Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина Ришатка улы тууын хәбәр итүе турында: «Сүзсез генә еладык»

news_top_970_100
Алия Карачурина Ришатка улы тууын хәбәр итүе турында: «Сүзсез генә еладык»
социаль челтәрләр

Алия Карачурина бәби алып кайтканнан соң беренче тапкыр үзенең подписчиклары белән элемтәгә чыкты. Ул язылучыларын кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап биргән.

«Әкрен генә яңа тормышка ияләшеп киләбез. Бәбигә исем кушмадык әле. Бүген хәзрәт чакыртып, исем кушарбыз дип уйлыйм. Иртәгә, яки берсекөнгә әйтербез.

Әле бәби туар алдыннан да без Ришат белән исем турында сөйләшеп утырдык. Нинди исем бирергә белмәдек. Ә инде бәләкәч дөньяга килгәч, икебезгә дә ошаган исемне сайлап алдык.

Мин балаларны бик яратам. Үз балаңны алардан да ныграк яратасыңмы икән ул, дип уйлый идем. Әлеге хисне баланы кулыңа алгач кына кичереп була икән. Бу бәхетне сүзләр белән генә аңлатып булмый», – дип хисләре белән уртаклашкан Алия.

Алия үзенең бәби табу тарихын да бик тәфсилләп сөйләгән.

«8 апрель көнне мин бәби тудыру йортына киттем. Табиб инде вакытым килеп җиткәнне әйтеп, ятарга кушты, бәбинең озак тумый торуын төрле кешенең организмы төрлечә кабул итүен, моның үз нюанслары булуын әйтте.

Мине бәби тудыру йортына салу – иң дөрес карар иде. Чөнки мин өйдә ялгыз идем. Ә анда (түләүле клиника) бәби белән очрашуга әзерләнү өчен бөтен уңайлыклар да булды. Тәмле ашаттылар.

Ике көн рәттән миңа мифепристон бирделәр. Аны аерым бер интервал белән, аналык муенсасын бәби тууга әзерләү өчен бирәләр. Ләкин минем тулгагым башланырга уйламады да. Баланың башы да аска таба төшмәде. Шул сәбәпле кәефсезләнеп йөрдем. Табиб, тулгагым башлансын өчен башка төрле ысул кулланырга карамакчы булган иде, әмма минем очракта ул ысулның кулай булмавын аңлатып, «кесарев» кисеме ясарга кирәклеген әйтте.

Мин бәбине үзем табарга теләгән идем. Табиб «кесарево» турында сүз кузгалту белән, елап җибәрдем.

Ләкин барысы да ничек язылган, шулай булды. Мин тулысынча табибка ышандым, аның дөрес эшләвен белә идем.

«Кесарево» булачагын белгәч, Ришатка һәм әниемә шалтыраттым. Ришат миңа шунда ук теләктәшлек белдерде, барысы да яхшы булачак, диде. Шуннан соң мин тынычландым һәм ситуацияне ничек бар, шулай кабул иттем», – дигән җырчы.

Алиядән: «Малай туганын белгәч Ришатның реакциясе нинди булды?» – дип тә сораганнар.

«Аңа улы туу турындагы хәбәрне миннән алда әйтергә өлгерделәр. Операция төгәлләнү белән, мин аңа ватсапта яздым. Ул смсны уку белән, шалтыраттым. Без бер-беребезгә экран аша карап, сүзсез генә еладык», – дип уртаклашкан Алия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100