Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина шәхси тормышы турында: «Аңлаган кеше аңлады инде»

Җырчы Алия Карачурина «Интертат»ка әнисен кызык итүе, иҗат яңалыклары һәм шәхси тормышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Алия Карачурина шәхси тормышы турында: «Аңлаган кеше аңлады инде»
Абдул Фархан

Алия, ничек хәлләрегез, нинди яңалыкларыгыз бар?

Алай әллә ни яңалыкларым юк. Елдагыча яңа сезонга әзерләнәбез, яңа костюмнар тектердек, матур җырлар яздырабыз.

Быелгы җәем бик күңелле үтте. Чит илгә барып ял итеп кайтырга да өлгердем. Сабантуйлар, ачык һавадагы башка чараларда күп эшләргә туры килде, шуңа күрә әти-әни янына еш кайта алмадым. Ниһаять, мин менә туган якларым Башкортстанда кунакта. Әнине туган көне белән котларга кайтмыйча булдыра алмадым. 

Әниегезне ничек котладыгыз?

Әнине кызык иттем. Үземнең юлда икәнемне әйтмәдем, көне буе «мин монда, мин тегендә» дип алдашып йөрдем дә, көтмәгәндә-уйламаганда кайтып кердем. Әни шок халәтендә калды, күзләре яшьләнде.

Ришат Төхвәтуллин: «Алиянең сольный концертларын оештырачакбыз», – дип әйткән иде.

Минем сольный концертлар 2020 елда булган иде инде. Казанда һәм туган ягым Чишмәдә концертлар куйдык. Алга таба зур шәһәрләрдә кую нияте дә бар иде, ләкин пандемия комачау итте. Әлегә минем дискымны чыгарырга уйлап торабыз. Яңа җырлар иҗат итәбез, алар да дискка керәчәк. Бәлки, концертлар да килеп чыгар. Шуңа күрә, кырт кисеп, концертларым булмаячак, дип әйтә алмыйм.

Чит илгә Ришат белән бергәләп бардыгыз. Халыктан бу турыда сораулар күп килгәндер...

Юк, алай сорашучылар күп булмады. Аңлаган кеше аңлады инде, аңламаганы аңламады, дигәндәй.

Шәхси мөнәсәбәтләрегезне кайчан халыкка ачачаксыз?

Шәхси тормышын күрсәтәсе килгән кеше үзе күрсәтә. Кешене мәҗбүриләргә ярамый.

Димәк, тамашачы сезне социаль челтәрләрдә никах, туй күлмәгеннән күрмәячәк? Бары тик иҗат яңалыкларыгызны гына күзәтәчәкбезме?

Теләгем булса, бәлки, күрсәтермен. Ләкин мин тыныч кына яшәү әйбәтрәк, дип уйлыйм.

Тормышыгызда гайбәтчеләр күпме?

Күп дип әйтә алмыйм. Әмма бер-ике кеше бар. Алар кайвакыт активлашып китәләр, әле юкка чыгып торалар. Миннән реакция булмагач, тынычланалар. «Менә син шундый, Ришатка ияреп йөрисең», – дип язгалыйлар инде. Артык кәефне төшерерлек әйберләр әйтмиләр бит, шуңа күрә көләсем генә килә. Үзләре уйлап чыгаралар да, үзләре үк шуңа ышанып язалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100