Җырчы Алла Пугачева Израильдән Россиягә әйләнеп кайткан. «База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ул бүген кич Псков өлкәсендәге чик аша илгә кергән. Шуннан соң Пугачева кара «Камри» машинасына утырып киткән.
Артист Россиягә ялгызы гына кайткан. Аның ире Максим Галкин* аның белән булмаган.
Алла Пугачева чик аша чыкканда, йөзен яулык белән яшереп барган. Бу хакта «База» каналына Пугачеваның Россиягә кайтуын үз күзләре белән күрүчеләр сөйләгән.
Алла Пугачева һәм Максим Галкин* балалары белән Израильгә 2022 елның язында, махсус хәрби операция башлаганнан соң киткән иде. Шул вакыттан бирле артист Россиягә 2 тапкыр: 2022 елның августында һәм 2023 елның маенда кайтты.
Берничә көн элек, 31 октябрьдә, ул, 4 ай эчендә беренче тапкыр, Россиядә тыелган социаль челтәрдә «Живем дальше» дип язып, фотосын урнаштырган.
*Чит ил агенты дип танылган.