news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенчегә әти-әни булган

news_top
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенчегә әти-әни булган
Фото: Алия-Ришат Төхвәтуллиннарның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә бик куанычлы вакыйга – алар икенчегә әти-әни булган.

«8 август – безнең икенче улыбызның дөньяга аваз салган көне», – дип, куанычлары белән уртаклаша артистлар социаль челтәрләрдә.

Алия «Интертат»ка икенче йөклелеге турында: «Безгә Яңа ел бүләге булды», – дип, әмма йөклелегенең шактый авыр узуын, шул сәбәпле, концертларын күчерергә туры килүен сөйләгән иде.

Алия белән Ришат Алим исемле бер егет тәрбиялиләр инде. Иҗатди гаиләне тагын бер кат әти-әни булулары белән тәбриклибез. Сабый сау-сәламәт булып, сезне куандырып үссен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар