Җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән.
Үзенең авырлыгы турындагы сорауга җырчы ачыктан-ачык итеп җавап язган: «Сер түгел, 53-54 кило», – дигән.
Ә Ришатны көнлисезме, дип сорауга: «Хәзер инде юк... элек көнли идем. Ә менә ул мине көнлиме икәнен белмим, юк шикелле», – дип әйткән.
Шулай ук аңа концертны оештыруда иң катлаулысы нәрсә булганлыгы, колакчыннар форматындагы колак мониторлары нигә кирәклеге хакында төпченгәннәр.
Ул җавап биреп, концертны оештыруда иң мөһиме – яхшы сценарист һәм команда кирәк булуын әйткән. Ә колакчыннар кебек җайланмалар сәхнәдә аранжировканы, тавышны контрольдә тоту өчен ярдәм иткәнен язган.

