news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина: «Автобуслар ничек йөргәнне өйрәнә башладым»

news_top
Алинә Сафиуллина: «Автобуслар ничек йөргәнне өйрәнә башладым»
Фото: Алинә Сафиуллина архивыннан

Җырчы Алинә Сафиуллинаның җәе бик файдалы үтә. Әле июль уртасы гына булуга карамастан, инде диңгезгә барып кайтырга да, эшләргә, ягъни, төрле-төрле Сабантуйларда чыгышлар ясарга да өлгергән.

Июнь ахырында улым Нариман белән ял итәргә Төркиягә барып кайттык. Казанда һава торышы бозылган чак иде, шуңа эссегә китеп котылдык дисәк тә була. Дөрес, юлыбыз бик маҗаралы булды, ишеткәнсездер инде, – ди Алинә. Путевканы 9 көнгә алган идек. Туроператорның сайты эшләмәгәнгә рейс тоткарлану сәбәпле, Төркиягә тәүлек ярым аэропортта утырганнан соң гына барып җиттек. Нәтиҗәдә, ялыбыз 7 көн генә булды. Туроператорга кәнәгатьсезлек белдереп яздык, югалган көннәр өчен акчаларыбызны кайтарырга тиешләр.

Без, гадәттә, җылы якларга җәй ахырында бара торган идек. Бу юлы иртә бардык та, әле алда тулы бер җәй дигән хис белән яшибез. Мин үзем бик тә җылы ярата торган кеше. Сәяхәтләр күзаллауларны да киңәйтә. Рәхәтләнеп ял итеп кайттык, – ди Алинә.

Фото: © Алинә Сафиуллина архивыннан

Төркиядән кайту белән Нариман туп-туры авылга, әбиләренә юл тоткан. Нариман анда үзенә яңа шөгыль дә тапкан.

- Улым авылны бик ярата. Быел яңа кызыксынуы барлыкка килде бит әле – чебиләр чыгара, 14 йомыркадан чеби чыгуын көтеп йөри. Шулай ук бабасы белән балыкка йөриләр. Безнең авылда бер меценат балалар мәйданчыгы ясап куйды. Дуслары белән шунда уйнарга төшәләр. Кыскасы, бала каникулын күңелле үткәрә, – ди ул.

Алинә соңгы вакытта бик күп җәяү йөрергә тырышуын да әйтеп үтте. Сәбәбе – бензин тирәсендә килеп туган вазгыять кенә түгел.

Әйе, бензинга чират торасы килмәү дә бар. Ләкин җәй, беренче чиратта, сәламәтлекне кайгыртып җәяү йөрергә тырышам. Кичләрен велосипедта йөрим. Барасы җиремә дә велосипед белән барып кайтам. Җәяү йөргәндә беркая да ашыкмыйсың, уңай яклары күп. Аннан бу көннәрдә автобусларның ничек йөргәнен дә өйрәнә башладым. Җәмәгать транспортын да әллә ни ашыктыра алмыйсың икән, Аллаһка тапшырасың да, кайчан барып җитә, шунда җитәсең. Ләкин бөтенләй машинасыз калуны күз алдына да китерә алмыйм. Минем һөнәрем өчен дә машина бик кирәк – костюмнарымны, сумкаларымны күтәреп алып барып булмый бит чыгышлар ясарга. Авылга кайтып йөрергә дә машина кирәк, – ди ул.

Алинәнең җәй иҗаттан да туктап торганы юк икән. Ялы, иҗаты барысы бергә үрелеп бара.

Туйларга, юбилейларга күп чакыралар. Авыл көннәре, Сабантуйларда чыгышлар ясыйм. Алинә Әхмәтшина белән Троицк шәһәре Сабан туена барып кайттык. Яздырылган җырларым бик күп, алар барысы да музыкаль мәйданчыкларда бар. Кайбер рилсларны кабатлап та куеп торам, чөнки җырларыма реклама җитеп бетми.

Фото: © Алинә Сафиуллина архивыннан

Быел минем иҗатка килүемә дә 20 ел тула. Аны ничек тә булса билгеләп үтәргә кирәк булыр дип йөрим. Иң мөһиме – концерт залында көн алып кую. Көнен алсам, калганын эшлим инде мин аның (көлә). Ләкин шушы көн алырга батырчылык итүе бик авыр. Мин йолдызлыгым буенча Үгезбозау. Үгезбозаулар шулай озаклап уйлыйлар, барысын да тирәнтен үлчиләр. Ләкин, бер хәл итсәләр, барысын да яхшы итеп башкарып чыгалар. Әлегә шушы мәсьәлә каршымда тора, – дип сөйләде «Интертат»ка Алинә Сафиуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар