Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Төхвәтуллина йөкле икәнен ничек белүе турында сөйләгән

news_top_970_100
Алия Төхвәтуллина йөкле икәнен ничек белүе турында сөйләгән
социаль челтәрләр

Җырчы Алия Карачурина тиздән әни булу куанычы белән йөри. Әлеге шәхси тема турында язылучылары белән дә сөйләшә. Берничә көн элек Алия сәхифәсенә үзенең авырлы килеш төшкән фотоларын куйган иде. Бу юлы сторисларында йөкле икәнен ничек белүе турында язган.

«Бәби көткәнемне Карамалы-Гобәйдә узган җәйге концерт көнне белдем. Ришатка әйтми торырга булдым, чөнки моның чыннан да дөрес булуына инанасым килде.

Биредә без дуслар белән Төркиянең Каш шәһәрендә ял итә идек. Бу инде – туйдан соң, алайса кайберәүләр анда теләсә нәрсә уйлап чыгара башлады.

Каш таулы урында урнашкан. Кунакханәләр дә шәһәрнең өске өлешендә. Үзәккә төшүе җиңел булды, ә менә кире кайтуы алай ук түгел.

Кунакханәгә кайтканда, мин эчемдә авырту тоеп алдым. Мондый хәл, гадәттә, цикл уртасында була торган иде. Әмма бу юлы авырту кискен иде.

Барысы да кайтып китте, без Ришат белән артта калдык. Ришат әле ул вакытта: «Бәлки, син йөкледер?» – дип көлде. Мин дә көлдем. Ришатка: «Бар, менә тор, мин сине куып җитәрмен», – дидем. «Аха, авырлы килеш сине монда ташлап китимме?» – диде. Без тагын көлдек.

Мин ахырдан гына ул мизгелнең нәкъ менә бәбинең берегү мизгеле булуын аңладым.

Төркиядән кайткач та бернинди үзгәреш сизмәдем. Карамалы-Гобәйгә кайттык. Айгөл белән рилслар төшереп йөрдек.

Ә биредә мин инде тест ясаганнан соң елмаям. Айгөлгә: «Барысы да тәртиптә түгел», – дидем. Тест сатып алдык.

Тест 2 сызык күрсәтте. Тагын берне ясадым – шулай ук күрсәтте. Ә концерттан соң мин тагын бер тест ясадым һәм бу хакта Ришатка сөйләдем.

29ы көнне иртән, авырлы булуыма төгәл инану өчен, анализлар тапшырдым. Әмма аның нәтиҗәләре сишәмбе генә билгеле булачак, дип әйттеләр.

Илгиздән электрон тест сатып алуын сорадык. Ул да уңай нәтиҗә күрсәткәч, шикләрем юкка чыкты», – дип сөйләгән җырчы.

Язылучылары Алиядән Ришатның реакциясе нинди булу белән дә кызыксынган. Алия ул видеоны башка көнне күрсәтергә вәгъдә биргән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2023
    Исемсез
    Алия, матурым! Бу халэтне Ришат белэн икегез генэ белершэ тиеш. Бар нэрсэне дэ чыгарып салма, куз тигезерсен. Аннан, торле ямьсез фикерлэр язучылар бар бит. Укыгач узенэ ук авыр булуы да бар. Аллахы Тэгалэ биргэн булэгегезне саклагыз. Исэнлек белэн куанып яшэгез. Без моселманнар, бераз тыйнаграк хэм серлерэк булыйк. Бэхетле булыгыз, тигез яшэгез. Мин сезне яратам, ижатыгызны хормэт итэм.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100