Җырчы Алия Төхвәтуллина улы Алим белән хастаханәгә эләккән.
«Барыгызга да сәлам. Күпләр безне югалтты. Без бераз чирләдек, Алим белән хастаханәдә ятабыз. Нечкәлекләргә биреләсем килми, инде терелеп киләбез. Киләсе атнада өйгә чыгарбыз, дип өметләнәм, – дип хәбәр иткән ул үзенең сәхифәсендә.
Күптән түгел генә Алия язылучыларына үзенең икенче бәбиен көтүе турындагы матур хәбәр белән дә уртаклашкан иде. Җырчы «Интертат»ка әлеге яңалыкның үзләренә Яңа ел бүләге булуын сөйләде.
Алия әйтүенчә, икенче йөклелеге беренчесеннән нык аерыла, бер дә җиңел генә бармый. Шул сәбәпле, җырчы концертларын да күчерергә мәҗбүр булды.
