Алия Төхвәтуллина: «Мин беркайчан да татар телендә начар сөйләшүемне кире какмадым»

Алия Карачурина-Төхвәтуллина татарча камил белмәвен гаепләп язучыларга җавап биргән.
«Һәрвакыттагыча мин интервью биргәннән соң ике телне кушып сөйләшүем турында комментарий калдыралар. Мин беркайчан да татар телендә начар сөйләшүемне кире какмадым. Мин рус телле дусларым белән уйнап үстем, рус мәктәбендә укыдым, анда 4 сыйныфта ук татар телен укытмадылар. Ник бу хәл сезне шул кадәр борчый, аңламыйм», – дип яза ул.