Алинә Айдарова: «Иң мөһиме – Азамат Гафаров гафу итте...»
Бер гауга тарихы буенча журналист сүзе.
24 ноябрьдә «Интертат» сайтында чыккан Уфадагы «Татар җыры»ннан соң: эзләдек-эзләдек, шелтә белдерерлек урын тапмадык язмасына кайтаваз.
Уфада узган 10 нчы «Татар җыры» фестивалендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фидан Гафаровны искә алу изге нияттән эшләнсә дә, ыгы-зыгы китереп чыгарды. Экранда җырчының видеоларыннан ясалган ролик күрсәтелде, һәм «Кышкы романс» җыры яңгырады.
Оештыручылар бутаган: экрандагы кадрда Фидан ага үзе күренә, ә җырның Фидан Гафаровның улы Азамат Гафаров башкаруындагы версиясе куелган.
Бу хакта беренчеләрдән булып «Тәртип» радиосы хезмәткәре, танылган радиожурналист һәм блогер Нур Алиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.
Концерттан репортаж язганда, мин, бу мәсьәләгә ачыклык кертелүен теләп, «Барс медиа»га мөрәҗәгать иттем: алар җырның Фидан Гафаров башкарган җырлардан тупланган альбомнан алынуын әйттеләр. (Алга китебрәк язам, репортажымда бу темага аерым тукталып, Азамат Гафаров белән элемтәгә кермәвем ялгышуыма китергән беренче адымым булды.)

Җыр сәнгатендә 30 еллык тәҗрибәсе булган «Барс медиа» сүзенә ышандым. Нур Алиев кабат пост чыгарды, аңа башка хөрмәтле журналист-блогерлар да кушылды.
«Яңа, заманча журналистика» дип башлаган да, «алма шалкан, б... талкан» дип язган иде ул, «хурлык», «ахмаклык», «шурналист» сүзләре яуды. Бу сүзләрне каләмдәшләрем яза, игътибар итегез. Шулчак уйландым: аларның бер дә ялгышканнары булмады микән? Бәй, соң адәм баласы ялгышмыйча гына яши алмыйдыр ул. Ялгышып, юк, мин хаклы, гафу үтенерлек урын юк, дияргә була. Шулай ук, ялгышуыңны танып, гафу үтенү, шушы хатаны төзәтеп карау – монысы ситуациядән чыгу юлының икенче варианты. Мин дә ялгыштым бит әле менә. Үзем дә, ялгышканымны аңламыйча, ялгыштым.
Азамат Гафаров: «Әти исән булса, ул да елмаеп кына куяр иде»
Әйе, мин әтиле-уллы Гафаровларның тавышларын аермадым. Фидан Гафаровтан интервью алганым булса да, мин аның җырларын тыңлап үскән буын түгел. Бутадым, танымадым. Тәҗрибәле «Барс медиа» коллективы да бутаган икән, минем бутавым гаҗәпме?
Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровка шалтыратып, гафу үтендем. Чын ир-атларның, чынлап та бөек шәхесләрнең шундый үзенчәлеге бар – алар чебеннән фил ясамый, кешенең ялгышуын да кабул итә. «Хурлык», «оятсызлык» дию, сүгенү сүзләре куллану килешми, дигән фикердә икән алар.
«Сүзне менә нәрсәдән башлыйсым килә: кеше ялгышларсыз яши алмый. Барыбыз да ялгыша алабыз. Әйе, «Барс медиа» компаниясе дә ялгышкан. Аларның төп ялгышлары – безнең тавышларны бутау түгел, ә минем белән концерт алдыннан киңәшләшмәүләре. Миңа шалтыраткан булсалар, бу җырны мин башкарам, дип, аларга нәкъ әтием башкарган вариантны җибәрер идем. Булган инде, ярар. Әти исән булса, ул да елмаеп кына куяр иде. Концертта булган танышларым миңа бу видеоны җибәргәч, мин дә көлеп кенә куйдым. Иң мөһиме – әтине искә алганнар. Бик әйбәт эшләгәннәр, рәхмәт! Мин хәзер әтиемнең җырларын башкарам. Һәм, әйе, безнең тембрлар охшаш. Безнең тавышларны профессиональ музыкант һәм безнең белән якыннан таныш булучылар гына аера алуы бик мөмкин», – диде Азамат Гафаров.
Шулай ук Азамат Гафаров «киләчәктә мондый ялгышлар булмасын иде» дип теләде. «Менә син шалтыраттың бит, ә дәрәҗәле «Барс медиа» миңа шалтыратмады да, гафу да үтенмәде. Кешелек сыйфатлары югалмасын, кабат әйтәм, мин беркемне дә гаепләмим, ялгышулар була инде ул», – дип җавабын тәмамлады драма артисты.
«Татар җыры»н оештыручылар командасының җавабы
«Бу концерт номеры башкорт һәм татар халкының яраткан легендар җырчысы Фидан Гафаровның якты истәлегенә дип куелды. Концерт номерының сәнгати һәм музыкаль бизәлеше – компаниянең авторлар буларак күргән варианты. Бу номер тамашачы тарафыннан бары тик позитив яктан кабул ителде, һәм без күп рәхмәт сүзләре ишеттек», – дип җавап кайтарды «Татар җыры» фестивален оештырган «Барс медиа» компаниясе.
***
…Һәркемнең үз фикере. Ялгышны тану, ялгышларны гафу итү – мактауга лаек адым. Мин аңлыйм: журналистикада ир-ат я хатын-кыз юк, бары тик шушы һөнәрне сайлаган кеше бар. Шулай да мин ирләрнең, сүз болгатып, теләсә ни язып утыруына шаккаттым. Ә бит «Татар җыры»нда Фидан Гафаровны искә алганнан соң, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев «Адаштым» җырын башкарды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, концерт алдыннан булган репетициядә Әнвәр катнашкан. Әмма ул да бу ике тавышны аера алмаган, күрәсең. Беребез дә хатадан хали түгел…