news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова: Үзеңне күрсәтә белмәсәң, җырчы буларак үсә алмыйсың

Танылган җырчылардан, чын шәхесләрдән интервью алу җиңел түгел. Ә өстәвенә ул синең университеттагы укытучың да булса, борчылдыра да, каушата да шул. Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3нче курс студенты Юлай Низаев – популяр җырчы Алия Исрафилова белән әңгәмә корды.

news_top
Алия Исрафилова: Үзеңне күрсәтә белмәсәң, җырчы буларак үсә алмыйсың
Фото: «Интертат», Камилә Билалова

Алия Заһир кызы Мөбәрәкҗанова, дип белә аны Казан федераль университеты студентлары. Ә җырчы буларак Алия Исрафилованың «Хатлар яздың», «Гармунчыга», «Саубуллашу вальсы», «Сөю дөньясында» җырлары, башкару өчен ифрат катлаулы булган «Зәңгәр шәл» татар халык җыры аша беләбез.

Алия Мөбәрәкҗанова – КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм медиакоммуникацияләр институтының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты. Коллегалары арасында да ихтирам яулаган мөгаллимә күпсанлы Рәхмәт хатлары, Грамоталар белән бүләкләнгән. Гаиләсендә дә ул бәхетле хатын-кыз һәм әни.

Фото: © Алия Исрафилованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан

Шунысын да билгеләп китү дөрес булыр: хөрмәтле укытучыбыз һәрвакытта да аудиториягә килә, иң башта теманы сөйли, аннары биремнәр бирә, шуннан соң аларга анализ ясый һәм үзенең киңәшләрен ирештерә. Беркайчан да тавыш күтәреп сөйләгәнен күргән юк. Һәрчак шат йөзле, хәтта хәзерге көнне журфак урнашкан ЦИТ корпусында түгел, ә булачак икътисадчылар укый торган бинада – аңардан «сез студент түгелме?» дип тә сораганнары булды бит. Ышансагыз ышаныгыз менә!

«Минем тормышта җырчы булу һәм журналистика параллель рәвештә бара»

Сезне без күбрәк КФУ мөгаллимәсе буларак беләбез. Ләкин, мәсәлән «Татар-информ»ның матбугат конференцияләре аша җырчы буларак та ачыласыз. Татар җырына мәхәббәт кайдан? Ничек җырчы буларак чыгыш ясый башлаганыгызны сөйләп үтсәгезче.

Сез мине күбрәк мөгаллимә буларак беләсез. Миңа калса, күпчелек мине – җырчы Алия Исрафилова буларак белә. Ә нәкъ менә укытучы икәнемне, бәлки белеп тә бетермиләрдер. Дөресен әйткәндә, алдан бу ике юнәлешне кисештермәскә дә тырыша идем. Омтылмадым да. Минем өчен җыр, сәхнә өлкәсе иҗаты һәм укыту – аерым тармаклар. Ә болай, әлбәттә, мәктәптә укыган чакта ук җырга мәхәббәтем, җырлауга сәләтем уянгач – җырчы булырга хыялландым. Әмма югары уку йортын сайлау вакыты килеп җиткәч, әти-әниләрем белән бик озак уйлашкач – миңа башка юнәлешне карап карарга киңәш бирделәр. Аларның киңәшләренә колак салдым, тыңладым. Җырларга яратудан тыш, балачактан ук әдәбият белән кызыксындым, китаплар укырга ярата идем. Үзем дә каләм тибрәтергә яраттым. Шулай итеп журналистика өлкәсе үзеннән-үзе җәлеп итте.

Журналистикада – гел яңалык кирәк, бүгенге көн сулышы белән яшәү зарур бит инде. Гомумән, журналистка хас булырга тиешле кайбер сыйфатлар миңа шулкадәр кызыклы тоелды. Үзем дә шушы сыйфатларны булдырырга хыялландым. Ачык һәм алдынгы карашлы булырга кирәклеге, күзәтүчәнлек, ниндидер аралашучанлык… Менә шушы сыйфатларга ия булырга омтылу Казан дәүләт университеты тупсасына алып килде. Һәм медиаюнәлеш өлкәсе хәйран кызыклы булып чыкты, шәхсән үземне күп нәрсәгә өйрәтте.

Җыр сәнгате исә хобби буларак калды. Ләкин мин бик бәхетле кеше. Минем тормышта җырчы булу һәм журналистика параллель рәвештә бара.

Тумышым белән Казан кызы. Исрафилова – кыз фамилиям һәм җырчы буларак берникадәр псевдонимым. Моның белән бәйле бик күп кызыклы моментлар да килеп чыккалап тора. Сөйләп үтим әле! Мәсәлән, социаль челтәрләрдә мин – Алия Исрафилова булып теркәлгәнмен, үземне җырчы буларак күрсәтәм. Студентларым белән «ВКонтакте» платформасында аралашабыз. Белмәгән студентлар исә Алия Мөбәрәкҗанованы эзлиләр, шундый ук исем-фамилияле кешене табалар. Аңа язалар, үзләренең курс һәм өй эшләрен җибәрәләр… Мин инде ул адашым бик нык каты аптырыйдыр, дип уйлыйм (елмаеп-көлеп). Кеше каян белсен инде, ни өчен аңа Кытай студентлары яза икәнен! Менә шундый кызыклы гына хәлләр дә килеп чыга.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Журналистика, фән һәм җыр сәнгате. Ничек һәр өлкәне дә колачлыйсыз? Күңел каршылыклары килеп чыкмыймы, Алия Заһировна?

Күңел каршылыгы юк, Юлай. Бүгенге көндә миңа бик еш: кайсы өлкәне сайлар идең, дигән сорау бирәләр. Әгәр дә сайлау мөмкинлеге килеп туса, сайларга бик авыр булыр иде. Университетымдагы эшем өчен дә җан атып яшим, җырларга да нык яратам. Булдыра алганча, ике тармак дилбегәсен дә тартып барырга тырышам. Ул менә хәтта ки аудиторияләрдәге лекцияләремнән соң каядыр гастрольләргә чыгып керсәң – күңелләр үсеп китә. Гастрольләрдә йөргәндә күңел барыбер ниндидер стабильлеккә тарта башлый, студентларым белән аралашулар сагындырыла. Интеллектуаль эшкә биреләсең килә тизрәк. Бу һичшиксез күңел халәте!

Фото: © «Интертат» өчен Алия Исрафилова тәкъдим итте

Халыкчан һәм заманча: «Жанрлар синтезын күрсәтәбез»

Сез башкарудагы җырларны тыңлаганда, халыкчан моң, тембрга игътибар итәм. Халык җырлары һәм заманча җырлар арасында чик бармы?

Әлеге көндә, миңа калса, бернинди киртәләр, чикләр юк. Ниндидер мәгънәдә жанрлар синтезын күрсәтәбез. Хәтта бер җыр белән икенчесе арасында чикләр юк. Мисал: күптән түгел генә Бастаның Казандагы концертында Эльмира Кәлимуллина белән дуэт башкардылар. Бер җыр эчендә ике җыр яңгырады. Бастаның «Сансара» һәм Кәлимуллинаның «Өмет йолдызы» җырлары кушылды. Аннары «Беренче канал»да барган «Голос» проектында да мондый үрнәкләр күзәтелә. Жанрлар, стильләр арасында гына да түгел, җырлар арасында чикләр югалып бара дип саныйм. Бу күренеш яхшы, дигән фикердә. Без һәрвакытта да нинди дә булса яңа формалар эзләргә һәм булдырырга тиеш. Бәлки бу ниндидер караштан үзгә бер алымдыр… Ул элек-электән үк попуррилар булган. Ә хәзерге заманда бөтенләй җырлар бербөтен итеп берләштерелә. Заманча яңа бер сулыш өрелә, бу иҗади процессның алга китеше белән аңлатыла.

Җырлар популярлык яулап киткән кавер-төркемнәр белән дә яңартыла. Аларны тыңлагач та карашлар үзгәрә, җыр яңа сулыш белән яши башлый.

Нинди җырларны башкару җиңелрәк?

Бүгенге халәтеңә туры килеп торган, күзаллавыңа туры килгән җырларны җырлау рәхәт. Ул инде җыр өлкәсе – эмоциональ урын. Менә шуның белән аңлатыла.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Бу мәсьәләдә мин абсолют эгоист»

Рус телендә дә җырлыйсызмы? Тыңлаган бар шикелле…

Җырлаштыргалыйм, ләкин бу бүгенге дәвернең таләбе. Үзеңне профессиональ җырчы буларак тәкъдим итәсең икән тамашачыларга, репертуарыңда рус телендә дә, инглиз телендә дә, теләсә кайсы халык телендә җыр-моңнар булырга тиеш. Моның белән бит син репертуарыңны баетасың гына, русча җырларны башкаруда да үзенә генә хас булган ысуллар, алымнар бар. Үземнән дә сизәм, тавыш ничектер икенче төрле итеп ачыла. Тавыш башкача яңгырый кебек. Бу шулай ук бер иҗади процесс.

Җырларны ничегрәк сайлыйсыз? Күңел халәте белән яки тыңлаучыга ни ошаганлыгына карапмы? Барыбер көннән-көн тыңлаучыларның ихтыяҗлары үзгәреп тора бит.

Беренче чиратта, җыр үземә ошарга тиеш. Ошыймы ул кемгәдер яки юкмы – бу мәсьәләдә мин абсолют эгоист! Тамашачы күңеленә нәрсә ятышлы булуын алдан ук белеп бетереп тә булмыйдыр. Чамалап кына була. Гомуми трендларны карап барасың, бункерда яшәмисең бит. Якынча стильләрне, халык ни тыңлавын күзәтәсең. Минем ничек кенә булмасын, заманча аһәңнәрне, яңгырашларны күзәтәм.

Әлбәттә, минем җырлар күбрәк традицион. Бәләкәй чактан ук Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын тыңлап үстем. Безнең өйдә беркайчан да чит ил музыкасы яңгыраганы булмады.

Хәзерге көнне һәр җырда диярлек бер үк темалар күтәрелүе генә түгел, ә хәтта бер үк сүзләр кабатлана. Моңа караш?

Бу сорауга бер генә җавап юк. Гади җавап булалмый, чөнки бу күренешкә, тенденциягә бихисап факторлар сәбәпче. Әлбәттә, бүгенге вакытта медиа өлкәсе – бик катлаулы өлкә. Шуңа күрә күбесенчә җырчылар аудитория теләгенә карап әти-әни, мәхәббәт турында җырлар тыңлый. Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле бездә бит бер үк сыйфатлар, ниндидер яңа эмоцияләр бик аз. Шул ук хыянәт, шул ук гашыйк булу хис-тойгылары, туганнар белән аралашулар, дошманнар белән мөнәсәбәтләр шикелле темалар арасында безнең меңләгән ел бөтен әдәбият та, мәдәният тә бөтерелә. Җырлар да шул темаларны колачлап ала. Тагын нинди оригиналь тема, мотив уйлап табып буладыр?.. «Син кабахәт» дип тә җырладык бит инде!

Чәчкә җырлады бит инде…

Әмма безнең татар эстрадасында, барыбер дә матур темалар яңгырый. Рус эстрадасы белән чагыштырганда сүгенү сүзләре, агрессивлык фәлән юк. Бер Чәчкә җыры гына булгандыр, шулай да ул андый «пошлый» түгел. Юмор кебек яңгырый. Безнең татар җырларында һаман да югары материяләр, рухи яктан чиста мәгънәләр ята. Шуңа күрә дә, татар эстрадасын тыңлау рәхәт һәм тынычрак.

Эстрадага караш? Кем сезнең өчен үрнәк?

Гомумән, бөтен артистларны да хөрмәт итәм. Сәхнә тормышын алып бару, популярлыкны булдыру һәм аны югалтмау никадәр авыр икәнлеген яхшы аңлыйм. Бер мизгелдә җырларың бөтен җирдә яңгырап алуның алгоритмнары һәм технологияләре бар инде. Ә еллар дәвамында популярлыкны саклап калу җиңел хезмәт түгел. Озак еллар дәвамында сәхнә тоткан артистларны үзем өчен үрнәк өлгесе итеп куям. Аларга чын күңелдән сокланам.

Бүгенге көндә татарча сөйләшмәгән, татар мохите белән кызыксынмаган балалар да милли моңнар аша өйрәнә. Шуңа күрә эстрада яшәсен иде, алга таба татар артистлары тагы да ныграк популярлык һәм танылу яуласын! Бу безнең мәдәниятебез, милли сәнгатебез өчен зарур.

«Мәдәният һәм сәнгать – вакуум эчендә генә үсештә булалмый»

Җыр сәнгате кайсы якка үзгәрә? Яки бер урында торамы?

Интернеттагы трендлар чоры хакимлек итә. Башка, көнбатыш мәдәниятләр йогынтысы бик зур. Казанда «АСЕАН» Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе саммиты узды. Ул да безнең сәнгатькә көнчыгыш мотивларны алып керер. Нинди илләр белән сәяси элемтәләр, багланышларыбыз бар – мәдәнияттә дә чагылыш таба. Бу бик уңай күренеш, мәдәният һәм сәнгать – вакуум эчендә генә үсештә булалмый. Моны һәркем аңлыйдыр.

