news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина никахка әзерләнә

news_top
Алия Карачурина никахка әзерләнә
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алия Карачурина никахка әзерләнә. Җырчы булачак тантанага күлмәк тектерү эшләре белән йөри башлаган. 

«Луизага кереп чыктым. Күлмәкнең нинди булачагын сөйләштек. Әлбәттә, никах күлмәген тегүне мин аннан башка беркемгә дә ышанып тапшыра алмадым. Аллаһы боерса, бик матур, башкаларныкына охшамаган, үзенчәлекле күлмәк тегәчәкбез», – дип сөйли Алия сторисларында. 

Җырчы никах мәҗлесенең кайчан булачагын хәбәр итмәгән.

Алиянең тормышында бик мөһим вакыйга турында язган идек. Татар эстрадасының иң популяр буйдак егете Ришат Төхвәтуллин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Алия әлеге тәкъдимне бик сөенеп кабул итте. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар