Алия Фәйзрахманова: «Театр дөньясында кызык анда хәлләр, ә «Апуш» дөньясында бик рәхәт»
«Апуш» татар балалар театр студиясе сезонның дүртенче спектаклен чыгарды. Хәзер Казанның 4 мәдәният үзәгендә «Апуш» студиясе һәм 1 мәктәп базасында студиянең нәниләр төркеме эшли. Быел «Апуш» Казан мәдәният идарәсе карамагындагы оешма буларак теркәлде. Студиянең 2 спектакле бөтенроссия фестивальләрендә призлы урыннар алды. Болары – «Апуш»ның өстә яткан яңалыклары. Студия директоры Алия Фәйзрахманова белән «Апуш»ның эчке дөньясы турында сөйләштек.
Алия, сезне, актриса буларак, Әтнә театрындагы спектакльдә, аннан алдарак Кариев театрында күргәнем бар. Кыскача гына «Апуш»ка кадәрге иҗат юлыгызны искә төшерик инде.
Мин Казан театр училищесында Рәшит Заһидуллинның икенче курсын тәмамладым. Безнең диплом спектаклен Яшьләр театрының ул вакыттагы баш режиссеры Әмир Камалиев карады да, Рәсүл Шакиров белән мине театрга чакырды. Ләкин әле ул чакта минем бер генә кыйбла – Рәшит Заһидуллин белән эшләү теләге генә иде. Ә ул театрга группадан 3 курсташымны гына алды. Шуларның берсе – бик якын дустым Айгөл Әхмәтова иде, ул мәрхүмә инде. Ике егетебезне алды, хәзер алар да театрда эшләми. Гомумән, группабыздан театр дөньясында мин генә калдым.
Диплом алып чыкканда минем театрны яратып, ашкынып йөргән чагым. Заһидуллин алмагач, кая барырга да риза идем, театр гына булсын. Курсташым Рәсүл белән Гладилов урамында урнашкан Яшьләр театрына кереп карарга булдык. Яшьләр театрына баш режиссер булып Ренат Әюпов, директор булып, үзебезнең Әтнә кешесе Роберт Мортазин килгән чак иде. Театрда Ренат Әюповны күргәч, күңелгә бөтенләй җылылык керде. Чөнки мин аның «Кәләпүшче кыз» спектаклен күреп яраткан идем. Ул мине карарга ризалык бирде, һәм безнең аның белән бик матур иҗат башланып китте.
Мин Ренат Әюповка бик рәхмәтле – ул мине бәхетле актриса итте. Яшь кенә актрисага берсе артыннан берсе рольләр бирде. Бик күңелле заман иде ул, күп эшли идек. Театрда тормыш иптәшем Ильяс Фәйзрахманов белән дә таныштым. Кияүгә чыгып, декретка китәсемне әйткәч, Ренат Мирзахәсәнович күңелсезләнде дә кебек.
Бала тапкач, 5 айдан эшкә чыктым. Ул вакыт «Йосыф – Зөләйха» куелып ята иде. Өч Зөләйха булып премьерага әзерләндек. Ә мин икенче тапкыр декретта вакытта театрда үзгәрешләр булып алды – театр башка бинага күчеп эшли башлады: вакытлыча МФЦны биргән иделәр («Әкият» балалар үзәгендәге күп функцияле залны шулай дип атый идек). Монда күчкәч, эш сүлпәнәйде. Бөтен артист тормышында була торган хәл – бер югары планканы алгач, һаман шушы югарылыкта барасы килә. Мансур абый Ярмиев вакытында күбрәк күчмә системада эшләнде – мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әкиятләр уйнадык. Иҗат җитми башлады, бер чабарга өйрәнгәч, бер урында басып тору канәгатьләндерми башлый.
Артист өчен төп эшеннән башка да проектлар күптер ул. Теләгән кешегә...
Ул вакытта төрле проектларда барып эшләү дә юк иде. Мин коллегаларыма хәзер: «Бөтен әйбердә катнашыгыз, театрда гына ятмагыз, – дип киңәш бирәм. – Күп җирдә катнашсагыз театрның «эчтән кимерә торган кортын» сизмәячәксез», – дим. Күрәбез бит «нишләргә икән» дип постлар куйган артистларны. Хәзер мөмкинлекләр күп. Без Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова белән якын аралашабыз. Ул – бик актив, бөтен җирдә эшли, аны-моны уйларга вакыты юк.
Ниндидер мизгел килеп җитте: без Петербург урамындагы бинага күчтек. Ул елны миңа 35 яшь тулды, шул елны әнием үлде. Әни минем тормышымда зур роль уйнады: ул минем күңелем продюсеры иде. Ул барында терәгем бар иде, аны югалткач, мәгънәсезлек башланды. Әнине шатландырасым килеп яши идем, әни киткәч, мин театрдан киттем.
Шул елны безнең йорт каршында яңа 180нче мәктәп ачылды. Казан шәһәрендә федераль программа буенча салынган беренче зур мәктәп иде ул. Әни бу мәктәпнең ачылганын бит көтте, чөнки кызымның 1 нче класска барасы ел иде ул.
Шунда минем бер «бзик» барлыкка килде – мәктәпнең 1 сентябрь кыңгыравын минем кызым күтәреп барсын, дигән теләк иде ул. Әни сөенер иде, дигән уй иде. Чөнки мәктәп ачылышына Рөстәм Миңнеханов киләчәк һәм кыңгыраулы баланы ул җитәкләп барачак, диделәр. Мин директорның алдыннан-артыннан калмадым: мин – актриса, театр студияләре ачарбыз, сезгә булышырмын, дидем. Ничектер, Илдар Искәндәрович белән уртак тел таптык. Ул миңа ышанды. Сөбханалла, кешеләр миңа ышана. Шуннан башланып китте минем балалар белән эшләү чоры.
Тормыш ул кечкенә генә максатлардан тора, шуны үземнеке итәсе килә. Бу – үземә нәрсәдер исбат итү дә, канәгатьлек хисе дә түгел. Рөстәм Миңнеханов баланы кулларына күтәреп үтте, «нинди матур» дип сокланды, фоторәсемне инстаграмына да куйды. Бу – минем өчен тарих.
Димәк, театрдан мәктәпкә килдегез?
Минем, хезмәт кенәгәсен каядыр урнаштырырга, дигән максатым юк иде. Бушлык барлыкка килде дип эш эзләнү дә юк иде. Әниемне югалткач, балалар дөньясына ныграк кереп киттем кебек. Мәктәп директоры Илдар Искәндәрович, миңа ышанып: «Әйдәгез, сезне эшкә алабыз, Алия Госмановна», – диде. Моны җентекләп сөйләвемә аптырамагыз: бу – мөһим фактор. Мин мәктәптә театр студиясе оештырдым. Әмма мәктәп тормышын бөтенләй белмәгән килеш, тоемлау белән бардым. Минем масса белән эшлисем килүен күреп, Илдар Искәндәрович шәһәрнең «Зур тәнәфес» проектына катнашып карарга тәкъдим итте. Кызымның хореография буенча остазы Миләүшә Гыйльметдинованы җәлеп итеп (бүгенге көндә ул – «Апуш»ның «Чулпан» студиясендә хореография буенча остаз), без 27 көндә программа төзеп чыктык. Анда 200 бала катнашты. Тоемлап бардык, һәм без җиңдек. Бу – минем беренче эшем иде, һәм без мәктәпкә 1 миллион сум акча китердек. Бу – бөтен Совет районы өчен җиңү иде. Мондый җиңү аларда булмаган. Мин аны аңлап та бетермәдем, ә бездән инде «Татар кызы»нда катнашуыбызны сорадылар. Без балаларны әзерләп, абсолют җиңүче иттек. «Театр перформанса» дигән республика фестивалендә инглиз спектакле куеп, җиңү яуладык. Шул җиңүләр үз-үзеңә ышаныч китереп чыгарды. Әти-әниләр рәхмәтләрен җиткерә башладылар. Балалар бәхетле, әти-әниләр шат, үзем канәгать. Ирем Ильяс шул вакытта: «Татарстан кадәр Татарстанда балалар театры булырга тиеш инде», – дип әйтеп куйды. Димәк, бу эшне алга таба алып барырга кирәк, дигән уй килде.
Бервакыт Резеда Сәлахова белән бергә самолетта очарга туры килде. Якын аралашмасак та, «бер ата балалары» – Заһидуллин укучылары буларак кына белешәбез. Сөйләшеп киттек, мин уйларымны сөйләдем. Ул миңа Гүзәл Сәгыйтова янына барырга киңәш итте. Җәй буе уйланып йөрдем дә октябрьдә приемга язылдым. Килдем, тыңлады, проектны язып алып килергә, диде. Ой, шундый яратмаган эшем ул, минем бит барысы да башымда. Сценарий язарга кушсалар да, башымдагын хәреф итеп җыя торган кеше табыгыз, дим. Гүзәл Сәгыйтованың үзендә дә балалар театр студиясен булдыру идеясе булган. Ул аны Кариев театрында эшләгәндә үк уйлаган. Күрәсең, Ходайдан сәгате җитмәгәндер дә, кешесе булмагандыр. Шулай итеп башланып китте. Мин театр булсын дип килгән идем, сынау өчен башта студия буларак башланып китте. Кастинг игълан иттек. Эш башланды.
Һәм спектакль чыгарудан башладыгыз, әйеме?
Әйе, сразу спектакль чыгарырга кирәк, дидем. «Ничек инде? Әле балалар җыйдык кына бит», – ди Гүзәл Рәмзилевна. «Шулай эшлик әле», – дидем. Күп кеше моны – мине тиз спектакльгә китерүемне – бик яратып бетерми. Әмма бу система үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Әйтик, «Московский» мәдәният үзәгендә җыела алмыйча йөриләр иде, спектакль дигәч, шунда ук ансамбль барлыкка килде, уртак максат барлыкка килде. Спектакль барышында барысы да бер гаиләгә әйләнә. Бөтен җирдә нәтиҗәләр, саннар кирәк бит. Бик еш бирелә торган: «Сере нәрсәдә?» – дигән сорауга: «Кыска вакыт эчендә күп эшләү», – дип әйтә алам. Бөтен хикмәте шунда. Кеше, бөтен дөньясын онытып, шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Театрда эшләп «два в одном» булып булмый. Театрда эшләгән килеш 24 сәгать балалар театры белән шөгыльләнә алмыйсың.
Остазларыгыз бөтенесе «два в одном». Сездә татар театрларында танылган актерлар укыта.
Әйе. Мин студияне җитәкләү турында әйтәм: «Апуш» – кешенең «биш кулына бер эш» булырга тиеш.
Хәзер театрның статусы ничек булды инде?
«Апуш» татар балалар театр студиясе хәзер Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе санала. Шәһәрнең мәдәният идарәсенә карый. Кыскача – «Апуш» студиясе.
Штат та бармы?
24 кеше.
Болар кемнәр инде? Бухгалтерия, кадрлар бүлегеннән башлап...
Бухгалтерия юк. Бездә 15 остаз, 1 тавыш режиссеры бар. Сәнгать җитәкчесе бар – ул Мәдәният идарәсенә кагылышлы кәгазь эшләре белән шөгыльләнә. Балаларның гаризалары, планнар, программа – аның өстендә. Мин аңа башка эш кушарга җыена идем, әмма аның башкага вакыты калмый. 0,5 – администратор, 05 – урынбасар, 05 – методист.
Кабинетларыгыз бармы соң?
Бар. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 3 бүлмә бирделәр.
Эш өстәле, компьютер бар инде алайса.
Эш өстәлем юк. Минеке үк булмаса да, кабинетта 2 өстәл бар. Миндә «директорга өстәл кирәк» дигән омтылыш та юк. Өстәлдәге компьютерда бөтенесе килеп эшли: администратор кыз Гүзәл дә, методист Ольга Владимировна да... Бер бүлмәдән костюмерка ясадык. Бер кечкенә генә бүлмәдә Ильяс белән бергә студия ясап куйдык, чөнки «Апуш» өчен музыка, тавыш яздыру бик әһәмиятле.
Җәйгә балалар ялга китә дә, көзгә яңадан эшли башлыйсыз – шундый системамы?
Шулай иде. Хәзер статус башка: Мәдәният идарәсенең эш тәртибе ничек куша – шулай булачак. Балалар июнь уртасына кадәр булып, август уртасыннан чыгарлар. Әле алга таба фестивальләрне дә күз алдында тотам: чын театр берәмлеге кебек, фестивальләр белән дә яшисе килә. Планнар бик зур. Җәй көне остазларыбыз белән мәктәп лагерьларында остаханәләр ясаячакбыз. Чөнки планыбыз бар...
Аңлашыла. Остазлар ел әйләнәсе хезмәт хакы ала икән, димәк, эшләргә дә тиешләр булып чыга.
Әйе. Лагерьларда мастер-класслар ясыйлар. Әйтик, Артур Шәйдуллинның пластика буенча осталык дәресе...
Студияләрегез арта бара. Остазлар җитәме?
Бик күп.
Кем артыннан кем йөри? Артистлар үзләре остаз буласы килеп йөриләрме, әллә үзең эзләп табасыңмы?
Әлегә мохтаҗлык юк. Барысын да диярлек үзем эзлим. Әйтик, Гүзәл Галиуллинаны мин «Гәүһәр» фестивалендә күреп чакырдым. Кемнеңдер ниндидер проектта очратып, үземә ошый торган һәм эш өчен кирәкле сыйфатларын күрсәм, чакырам.
Хәзер ничә студия булды инде?
5 студия: «Чулпан», «Сәйдәш», «Ленин исемендәге», «Московский» һәм 27нче гимназиядә урнашкан «Нәниләр» мәктәбе.
Әле сез «алмаган», әмма алачак ДКлар бармы?
Чыңгызхан кебек... (көлә). Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортына өметләнеп торабыз (Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. – авт.).
Казанда бердәнбер татар халык театры шунда иде элек. Татар театры мохите бар, димәк. Хәзер барлыгы күпме бала йөри сезнең студияләргә?
200дән артык. 300гә тутырырга исәп.
Мәдәният идарәсенә караган оешма булгач, сезнең алга акча эшләү максаты да куеламы?
Әйе, бюджеттан тыш акча эшләргә кирәк.
Акча эшләүнең бердәнбер юлы – спектакльләргә билет сатудыр? Әмма үз сәхнәсе булмаган театр өчен бу да җиңел түгел.
Лагерьларда яки студия эчендә остаханәләр, мастер-класслар үткәрә алабыз. Әле андый тәҗрибә юк-югын, уйлыйбыз. Түләүсезләр саныннан артып китсә, без түләп йөрергә дә риза, дисәләр, түләүле балалар алырга да мөмкин. Ул мәсьәләдә закон безнең якта.
Ә күпме бала йөри ала сезнең группаларга?
Бер төркемдә 20дән артык булырга тиеш түгел. Безнең төркемнәрдә 30 бала, без аларны 15әр итеп бүләбез. 40 бала булган студияләр икәү.
Балаларны студиядән чыгарып җибәрү яше бармы?
Андый әйбер юк. Мәктәптән китеп уку йортына керсәләр, студиягә йөрергә вакытлары калмаячак. Безнең мәктәпне тәмамлар чиккә җиткән берничә бала бар. Алар техникумга керәм дип торалар. «Укудан соң «Апуш»ка килә алмыйммыни», – ди берсе. «Кирәкмәячәк сиңа «Апуш», – дим. «Йөрсәм, рөхсәт итәрсезме?» – ди икенчесе. «Әлбәттә», – дим. Ләкин алар үзләреннән-үзләре йөрми башлаячак.
Театр училищесына укырга керергә җыенучылар бармы?
– Бик күп. Мин күп очракта: «Бәлки, кире уйларсың», – дип тә әйтәм. Чөнки безнең максат – алардан киләчәктә профессиональ артист ясау түгел. Андый үзмаксат юк. Миннән киңәш сорасалар: «Уйлап бетер әле», – дип әйтәм, һәм алар шуннан аңлыйлар да, кире уйлыйлар. Ләкин соңыннан барыбер берничә бала «театр училищесына барам» дигән фикергә килгән.
Спектакль чыгару арзан түгел. Казан мэриясе канаты астында эшлисез, соңгы спектакльне чыгарырга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе дә булышкан. Сез акча бирүчегә – аерым алганда, мэриягә һәм, пафослы итеп әйтсәк, милләткә нәрсә гарантиялисез? Җиңүләр белән горурлану, ә тагын? Алар өчен әҗере нәрсәдә?
Аларга нәрсә әҗер дә, халыкка нәрсә әҗер, дип уйласак, бездә балаларны тәрбияләү һәм татар телен үстерү беренче урынга куелган. Ә фестивальләргә килгәндә, болары – матур кушымта кебек. Театраль Идел буе фестивалендә безнең студиянең I урынга чыгуы Мәдәният министрлыгы өчен дә бик зур дәрәҗә иде.
Ягъни, түрәләр өчен матур «галочка».
Әти-әниләрнең рәхмәтле булулары, татар баласын тәрбияләү – әҗер шул. Татар баласының үзен татар дип кабул итүе мөһим. Монда язылган гарантияләр юк инде. Без түрәләребезне премьераларга чакырабыз, һәм аларга материал ошый. Алар тотылган акчаларның сыйфатлы нәтиҗәләргә китерүен күрәләр. Саннар да уңай эш күрсәтә – кастингка килүчеләр саны арта. Бер эш икенчесенә этәргеч бирә. Юкка түгел бит берсе дә. Әҗер шулдыр инде.
Татар интеллигенциясенең хыялы – телем кирәк булсын иде. Ягъни, бөек тел булган өчен генә түгел, кирәк булганга да өйрәнү. «Апуш» студиясе балаларга татар теленең кирәклегенә ышаныч тудыра аламы? Татарча белсәм генә анда алалар, дигән кызыксыну?
«Апуш» театры – татар балалары театры. Бала аны карый да: «Классно!» – ди. «Шәп», – дими. «Минем дә анда уйныйсым килә, ләкин мин, анда уйнау өчен, татар телен белергә тиеш», – ди. Ата-аналар: «Без «Апуш»ка эләгү өчен нишләргә тиеш?» – дип шалтыраталар. «Апуш»ка эләгү өчен балагызны «Апуш» белән таныштырыгыз – спектакль карагыз», – дим. Баланың үз мотивациясе булырга тиеш. Теле шома булмаса, шомартыгыз. Балаларга телефонга татарча шрифт куеп, татарча язарга кушам. Студиядә үзара татарча сөйләшергә тырышабыз. Әлбәттә, алар татарча гына сөйләшеп бетерми. Русча гына да түгел, инглиз теленнән нинди генә алынмалар юк! Балаларны, үзара татарча сөйләшмиләр, дип гаепләп тә булмый. Берәр спектакль белән автобуста барсак, алар, безне уздырып, татарча җырлыйлар. Бервакыт «Ситса туй»дагы җырларны, мәсәлән, «Су буенда учак яна»ны җырлап бардылар. Алар шулай татар сәнгатен ярата башлый. Хәзер төрле чараларга барсак, безнең балаларны «Апуш»лар дип беләләр.
Миндә милли хисләр һәрвакыт булса да, ләкин элек ул миллилекне миссия дәрәҗәсендә кабул итү булмагандыр. Барысы да табигый бара иде, ул хакта аерым уйланылмаган. Хәзер «Апуш»та үзеңнең татар икәнеңне кабул итү миссиягә әверелде булса кирәк.
Татар фамилияле талантлы баланың тел проблемасы булса, студиягә аласызмы?
Алабыз.
Андыйлар башкаларны русчага күчереп бетермиме соң?
Юк. Мин андый балаларны күрәм – тотрыксызлык рухы кертә торган балалар күренеп тора. «Апуш»та – шулкадәр ачык балалар, эмоциональ ачыклык ул. Чит әйберне организм үзе этеп чыгарган кебек, балалар арасына тотрыксызлык рухы кертә торган кеше керсә, ул үзенә урын таба алмый. Яки шул арбага утырып, шулар җырын җырлый башлый, яки төшеп кала. Әнинең шундый сүзе бар иде: «Җырын җырламасаң төшеп каласың инде, кызым», – дия иде.
«Апуш»ка «йолдызланып» килүчеләр бик күп. Тегендә-монда йөриләр, әти-әнисе клипларга төшерә. Андыйларның «Апуш» йолдызы да буласы килә. «Апуш»та эш бик катлаулы анда: шөгыльләнәсең дә, көтеп тә утырасың. Ә «йолдыз»ларның үз вакытлары җиткәнне көтеп утырасы килми, «Минем монда сүзем юк», – дия башлыйлар. «Сүзем булгач килермен, хәзергә килмим», – диләр һәм үзләреннән-үзләре йөрми башлыйлар. Без дә аңа еламыйбыз.
«Йолдыз»ларга урын юк алайса?
Театр – ул бик коллектив эш. «Йолдызланып» кына булмый. Мин «йолдызланган»нарны да гаепләмим. Кемдер тормышта солист, кемдер – команда уенчысы. Спортта да шулай: команда уенчылары бар, аерым уйнаучылар бар. Андыйларга «Апуш»та күренү бер «престиж» булып тоела. Монда сүз күбрәк җырчы балалар турында бара.
Ярар, монысы – «йолдыз» булып килүчеләр турында. Ә театрда уңышлы күренгәннән соң «йолдызланып» китсәләр... Андый хәл өлкәннәрдә дә еш була. Нишлисез андый балалар белән?
«Йолдызлану» – ул характерга салынган әйбер. Димәк, ул бала гел беренче булырга өйрәнгән. Булды андый хәлләр. Берничә бала булды. Алар «йолдызланып» киттеләр дә... китте инде алар.
Үзләреме?
Үзләре. Бездә театрдан куу булганы юк. Ул балаларның шулай китүе кәефне төшерде. Әйбәт балалар иде. Әмма ул вакытта моның белән көрәшеп булмады. Алга таба юлларын эзләү турында уйлыйм инде. Хәзер, «йолдызлана» башласалар, мин аларга авыр эш кушам.
Авыр эш нәрсә ул?
Аңа хас булмаган эш. Массовкада чабып йөреп тегене-моны җыештырырга, кешеләрне гримларга, исемлек тутырырга... «Апуш»та аларның эше бит текстны ятлап килү генә түгел.
Алар тагын нәрсәдер эшлиләрмени?
Әлбәттә. Помреж эше, реквизит, костюмнар белән эшләү, чатларга текстлар язу... Безнең әле декорация цехы начальнигы да бар...
Боларның барысын да балалар үзләре эшлиме?
Әлбәттә, үзләре. Сез «Авыл эте Акбай»ны карадыгызмы әле? Аның декорациясен 2 сәгать җыябыз. Бервакыт, егетләр югында, әти-әниләр белән Ильяс Таһирович үзләре генә җыя башлап караганнар иде, барыбер, «Апуш» балалары Рәмис белән Җәмил килмичә, җыя алмадылар.
Әти-әниләр, балаларны эшләтәсез, дип зарланмыйлармы?
Юк инде. Әле мин үзем малайларның чүкеч тотып эшләгән фотоларны группага җибәрәм.
Әти-әниләр группалары сездә дә бармы?
Бер «Апуш»та гына 3 группа: әти-әниләр группасы, балалар группасы, остазлар группасы.
Һәр ДК саенмы?
Әйе. Җәмгысы «Апуш»ның гына да 20ләп чаты бардыр. Күбрәк балалар чатында аралашабыз. Олы төркемнәргә эшләр билгеләнеп, алар кечкенәләр төркемнәрен дә җыялар. «Апуш»та балалар җыйнак булырга, дисциплинага, оештыру эшләренә дә өйрәнәләр.
«Йолдызлану» темасыннан читкә киттек ахрысы.
«Йолдызлану» буенча төгәл генә җавабым юк. Бездә төп рольдә гел бер үк кешеләр түгел. Без бит берничә балага таянып кына спектакль чыгармыйбыз, берничә состав әзерлибез. Һәр спектакльдә кимендә 12 баланың сүзле роле бар. Төп рольне дә икегә бүләм – 1 кыз бала икән, 2 кыз бала итәм. Димәк, пьесадагы 6 роль урынына 12 роль була.
Аңламадым.
Әйтик, пьесада 1 гөмбә икән, мин 2 гөмбә куям – төп гөмбәнең дус гөмбәсе була – алар өчен текст та икегә бүленә. «Зоопарк-әлифба» спектаклендә шундый хикмәтләр кыландырган идек. Шуның бәрабәренә бөтен кеше эшли. Ниндидер чарага, әйтик, телевидениегә барганда да бер тапкыр – берсе, икенче тапкырында икенчесе бара. Минем уйлавымча, «йолдызлык» белән көрәшү шулай булырга тиеш.
Әтнә театры да шулайрак эшли. Бөтен Әтнә тигезлек яклы икән (Алия Фәйзрахманова Әтнә районыннан. авт.).
Шулаймыни? Алай режиссерга уңайсыз инде, аңа бер үстергән бала белән уңайлы – ул сине бер сүздән аңлый. Ә минем – белем бирү процессы, без шуның өчен җыелдык. Бер бала белән генә эшләү дөрес түгел. Җайлы юллар эзләп кенә ерак китә алмыйсың.
Баласы өчен зур роль сорап йөрүче әти-әниләр мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
Анысын да баштан ук әйтеп куйдым. Берәр тапкыр берәр кеше: «Минем баламның сүзе юк», – дисә, «Сезнең балагыз күпме бурыч үти спектакльдә – килегез дә карагыз», – дим. Бәлки, мин әти-әниләр белән кырысрактыр, ләкин алар минем кырыслыкны аңлады инде. Балаларга да катырак әйтәм икән, ул балаларда тәнкыйтькә карата стресс ныклыгы бирә. «Тәнкыйть йөрәк аша узарга тиеш түгел», – дим мин аларга. «Миңа роль булырмы икән», – дигән сүз беренче көннәрдә генә булып ала да, аннары барысы да җайлаша. Әти-әниләр, соңрак, балага үзләре әйтәсе сүзне дә, «Сезнең сүз үтә» дип, минем аша әйттертә башлыйлар.
«Апуш»ның, миңа калса, тагын бер уңай ягы – ул татар гаиләләренең бер урынга туплау урыны да бугай. Балалары тирәсендә ата-аналар да җыела. Татар балалары җыела торган урын зыялы татар гаиләләре төзергә этәргеч бирергә мөмкин. Бер-берсе белән кызыксынучы, күз атучы балалар бармы?
Андый әйбер һәр коллективта булган кадәр генәдер. Былтыргы җәйге лагерьда 1-2 балада бер-берсенә игътибар күрдем. Дәвамы булмады... дип беләм. Минем белмәвем дә бар. Алар бит бер-берсеннән туешып та бетәләрдер. Чөнки эш барышында бер-берсен нинди яктан гына күрми! Бер-берсенә кычкырышалар да. Шуңа да карамастан, алар бер-берсен тау кебек яклап чыгалар. Гаилә шикелле. Театр шикелле дә түгел, чөнки театрда алай түгел – мин беләм. Театрда конкуренция бар. Монда да конкуренция бар, ләкин болар – бала, һәм шул әйбер миңа шулкадәр рәхәтлек бирә. Үзе театр да кебек, ләкин театрның «сазлык ягы» монда юк. Булмас та ул, Алла бирсә, чөнки баланың күңел бозыклыгы юк. Ә профессиональ театрларда ул мәсьәләдә авыррак. Мине шул мәсьәлә күбрәк театрдан биздерде.
«Авырткан җирегез» – бина мәсьәләсе дип беләм. Үз сәхнәгез турында хыялланасызмы?
Кем хыялланмый! Сәхнә генә түгел, безгә репетиция заллары кирәк. Без бит күбәйгәннән күбәябез. Безгә атнасына 3-4 көн җитми башлады. Мәдәният йортларын да аңларга була, без аларны туйдырып бетердек. Без алардан иң кирәкле көннәрне, иң рәхәт вакытны сорыйбыз. Алар безне ачык йөз белән кабул итәләр, ә без тагын да күбрәкне сорыйбыз: репетиция 9дан 9га, ут кую төне буе, спектакльне шул көнне, бу көнне куясыбыз килә, тегеләй кирәк, болай кирәк. Бу бит каприз гына түгел, болар барысы да сыйфатны яхшырту өчен кирәк. Хәзер фестивальләргә йөрибез, фестиваль алдыннан шулкадәр күп шартлар тудырырга кирәк. Иртәгә минем репетиция тиеш түгел, ләкин мин «Чулпан»да да, «Сәйдәш»тә дә репетиция куйдым. Димәк, ДКлар безгә урын табырга тиеш була. Шулардан чыгып карасаң, безгә бина кирәк.
Хәзер сезнең декорацияләр, костюмнар һәм реквизитлар кайда саклана?
Төрлесе төрле җирдә. Кайберләре ДКларның «карман» дип аталган җирләрендә, сәхнә кырыенда була ул. Казан филармониясе безгә үзләренең складын биреп торды. Декорацияләрне азрак урында сакларлык, таррак ишекләрдән дә үтәрлек итеп эшли башладык.
Ә нинди биналарны күз алдында тотасыз?
Мин ничек күз алдында тота алыйм инде?
Ни бирсәләр дә риза булып сорый гына аласызмы?
Хәтта сорарга да оят, әле 2 ел гына эшлибез... Булса – шундый рәхәт булыр иде, шундый күңелле булыр иде, дип кенә әйтә алам. Безгә бер мәйданчык кирәк. Мин чын күңелемнән ышанам, бу – хыялыйлык һәм беркатлылык түгел, безгә бер мәйданчык булыр, дип өметләнәм. Анда бөтен Татарстаннан балалар килергә тиеш, фестивальләр, конференцияләр шунда үтәргә тиеш. Бу – татар балалары һәм яшүсмерләре өчен мәйдан булырга тиеш.
Алга таба «Апуш» Казан белән генә чикләнеп калачакмы, әллә аны Чаллыда, Әлмәттә, башка шәһәр һәм районнарда ачу планнары да бармы?
Бу – Казан мэриясе проекты. Мамадышта халык театры җитәкчесе Марат Баязитов: «Бездә дә булдырыйк инде», – дип җәйдән бирле шалтырата инде. Әмма барысы да акчага килеп терәлә. Чөнки остазларга хезмәт хакы түләргә кирәк. Укыту эшен теләсә кемгә тапшырып «Апуш»ның сыйфатын төшерергә ярамый. Остазлык сыйфаты кимемәскә тиеш. «Апуш» исеме – франшиза шикелле. Каядыр ачылса, мин барырга, җыярга һәм өйрәтергә дә каршы түгел. Мөмкинлекләр табып спектакльләр дә куеп буладыр.
Районнарда ачалар икән, глава акчасын бирергә тиеш, димәк.
Әйе. Яки ничектер Татарстан күләмендә эшләнсә. Мин сәясәтче дә, икътисадчы да түгел, мин, «Апуш» җитәкчесе буларак, хыяллана гына алам. Мин алга таба ничек булачагын, аның республиканың башка районнарында булу механизмын күз алдына китереп бетерә алмыйм, ләкин, була аладыр, дип уйлыйм.
«Апуш» һәрвакыт татарча гына булачакмы? Ул – татарчалык дигән сүзме?
Әйе. «Апуш» – ул татарчалык. «Апуш» татар балалар театры студиясе. Татарча бигүк аңлап бетермәгән балалар өчен спектакльләрне тәрҗемә белән карата алу максаты бар.
Ягъни, наушниклар алырга җыенасызмы?
Бүген, иртәгә дип әйтә алмыйм, ләкин булачак. Моңа ихтыяҗ зур.
Күптән түгел генә бер спектаклегезне Әтнәдә күрсәтеп кайттыгыз. Билет сатып куелдымы?
Әйе.
Тамашачы билет сатып алып килергә ризамы?
Әйе. Билет алып киләләр. Чөнки «Апуш» турында инде беләләр. Мин хәзер директорларча уйлый башладым. Үз әти-әниең карау белән билет алып килгән тамашачы каравы бер үк түгел. Үз ата-анаңа бар да кызык – кул чабып, чәчәк чыгарып карый. «Билет алып килгән тамашачы белән алай гына булмаячак», – дип аңлатам. Миңа мәктәпләрне көчләп китертүләр ошамый, кешеләр карыйсы килеп килергә тиешләр. Ә аның өчен тамашалар профессиональ һәм материал яшүсмер тамашачыга якын булырга тиеш. Чын мәгънәсендә карарга рәхәт әйбер булырга тиеш.
Репертуар мәсьәләсенә килсәк, пьесалар җитәме? Алга таба табып булачакмы?
Табып була. Классикага мөрәҗәгать итергә кирәк. Быел Туфан Миңнуллин пьесасына мөрәҗәгать иттек. Туфан абыйның башка әсәрләре дә бар әле, халык әкиятләре дә күп – аларны матур итеп куярга була. Әкиятләр – безнең байлыгыбыз. Ысуллары күп, иҗат кайный.
Әтнә дәүләт театры да балалар театр студияләре конкурсы үткәрә. Быел җиңгән әсәр – «Дорогая Елена Сергеевна» иде. Ягъни, укытучыга карата буллинг темасына бик җитди әсәр. Сез тормышның караңгы якларын өскә чыгармый торган...
Аңладым соравыгызны. Безнең моңарчы куелган спектакльләр һәр студиянең дә беренче эше иде. Ә социаль әсәргә тотыну югары дәрәҗәдәге профессиональлекне сорый. Мин балаларны махсус елатуларны яратмыйм, илдә социаль проблемалар бар икән, нәрсәгә аны балалар аша әйттертү? Репертуар сайлаганда беренче чиратта балаларга якын әйбер булырга тиеш.
Минем өчен өлкәннәрдән кайтаваз алу беренчел максат түгел. Залда утырган балаларның бик каты уйланулары кирәкме икән? Башка төрле уйлану булырга тиеш. Безнең «Акбай»да: «Синең хуҗаң мине кабул итәрме?» – ди. «Син үзең нинди булсаң, ул шундый булыр», – ди. Минем балаларга да, тамашачыга да тормышны авырайтасым килми. Бала дөньядагы начарлыкны наркомания, терроризм аша күрсенме? Болай да күп ич ул андый мәгълүмат, балалар аны болай да белә. Бәлки, ниндидер кызыклык, сәерлек аша дөньяны танытыргадыр.
Әзрәк авыррак бер теманы сөйләү теләге бар инде. Тик ул – балалар дөньясы булачак. Мин әле бу хакта уйланам гына.
Тәрҗемә әсәрләре дә булачакмы?
Без «Кар иле патшабикәсе»н куйдык.
Ул – «почти родной» инде, дөнья классикасы.
Безнең проектның шарты – тәрҗемә әсәрләренә бигүк мөрәҗәгать итмәү. Беренче чиратта татар әсәре кирәк. Казан мэриясе балалар пьесаларына «Алмачуар» конкурсын башлап җибәрде. Аңа өметләребез зур. Башкалардан да пьеса табу юллары турында сораштыра башладым. Студиягә йөргән балаларны күздә тотып заказга яздыралар икән.
Сезнең «Мәкәрҗәдә театр»ыгыз да әйбәт кенә чыкты. Димәк, махсус яздыру уңай нәтиҗәләрен бирә. Кызлар күп, малайлар җитми, дигән проблема бармы?
Бар.
Малайлар аз киләме?
Алар килә...
Талантлылары килмиме?
Нәрсә дип әйтергә дә белмим...
Ягъни, менталитет проблемасы дип уйлыйм. Ир баланың сәхнәдә йөрүен татар ата-анасы бик хупламаска мөмкин?
Мин аны татар менталитеты дип атамас идем. Без бит инде биюгә, җырга йөргәннәрне, яки беркая да йөрмәсә дә эчендә «уты» булганнарны карыйбыз... Болар уйланулар гына инде... Бүген Нурсил исемле бер малайны күрдем. Бик ошаттым. Харизмалы, матур татар телле. Студиягә чакырдым. «Киләм», – диде. Шулай дөнья буйлап чүпләп йөрим инде.
Казанда «Апуш»ка «максимально» күпме бала җыеп була дип уйлыйсыз?
Мөмкинлекләр тудырылса, 500 бала җыя алабыз. Күбрәк тә була ала. Тик аңларга кирәк: бик күп яхшы сыйфатлы, профессиональ дәрәҗәдәге студияләр болай эшли – балалар 2-3 ел шөгыльләнеп сәхнә теле формалаштыра (тел бит әле ул саф татарча сөйләшү генә түгел), сәхнә хәрәкәтен булдыра, моны «массовкада йөри» дип әйтергә яратмыйм, башкалар әйтсә дә ачуланам. Балалар, әкренләп, театр процессына керә. Хәтерлим – бер спектакльдә Солтан чыкты да, спектакль уртасында он белән рәсем ясый башлады. Ул баланың башында да юк әле җитдилек, җаваплылык. Шушы берничә ел эчендә төп «костяк» туплана, калганнар өйрәнә. Бу – нормаль хәл. «Без – беренчеләр», «без – калдыклар», дип бүлешмәсеннәр. 4 яшьлек бала анасыннан да: «Без чыгыш ясамыйбыз», – дигән сүзләр ишетә башладым. Әле килделәр генә, балага 4 яшь...
Ата-ана амбицияләре...
Заман амбицияләре. Хәзер коммерцияле нәфис гимнастика оешмаларында аягында да басып тора алмаган балага 1-2 тапкыр аяк-кулын болгаган өчен медаль бирәләр. Шулай итеп, укырга кергәнче, баланың «чемпионатта катнашты» дигән 18 медале эленеп тора. Шуның белән иркәләп бозып бетерәләр. Алай булырга тиеш түгел.
Кыскасы, театр студиясенә дә 500 бала йөри ала, әмма барлык 500енә дә роль бирелә торган булмый инде.
Миллионлы Казанда дамы?
Ул кадәр балага спектакль куярга бик күп акча кирәк, бик күп остазлар кирәк. Аны гади режиссер гына куя алмый. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган режиссер кирәк – аларны җыя белән, «җиңә белгән» режиссер кирәк. Андый остазларны да тәрбияләргә кирәк бит әле. Бездә аның андый мәктәбе юк. Бездә, гомумән, балаларга театр бирү мәктәбе юк. Русларда бар. Аларда ул әйбәт дәрәҗәдә. Балалар өчен русча театр студияләре һәр мәктәптә бар диярлек. Мин менталитетларга бүлүне яратмыйм, әмма бездә ул гадәт кертелмәгән. Хәзер генә башланып китте.
Заманында Актерлар йортында «Нур» студиясе бар иде. Ул да уңышлы китмәде бугай. Әллә хәзер юк тамы икән?
Бар ул, бар.
Анда элек бер проблема бар иде – остазларның җавапсызлыгы. Гастроль-фәләнгә китеп баралар да, дәрес булмый кала. Ә бит ата-ана акчасын түли.
Бездә дә артистлар эшли, аларның да гастрольләре, спектакльләре бар. Безнең остазлар бик җаваплы карыйлар ул яктан. Мәсәлән, Алмаз Сабирҗановны мин бик озак үгетләдем. Ул эшенә бик җаваплы карый. Әле дә әйтеп куя: «Алия, болай булса, мин өлгермәм», – ди. «Борчылма, син өлгермәгәндә, дәресне үзем үткәрермен», – дим. Барысына да шулай дидем һәм шулай булды да. Дәрес калырга тиеш түгел.
Сорамый кала алмыйм: «Әбугалисина» вакыйгасы нинди сабак бирде? (Спектакльдә Әбугалисина ролен кыз бала уйнавын тәнкыйтьләп чыгучылар булды. – авт.)
Беренчедән, мин аны кабул иттем. Барысын да бөтен яклап уйлап эшләргә кирәк. Икенчедән, балалар белән эшләгәндә, экспериментларны бигүк ясамаска. Шушы ике төп әйбер. Ә «Әбугалисина» булачак. Әбугалисина булып егет кеше уйнаячак. Ул яңа яңгыраш алачак. Искиткеч спектакль иде бит ул. Аңа шулкадәр күп көч керде. Көйләре шундый матур. Тышкы кыяфәте шундый матур. Балалар аны шундый ярата. Каюм Насыйри елына без аны яңартабыз. Әбугалисина эзлибез.
Тагын бер проблема – балалар тиз үсә, спектакльләр өчен тегелгән костюм мәсьәләсе белән нишлисез?
Беренчедән, костюмнарны зуррак итеп тегәбез. Оверсайз. Зуррак итеп бөгеп, аннары зурайта торган итеп ясыйбыз. Шуларын уйлый башладык. Башта куйганда уйлап бетермәгән костюмнарны, тегеннән-моннан кушып, бераз зурайттык инде. Икенчедән, костюмнар әрәм калмаячак. «Апушның тылсымлы төшләре», мәсәлән, театрның йөзек кашы булырга тиеш. Ул спектакль үлмәячәк. Балалар алышыначак та шул костюмнар белән уйнаячак. Яңа балалар кертеп, әзер спектакльне чыгаруның авырлыгы миңа гына. Безнең эшебез шул.
Үз балаларыгыз да «Апуш»тамы?
Юк.
Бу – принципиаль адыммы?
Беренчедән, олы кызым хореография училищесында халык биюләре классында укый. Икенчесе «Апуш»ка бер – йөрим, ди, бер – йөрмим, ди. Ул – талантлы һәм сөйкемле бала, Диләрә минем һәм Ильясның иң уңай сыйфатларын җыйган. Безнең балалар безнең эштән туялар, ахрысы. «Апуш» дигән сүздән дә туйганнардыр. Үз дөньясында яшәп ята ул.
«Апуш»та нәрсә авыр бирелә?
Балалар белән хушлашу бик авыр. Якын итеп бетерәсең, алар киткәндә, мин елыйм. Беренче көннән үк бергә булган Ванялар, Сөмбелләр, Иркәләр бар. Мин аларга «улым» дип йөрим. «Апуш» – гомумән, минем улым инде.
«Апуш» сүзен Гүзәл Сәгыйтова таптымы, сезме?
Беренче Гүзәл Рәмзилевнаның теленнән төште. Ул минем дә башымда туган иде, Гүзәл Рәмзилевнаның да туган. Ул әйтүгә, мин «әйе» дидем.
Актрисалыгыгыз белән башлаган идек, шуның белән тәмамлыйм. Сезнең хәзер сәхнәгә чыгасыгыз килмиме?
Юктыр, килмидер...
...дип әйтте Алия Госмановна, озак итеп уйлангач.
Хәзер, артист буларак, үз-үземә ышанмыйм. Мин үз эшемнән һәрвакытта да канәгать түгел идем. Үземне әйбәт актрисага санамадым. Үзеңнән канәгатьсезлек, үзеңдә «казынулар» шулкадәр авыр ул.
Әмма, заманында, барыбер Әтнә театрына да театрны сагынып килдем. Мәктәп системасыннан әзрәк кенә туеп театрны сагына башлагач килдем. Әмма бу килү «кешелеклелек ягыннан театр минем урын түгел икән» дигән фикерне ныгытты гына. Театр дөньясында кызык анда хәлләр. Миңа балалар арасында күбрәк ошый икән. «Апуш» дөньясында бик рәхәт.
Әлбәттә, мин театрны яратам, сәхнәне яратам. Тик үз эшең белән канәгать булмасаң, эшләп булмый. Ә «Апуш» мине бәхетле итте.