Алия Төхвәтуллина икенче йөклелеге турында: «Безнең өчен Яңа ел бүләге булды»
Бүген татар эстрадасының күркәм пары Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар матур яңалык җиткерде. Алар икенче тапкыр әти-әни булачак, ә бәләкәй Алим исә абый булачак.
Алия, гаиләгездә матур вакыйга булырга тора икән, котлыйбыз чын күңелдән.
Рәхмәт бик зур. Яңа ел алдыннан без Алим белән чирләп алган идек. Хастаханәдә ятарга туры килде. Алим өчен бик борчылдым, үземне начар хис иттем. Хәтта, хастаханәдән чыгасы көнне башым әйләнде нашатырь спиртлары иснәтеп кенә хәлгә керттеләр.
Бу 31 декабрь иде. Бәйрәмне дусларыбыз белән каршыларга уйладык. Шуңа, өйгә кайтуга, Ришат, бүләкләр алырга дип, кибеткә китте. Ә мин: «Әллә бәби көтәмме икән», – дип шикләнеп, тест ясап карарга булдым. Бу яңалык безнең гаиләгә Яңа ел бүләге булды.
Ришат ничек кабул итте, аңа кайчан хәбәр иттегез?
Мин озак түзә алмадым. Ул өйгә кайтып керүгә үк: «Менә сиңа Яңа елга бүләк, без тагын бер тапкыр әти-әни булачакбыз», - дип әйттем. Икебез дә бик сөендек, кочаклашып еладык. Ришат ул яктан нечкә күңелле, улыбызны да, племянникларын да, гомумән, балаларны бик ярата.
Алим аңлыймы тиздән абый булачагын? Аны бәби тууга ничек әзерлисез?
Без аңа абый булачагын әйттек инде. Бик шук, тиктормас булгач, ялгыш миңа тиеп китмәсен дибез. «Улым, ипләп кенә йөр, минем янымда артык сикермә», - дим. «Менә монда бәби үсә, синең апаең булачак», - дип, әтисе белән гел сөйлибез. Шулай дигәч, килеп эчемне сыйпап китә, үбеп тә куя. «Яратам», - ди. Аңлаган кебек булса да, минем уйлавымча, әле тулысынча төшенеп бетмидер. Бәби тугач көнләшү хисләре булмасын инде иң мөһиме.
Йөклелек чоры ничек уза? Казан концертларыгызда хәлегез начарлану шулай ук бәби көтүегез белән бәйле идеме?
Нигәдер, беренче йөклелегемә караганда монысы авыррак бара. Социаль челтәрләрдә: «Минем дә шулай, икенче бәби шулайрак була», - дип язалар. Бу сүзләр тынычландыра, ләкин әлегә хәлләрем әйбәтләрдән түгел. Казан концертында хәлем начарлану да йөклелек белән бәйле иде. Шул сәбәпле, калганнарын куймаска булдык.
Концертлар графигы бер ел алдан төзелә. Бәби планлаштырсак та, Аллаһы Тәгаләнең аны кайчан бирәчәген белеп булмый бит. Алим белән йөклелегем җиңел узгач, бу юлы башкача булыр дип уйламадым да. Хатын- кызның организмы төрлечә кичерә икән.
Токсикозмы?
Токсикоз юк минем, Аллаһка шөкер. Кан басымы түбән, башым әйләнә. Анализларым яхшы булса да, беренче триместр шулай үтте. Хәзер менә кан басымы тагын да ныграк төшә сыман. Аллаһы боерса, шушы арада яңадан тикшеренергә ниятләп торам.
Әле бит концертыгыздан соң тәнкыйть сүзләре дә күп яуды. Сез аларны күңелегезгә бик якын алдыгыз дип беләм.
Нык кыен булды, әйе. Зарланасым да килми инде, ләкин тамашачыларымның шундый сүзләр язуын авыр кабул иттем. Йөрәк тибешләремә кадәр көчәйде. Ул көннәрдә урамга чыгып та йөри алмадым, гел ятып кына тордым. Гормоннар да уйнагандыр инде.
Гендер-пати уздырачаксызмы?
Без инде гендер-пати уздырдык. Яңалык өстенә яңалык итеп социаль челтәрләргә куясы килмәде. Бераз вакыт узгач видеосын кертербез.
Кыз көтәсезме, малаймы дип сорамыйм инде. Ләкин кыз әнисе дә буласы киләдер, әйеме?
Кыз да үстереп, яратып карыйсы килә. Андый теләк гел бар иде. Ришат исә: «Миңа кем булса да барыбер, сау-сәламәт кенә булсын», - ди. Ләкин Ришатның абыйсының – ике малай бер кыз, алар үзләре дә ике малай бер кыз үскәннәр. «Безнеке дә шулай булса иде», - дип әйткәне бар иде.
Исем сайладыгызмы инде бәбигә?
Әлегә исем сайламадык. Һәр көн саен бер-беребезгә исемнәр әйтәбез. Уйлыйбыз инде.
Ришат гел гастрольләрдә. Ул еракта чакта төп терәгегез кем?
Әнием еш килеп йөри. Әле менә соңгы арада килә алмаган иде, бик кыен булды. Тиздән әти белән икесе кунакка килергә тиешләр. Ришат өйдә булмаганда бер дә рәхәт түгел. Янәшәмдә кемдер булганда үземне күпкә тынычрак хис итәм.
Алимның да тик тормый торган вакытыдыр.
Юк, киресенчә, хәзер үсте инде. Һәр адымын күзәтеп торасы юк, үзе дә уйнап йөри. Бәби тугач, Алимны бакчага бирербез дип уйлап торабыз.
Җиңеллек белән күтәрергә, исән-сау табарга язсын бәбиегезне, Алия.