «Савыгуның 10 проценты бездән тора, 90 проценты – сездән!» Шул вакытта мин: «Дәваланып, савыга алуым 100 процент Аллаһтан тора», – дип кабатладым. Һәм ятсам да, торсам да Ходайдан савыгу сорадым.
2 ай реанимациядә яттым. Кандагы ракны кисеп ташлап булмый. 3 ел буе химия терапиясе алдым. Чәчләрем коелып бетте.
Мин чирләгән елларда әти-әнием якты дөньядан китте. Алар минем рак белән авыруымны белмәде. Билем авыртып, хастаханәдә яткан идем. «Дөрес укол куймадылар, чәчем шуңа коелды», – дип аңлаттым. Болай да авыру әти-әнине борчыйсым килмәде. Хастаханәдә ятканда да, иң авыр чакларымда да Ходайдан ярдәм сорадым. Аллаһ безне дөньяга китерүче дә, үзенә алучы да», – дип, Зәйнәп апа тезеп-тезеп сөйләп тә бирде.
– Сез диндәме? – дип сорыйм Зәйнәп ападан.
– Әлбәттә, шушындый авыруны җиңеп чык та, ничек диндә булмыйсың һәм Аллаһның барлыгына ышанмыйсың! Һәр адымымда, һәр эшемдә Аллаһның ярдәмен тоеп яшим, – диде ул.
Зәйнәп ханым үләннәр җыеп киптерү белән шөгыльләнә. «Элек, мин бәләкәй чакта, авылга бер Казан абыстае килә иде. Ул: «Менә никадәрле печән бар, алар бөтенесе дә – дару, аны белеп эчәргә генә кирәк», – ди иде.
Гөлҗимеш тамырында витамин күп. Аның тамыры тирән булмый. Казып, юып, суын саркытып турарга һәм ныклап киптерергә кирәк. Шуны термоста төнәтеп эчү бик файдалы, организмга көч, хәл кертә. Тигәнәк тамыры да онкология авыруларыннан булыша. Миңа аның файдасы бик тиде. Аның яфрагын да, чәчәген дә, тамырын да кулландым.
Иң ярдәм иткәне, әлбәттә, догалар. Ходайдан чын күңелдән, йөрәгең белән сорарга кирәк. Җомга саен мәчеткә йөрим, намазларны калдырмыйм, Аллаһка шөкер. Тәнзилә абыстай гарәпчә укырга өйрәтте. Аннары Мансура абыстайдан сабаклар алдым. Алар иң кыен чакларымда ярдәмгә килделәр. Рәхмәт аларга.
Ходай Тәгалә безгә сынауларны юкка түгел, безнең күзебезне ачар өчен бирә. Үземнең Мәскәүдә эшләгән вакытларны искә алам. Акча, акча дип чабабыз, һаман дөнья куабыз. Ә чирләсәң, берни дә кирәкми башлый. Шул вакытта гына Аллаһны искә төшерәбез. Һәрберебезнең күңелендә иман нуры булсын. Аллаһны онытмыйк. Ике дөньяның рәхәтен күреп, һәрбер көнгә сөенеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп ит, Раббыбыз!» – ди Зәйнәп ханым.