Әллә чын, әллә ялган: Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева кыш көне агач утыртып йөри
Иҗади гаилә Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева 5 декабрьдә (!) агач утыртып йөрүләрен күрсәткән. Алар моны тасвирлаган видеоны социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә куйганнар.
«Кыш көне кайсыгызның агач утыртканы бар иде әле? 5 декабрьдә… Без утыртабыз: алмагач, миләш, сырганак, чыршы, нарат! Февральгә өлгерәчәк, алмалар бирәчәк, Алла боерса», – дип сөйләнә-сөйләнә, агачлар утыртып йөриләр алар видеода.
Ә видео астына Булат Бәйрәмов: «Кыш көне агач кискән бар иде, ләкин декабрьдә агач утырту гомеремдә беренче тапкыр булды», – дип язып куйган.