Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинның элек йөргән кызы белән очрашкан

news_top_970_100
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинның элек йөргән кызы белән очрашкан
социаль челтәрләр

Казанда узган бер концертта җырчы Алия Карачурина Гөлназ Асаева белән очрашкан. Телеграм-каналлар әлеге күрешү кадрларын тиз генә эләктереп алып: «Ришат Төхвәтуллинның элек йөргән кызы хәзергесе белән очрашкан», - дип язып чыгарганнар.

«Интертат»ка әңгәмәдә Гөлназ Асаева үз вакытында Ришат белән йөреп алуы хакында сөйләгән иде. «Ришат беләняхшы мөнәсәбәттә без. Мин үземне ярата торган, минем өчен яши, яна торган, мине хөрмәт итә торган иргә кияүгә чыктым. Ә Ришат ул тулаем үзен яратучы ир-ат. Миңа кала, безнең бер нәрсә дә килеп чыкмас иде. Ул — җаны-тәне белән артист. Шуңа үзенә аеруча зур игътибар бирә», – диде Асаева.

Шунысы мактауга лаек, Гөлназ Ришат белән генә түгел, инде ничә еллар буе Ришатны яратып йөргән Алия белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә калган. Ике җырчы бик мөлаем елмаеп фотога төшкән, гайбәтләрдән куркып тормыйча, аны виртуаль дусларына да күрсәткәннәр. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2023
    Исемсез
    Асаева как банный лист Алиягэ Ришатка ничек ябышырга белми коннэшэ чыдый алмый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100