Милли аһәңнәребезне саклап калу да мөһим урынны били. Һәр җырчы репертуарында халыкчан җырлар да булдырылырга тиеш. Җырчы буларак формалашкан чагымда, мәктәптә укыганда әле «Сандугач керде күңелгә» фестивале бар иде. Бүгенге көндәге Лилия Муллагалиева, Иркә, хәзер Әлмәттә хәйран билгеле Луиза Поповалар шушы конкурста катнашкан иде. Анда катгый бер шарт булуы истә калган: беренче турны уңышлы үтәр өчен – син бер халык җырын а’капелла җырларга тиеш. Беренче елларда киң билгеле «Әллүки», «Тәфтиләү» җырларын кабатлана-кабатлана җырлыйлар иде. Аннан соң кабатланмас өчен нинди дә булса борынгы җырларны казып чыгара башладылар. Шушы дәрәҗәле бәйгегә әзерләнгәндә, икенче турга узу өчен узган гасырның 60-70нче еллар җырларын башкарулары күз уңында тотылды. Бу конкурс бездә җырларны традицион рухта башкаруга фикерләребезне формалаштырды. Бәйге аша үткән бик күп җырчылар да зур сәхнәләргә чыкты, популярлык яулады.

Ә бүгенге көндә яшьләр өчен, кызганыч, шундый конкурс юк. Бала-чагага моны кемдер өйрәтергә тиеш.

Фото: © «Интертат» өчен Алия Исрафилова тәкъдим итте

«Сандугач керде күңелгә»не кайтарыйк, яңартыйк!

«Созвездие» – «Йолдызлык» фестивальләре башкачарак рухтамы?

Алар күбрәк эстрада юнәлешен алга сөрә, ә безнең традиционлык һәм халыкчанлыкка игътибар юк кебек. Үзебезнең татар җыры яңгырашын, милли мәдәниятне саклап калган шундый бәйгеләр булса, әйбәт булыр иде.

«Сандугач керде күңелгә» бәйгесендә үзегез дә катнаштыгызмы?

Әйе, мин биредә катнашып, лауреат булып танылган идем. Аннары ул бәйгенең нәрсәсе әйбәт вә кызыклы иде: җиңүче булсак та, ел саен Гала-концерт тамашаларына җәлеп итәләр иде. Без анда килеп, яңа катнашучылар – үзләрен җыр өлкәсендә сынап караучылар белән танышып дуслашуларыбыз хәтердә саклана. Аны журналист Рәкыйп Гаффар оештыра иде. Бүгенге көнгә кадәр мин аңа ихлас йөрәктән рәхмәтлемен.

Күптән түгел, бер җырыгызны курсташларыма да тыңлаттым. Һәм ни хикмәт, кызыксынып китеп, ошатып, сүзләрен тәрҗемә итәргә тырыштылар хәтта. Безнең рус төркеме өчен хәтта сәер күренеш булды бу, шаккаткыч! Студентларыгыз да җырларыгызны тыңлавын еш әйтәме?

Әйтә дә алмыйм, әйткәнемчә, студентлар алдында җырлавым хакында әллә ни зур акцент ясаганым юк… Мине тыңлагыз, сәхифәмә язылыгыз, лайклар куегыз, дигәнем юк. Ул сүз арасында, кайсыдыр чыннан да кызыксынып китеп минем социаль челтәрләрдәге аккаунтымны караса гына, җырлавымны белә ала. Бардыр, ул 1нче курстан алып университетны тәмамлаганчыга кадәр, җырчы булуымны белмәүчеләр дә. Мин моннан зур проблема күрмим. Булачак журналистларны укытуны һәм җырчы булуны – ике дөнья итеп күзаллыйм һәм махсус рәвештә кисештермим дә кебек. Махсус, минем җырларны тыңлагыз, алай итмәсәгез зачёт куймыйм, дигәнем һич кенә дә юк! (көлә)

Безнең теләсә нинди мөгаллимне алсаң да – аның үзенең хобби, эштән тыш шөгыле бар. Кемдер бәйләм бәйләү буенча блогын алып бара. Мәсәлән, деканыбыз Васил Заһит улы Гарифуллин – искиткеч оста итеп баянда уйный, җырлый да әле. Кайчандыр университеттагы «Каз канаты» ансамблендә дә солист, биюче буларак та билгеле.

