Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә концертларга әзерлек барышын күрсәтте. Ул студиядә кызы Таңсылу белән Хәния Фәрхинең «Яшәргә кирәк, балам» җырын башкара.
«Концертка әзерлек. Хәния апа репертуарыннан бу җырны Таңсылу белән башкарабыз. Габделхәй абый рөхсәтен бирде», – дип язып куйган Гыймаева видео астына.