news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр улын күрә – хисләргә бай видео

news_top
Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр улын күрә – хисләргә бай видео
видеодан скриншот

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә беренче тапкыр улы белән очрашкан видеоларны күрсәтте. Анда әле генә әти булган Ришатның барлык хис-кичерешләре ачык күренә. Ришатның, бәбине күрер өчен, 430 чакрым юл узып, төнлә кайтканы турында да язган идек.

«Менә ул вакыт килеп тә җитте, дуслар. Хәзер мин бәбине күрергә керәм. Минем хәзер гомерем буе аның өчен җавап тотачак кешем бар. Шуны юл буе уйлап кайттым. Бүгеннән безнең тормышыбыз үзгәрә. Ходайга рәхмәт, Ураза бәйрәмендә шундый зур бүләк ясады миңа», – дип сөйли Ришат.

Җырчы тормыш иптәше яткан бәби тудыру йортына гаилә дуслары белән бергәләп бара. Алия өчен искитеч матур ак розалар бәйләме сатып алган.

«Бу юл мәңгелек булып тоелды. Менә улым белән беренче очрашуыбыз. Хисләремне контрольдә тота алмыйм», – дип яза җырчы палатага таба барган видеоларына. Әнисе кочагында изрәп йоклап яткан улын күргәч, нәрсә эшләргә белми, үзе май кояшыдай елмая, шатлык күз яшьләрен дә яшерми.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2024
    Исемсез
    Поздравляем!!! Исэн сау уссен сабыегыз! Тазалык, бэхетле бала булып уссен! Эти эниле булып уссен!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар