Алинә Кәримова: «Хәния Фәрхинең җырларын башкарган өчен тәнкыйтьләүдән курыкмыйм»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында легендар җырчы Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган «Онытылыр димә» концерты узды. Хәния апаның җырларын сәхнәдә Алинә Кәримова башкарды. Концертта яңартылган «Бәйрәм» ансамбле дә катнашты. «Интертат» истәлекле тамашадан репортаж тәкъдим итә.

Без күнеккән искә алу концертлары гадәттә бер төрле була – мәшһүр җырчыларның репертуарындагы җырларны төрле артистлар төрле форматларда башкара. Аларның кайберләре бик уңышлы килеп чыга, ә кайберләрен тыңлаганда – «тизрәк тәмамла инде» дип утырырга туры килә. Әлеге концерт исә бераз үзгә форматка корылган иде. Сәхнәдә кич буе бер җырчы гына – Алинә Кәримова балкыды. Дөрес, берничә җырда ире Азат Кәримов һәм чакырылган кунак Зөлфәт Фәхретдинов кушылды.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Ул миңа үзе ярдәм итә...»
Исән булса, Хәния апага быел җәй 65 яшь тулган булыр иде… Ләкин инде 8 ел без аның тавышын аудиоязмалар аша гына ишетәбез. Әлеге концертта исә истәлекләр яңартылды. Кайбер мизгелләрдә сәхнәдә чыннан да Хәния апа җырлый кебек тоелды, чөнки, ни генә дисәләр дә, тавышлар нык охшаш. Алинә Кәримованың сәхнә образларын да аерым билгеләп үтәсе килә – алар барысы да бик тыйнак, зәвыклы иде.
Төрле яктан охшашлыклар турында сөйләсәк тә, Алинә Кәримова Хәния Фәрхи белән аралашырга өлгермәгән икән. Бу хакта җырчы концертта сөйләде.
«Саумысыз туганнарым, дусларым!» – дип башлап җибәрер иде безнең яраткан Хәния апабыз. «Иде» дип әйтәсе дә килми, әле аның җырлары яңгырап торганда, аның исеме ишетелеп торганда, ул яшәячәк. Күп кенә олы җырчылар белән бер сәхнәләрдә җырларга, аралашырга насыйп булды. Ләкин, нишләптер, Хәния апа белән аралашу бәхете татымады. Ләкин ул бүген безнең белән, ул безне күкләрдән күзәтә, ул бүген үзе миңа ярдәм итә. Җырлар исән, алар башкарылырга тиеш.
Минем өчен бу – бик җаваплы концерт. Әлбәттә, без, артистлар, күпме генә тырышсак та, Хәния апа кебек башкара алмаячакбыз. Чөнки аның кебек булыр өчен, аның язмышын үтәргә кирәк. Аның сынауларын үтәргә кирәк, ә бу – мөмкин хәл түгел», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Шулай да концертта Хәния апа үзе җитмәгән кебек тоелды. Концерт башында без аны видеодан күрдек – кадрларда Хәния Фәрхинең соңгы концертын гына күрсәтеп алдылар. Җырлар вакытында буш картинкалар урынына җырчының видеолары, яки фотолары чыкса, бәлки, аерым интервьюлардан кадрлар күрсәтелсә – уңышлырак булыр иде. Күпләрнең әлеге концертта, минем кебек, экраннан булса да, Хәния апаны да күрәсе килгәндер.
Концертны Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Проектның идея авторы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, сценарий авторы – журналист Альберт Шакиров. Тамашаны киләчәктә Татарстанның төрле шәһәрләрендә куярга планлаштыралар, дәвамлы булсын!
«Күп тамашачылар тавышымны Хәния апаныкына охшата»
Концерттан соң Алинә Кәримова белән аралашып алдык.
Алинә, кечкенә чакта Хәния апаның җырларын тыңлый идеңме?
Әлбәттә, безнең вакытта бит җырларны кассеталардан тыңлыйлар иде – Хәния апа, Салават абый, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам абый, Әлфия апаларны тыңлап үстем. Алар арасында Хәния апа зур урын алып тора, аңа һәрвакыт соклана идем. Аның репертуарыннан иң беренче өйрәнгән җырым «Кышкы чия» булды.
«Хәния апа белән аралашканым булмады», – дидең...
Әйе. Концертларда бергә чыгыш ясаганыбыз булды, ләкин безнең юллар кисешмәде. Без аның белән рәхәтләнеп, күзгә-күз карашып аралашып утырганыбыз булмады, туры килмәде.
Кайчандыр зур сәхнәдә аның җырларын җырлармын, дип уйлаганың булдымы?
Юк. Бер дә алай уйлаганым да, хыялланганым да булмады. Искә алу концертларында 1-2 җыр җырлармын, дип күз алдына китергәнем бар иде, ләкин шулай зур итеп аны искә алу концертын ясарлар, җырларын миңа тәкъдим итәрләр дип, күз алдына да китерми идем. Бу – минем өчен зур баскычка менгән кебек булды.
Әлеге концертны кую күпмедер күләмдә батырлык та таләп итә. Тәнкыйтьләүчеләр булыр дип уйлыйсыңмы?
Бар мактаучылар, бар хурлаучылар. Нишлисең, бу – тормыш, бар кешегә дә ярап бетеп булмый, кеше ни әйтер икән, дип яши башласаң, яшисе дә түгел, шуңа күрә мин алга таба барам, җырларны башкарган өчен тәнкыйтьләүләреннән курыкмыйм. Бу концерт Хәния апаның җырлары белән генә калам дигән сүз түгел, киләчәктә яңа җырлар чыгарырга насыйп булсын. Курку, әлбәттә, булды, башта, әлеге тәкъдим булгач, икеләнеп тордым. Аннан соң – Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип кабул иттем. Димәк, миңа әлеге проектка алынырга кирәк, дип уйладым. Күп тамашачылар тавышымны Хәния апаныкына охшата, әлеге фикерләр дә ниндидер роль уйнады.
Концертка махсус ниндидер әзерлек булдымы?
Юк, дөресен әйткәндә, Хәния апаның концертларын да карамадым. Аның барлык җырларын тыңлап бетереп тә булмыйдыр, концертта берничәсен генә башкарам, шуларны тыңладым. Оркестр белән бик ныклап әзерләндек. Үземне мәҗбүри шулай итәргә кирәк дип эшләмәдем, күңелдән чыкканча башкардым.
Сәхнәгә чыгу алдыннан аерым ритуалларың бармы?
Менә бүген ул ритуалны эшләдем мин (көлә). Репетиция вакытында бик артык кайгырып җырлый башладым да, Фердинанд абый (Фердинанд Сәлахов – авт.иск.) ачуланып куйды: «Син бит хәзер янасың, бар, кереп утыр, күзләреңне йом, тынычлан. Алайса концертыңны ахыргача алып барып чыга алмаячаксың», – диде. Һәм мин нәкъ шулай эшләдем дә, һәм, әлбәттә, минем өчен сәхнәгә чыгар алдыннан «Бисмилләһ» әйтеп чыгу мөһим.
Бу – синең беренче зур концертың.
Әйе, беренче «сольный» концертым. Гадәттә, без концертларны Азат белән ясыйбыз. Җырлар да азрак була, ә монда берүземә 21 җыр диярлек.
Тавышыңны ничек әзерләдең?
Тавышымны аерым әзерләмәдем. Шуңа күрә тискәре, бик килеп бетмәгән җирләре дә булгандыр, аның өчен гафу үтенәм. Шулай да репетицияләр бик озак барды, алар вакытында тавышым шактый гына ныгыды.
Рәхмәт, Алинә. Киләчәктә дә уңышлар телибез!