Аннары Ләйлә Рәшит кызы Сабировабыз – язучылык белән мавыга, үзләренең китап яратучылар җәмгыяте бар. Роман Петрович Баканов – елгалар буйлап көймәдә сәяхәтләр оештыра. Ул инде елга навигациясе башланганны зур түземсезлек, җаны-тәне белән көтеп ала. Менә шундый чын сәләтле шәхесләр бездә хезмәт куя, булачак журналистларны тәрбияли. Иҗади мохит хөкем сөрә.

Минем хобби – публика белән бәйле, массакүләм аудиториягә юнәлдерелгән дип әйтсәк тә була. Мин хәтта гаиләмне, туганнарымны да кайнанам әйтмешли «мәҗбүрить» иткән юк! Мәҗбүр итәргә яратмаган кешемен.

Ә студентлар, әгәр дә минем җырларымны тыңлыйлар икән – әлбәттә, бик куанам. Танысалар, карап барсалар һәр иҗат әһеленә рәхәт. Моннан чыгып тагы нәрсә дә өстисем килгән иде: социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәмне алып барганда да, студентлар карарга мөмкин, дигән уй һәрчак та да башымда. Үзеңне ниндидер кысаларда тотасың, дәрәҗәңне төшерә торган гамәлләр булмасын, дип фикер йөртәсең.

Укытучы булган җырчы дискотекада чыгыш ясый аламы?

Ул бит әле җырчының чыгыш ясау урыннары да төрле булуы ихтимал… Дискотекаларда да җырларга туры килүе бар.

Нинди дискотекада чыгыш ясавыңны исәпкә алып, кыска итәкләрдән дә булмаска тиешсең. Аннан студент караудан гына да түгел, әдәп-әхлак нормалары бар. Шуннан соң чыгышларымны, мәсәлән, телевидениедән иң башта әти-әнием карый. Гел аларның йөзләренә «кызыллык» китермим, дигән уй озата килә. Алар минем өчен оялмасыннар, ә горурлансыннар, дип яшим.

Алга таба җырчы буларак үсешкә максатларыгыз бармы?

Булдыра алганча мөгаллимлекне дә, җыр сәнгате дилбегәсен дә алга таба тартасым килә. Күләмлерәк масштабларда яңа үрләргә күтәрелә алсам, бик шат булыр идем. Тырышып карыйсым килә. Бик күп тыңлаучыларым, кайчан инде сольный концерт куясың, дип көтәләр… Мин бу уйдан гына да шулхәтле куркам! Бәлки тәвәккәлләп оештырырмын да. Сольникны ясадың да бетте, китте түгел. Программа бик олы чыгымнар таләп итә, бик катлаулы процесс. Һәр өлкәдә дә үсештә булу теләге белән гомер итәм, фән өлкәсендә дә. «Плох тот солдат, который не хочет стать генералом», – диләр бит әле.

Алдагы сорауны дәвам итеп сорыйсым килә: җырчыга пиар кирәкме?

Әлбәттә. Пиар – төп фактор бу тармакта, син үзеңне тәкъдим итә һәм күрсәтә белмәсәң, җырчы буларак үсә алмыйсың. Бүгенге чорда матур җырлау – популярлык казану өчен 10 процент кына бирә. Җырлый белү генә җитми. Яхшы пиар ясый белү – 50 процент уңышыңны да тәшкил итәдер, мөгаен.

«Аллаһы Тәгаләгә ышаныйк. Шул очракта булыр-булмас җен-пәриләр бер дә куркытмас безне»

Һәм соңгы сорауны бирәсем килә. Бу хакта интервьюга әзерләнгәндә укып белгән идем. Чыннан да мунчада җен күрдегезме?

Мин аны бер социаль челтәрләрдә яздым да оныттым. Аны ул казып чыгаралар да куялар… Журналистларга моны язып чыгарга рөхсәт биргәнемә үкенәм дә хәзер. Миңа калса, әлбәттә, кешеләр ниндидер магия, параллель дөньялар белән кызыксына. Беләсезме дуслар, Аллаһы Тәгаләгә ышаныйк. Шул очракта булыр-булмас җен-пәриләр бер дә куркытмас безне. Куркыныч хәл буларак кабул иттем, изге догалар көченә генә ышансак – бар да яхшы булыр!

Студиябезгә вакыт табып килгәнегез, җанлы әңгәмә өчен рәхмәт яусын, Алия Заһировна!

Фото: © Алия Исрафилованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар