news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфадагы «Татар җыры»ннан соң: эзләдек-эзләдек, шелтә белдерерлек урын тапмадык

Уфа каласында 10 нчы тапкыр «Татар җыры» фестивале тамашачысын җыйды. 8 мең татар халкы бер стадионны тутырды. Без күп! Татар җырын тыңлыйлар икән. «Интертат» журналисты Алинә Айдарова да Башкортстанга барып кайтты.

news_top
Уфадагы «Татар җыры»ннан соң: эзләдек-эзләдек, шелтә белдерерлек урын тапмадык
Фотолар «Интертат»та Раушан Сибагатуллин рөхсәте белән тәкъдим ителде
Фото: Раушан Сибагатуллин, «Барс медиа»

«Барс медиа»дагы үзгәрешләр

2020 елларда, ябылыр инде бу, хәлләре ару гына түгел бугай, дигән сүзләр йөри иде. Барысы да үз урынында, барысы да тиешле дәрәҗәдә, дип уйлап кайттым «Барс»ларның Уфа каласында куйган «Татар җыры» фестиваленнән соң.

Компаниянең 1-2 адым артка ясап, бераз туктап алуы яхшыга гына булган икән. Алга таба ыргылыр өчен, яңа көчләр туплавы булган, күрәсең. 2018 елларда «Барс»лар ябык һәм бикле ишек кебек иде. Ул ишеккә сайлап алынганнар гына керә ала иде. Күпме шакысаң да, кертмәүләре ихтимал иде. Әйтик, журналистларны сәхнә артына кертү – алар өчен ниндидер би-ик серле бер архив документын ачу кебек иде. Әйтерсең лә журналист сәхнә артына керсә, «Пандора тартмасы» ачылып китәр иде, Аллам сакласын. Бу күренеш «Татар җыры»нда гына түгел, «Татарча солянка»да да шул ук хәл була иде. Атмосфера җиңел анда хәзер. Бәлки, алар элегрәк миңа гына шундый карашта булганнардыр, белмим. Мәсәлән, анонс кебек булсын әле, мин Камил Мәүлетович Гәрәевтан интервью алдым. Элегрәк бу хакта сүз кузгатсаң, матур итеп, «мөмкин түгел» диярләр иде.

Ярар, хәерлесе булсын. Димәк, Уфада 10 нчы тапкыр «Татар җыры» фестивале үткәрелде. «Татар җыры»ның туры эфиры «Туган тел» каналында барды. Шәп бит инде! Ничә мең татар халкы зәңгәр экраннардан грандиоз тамаша карады.

Уфага дүртәү бардык: фестивальне алып баручы Рамил Шәрәфиев, концертның иң башында тамашачыны бераз «кыздырып» җибәрүче Айрат Заһриев, мин һәм машина йөртүче. Без иртәнге 6 нчы яртыда чыгып китәргә тиеш идек, әмма, машина ватылу сәбәпле, 10 нчы киткәч кенә юлга кузгалдык. Һәм, ни гаҗәп, нәкъ вакытында килеп җиттек. Рамил белән Айрат, матур костюмнарын киеп, сәхнәгә чыгарга өлгерде. Юл дәвамында ир-атларның өчесе дә ике тапкыр намаз укырга туктады. Машинада биш вакыт намазны да калдырмыйча укучылар булгач, ничек өлгермисең инде?! Юлда да без дин белән бәйле сорауларга җаваплар табып, дини темаларга сөйләшеп бардык. Юлыбыз шуңа күрә уңгандыр, шөкер.

Уфа үзе моңсу-елак килеш каршы алды. Уфадагы кешеләр урамда бер дә елмаймый икән. Үз уйларына чумып, баралар да баралар. Шушы сорырак халәтне «Уфа-Арена»дагы атмосфера үзгәртте. Анда бәйрәм, җырчылар шау-гөр килә, халык ашыга-ашыга урыннарын карый. Артистлар составы да яхшы. Әле шунысын да өстәп үтим: «Татар җыры»н оештыручылар хәзер артистлар өчен дә буй җитмәслек ерактагы йолдыз кебек түгел. Төрле тамашачы өчен – төрле җырчы. Кемдер, мәсәлән, Шәрәпҗанны тыңларга килгән, кемдер – Нургалиевны, ә кемгәдер нәкъ менә Рөстәм Асадуллинның җырлавы ошый.

Тамаша турындагы сүзне менә нәрсәдән башлыйм әле. Ачуым килде! Без – журналистлар – «тырнак астыннан кер» эзләргә яратабыз бит инде. Табып булмады, «зрә»гә генә барганмын Уфага кадәр. Матур түгел сөйләүчеләр дә, дөрес түгел җырлаучылар да булмады.

Алып баручылар составында үзгәрешләр юк

Сез үзегез үзгәрешләргә ничек карыйсыз ул? Мин, яшь булгангадыр инде, яңалык яратам. «Татар җыры»ның бер йоласы – ул Гөлназ Сәфәрова. Күрү һәм ишетү насыйп итсә, Гөлназ 40 нчы «Татар җыры»н да алып барыр ул... Сәламәт кенә булсын. Зәвык, матур фигура – барысы да бар. Бер үзгәрми!

Егетләргә килгәндә, язып үткәнемчә, Рамил Шәрәфиев һәм Айрат Ильясов булды. Бар да шулай ук, үзгәрешләр юк.

Шулай ук концертның кайбер өлешләрендә Башкортстанда популяр булган Олег Максименко да сәхнәгә чыкты. Ул татар телен үз теләге белән өйрәнгән. «7 нче сыйныфта укыганда татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Мостай Кәримнәр, Габдулла Тукай әсәрләрен укыдым. Айдар Галимов белән Салаватны тыңладым. Һәм өйрәндем», – дип сөйләде ул. Татар телен белү дәрәҗәсе камил, чеп-чи рус гаиләсендә үскән рус егете дип уйламассың да.

Концертның башында «Зәкәрия» төркеменең чыгыш ясавы минем өчен яңалык булды. Алар татар халык җырларыннан һәм ретро-җырлардан попурри башкарды. Бу чыгыш тамашачыга нәкъ менә татар җыры бәйрәменә килүен кабат искә төшерү кебек булды. Дискотека форматында булса да, ярап тора! Залда утыручылар уянып китә, грандиоз тамаша карарга әзерләнеп куя.

Фидан Гафаровны искә алу һәм булып чыга алмаган гауга

Уфада үткән «Татар җыры»ннан соң «Тәртип» радиосы хезмәткәре Нур Алиев үзенең «ВКонтакте» челтәрендә оештыручыларны шелтәләп пост чыгарды. Тамаша дәвамында мәрхүм булган Фидан Гафаровны искә алдылар. Экранда Фидан ага төшкән видеотасма күрсәтелде, һәм ул башкарган «Кышкы романс» яңгырады. Нур Алиев фикеренчә, бу җырны Фидан ага үзе түгел, ә аның улы Азамат Гафаров башкарган. Ул оештыручылар командасын шушы ике тавышны аера алмауда гаепләде. Мин сизмәдем моны, шулай да татар сәнгатендә тәҗрибәсе булган шәхеснең сүзләре миндә шик уятты.

Оештыручылар сорауларга җавап бирергә һәрвакыт әзер. Шул ук вакытта журналистлар белән элемтәдә булучыга мөрәҗәгать иттем һәм җавап алдым. Команда, бу шелтәне кире кагып, кайсы композицияне видеотасмага беркетүләрен җибәрде. Шушы җыр белән видеодагы музыканың туры килүен аңлап, мин дә Нур Алиевның ялгышуын аңладым. Әгәр дә Нур хаклы булса, димәк, оештыручылар үзләре дә алданган булып чыга, чөнки интернеттагы бу композиция Фидан Гафаров башкарган җырлар тупланган альбомнан алынган. Сүз уңаеннан, концертның бу өлеше иң сентименталь урын булды. Җыры да шундый. Фидан Гафаровның рухына дога булып ирешсен.

Фото: Нур Алиевның постыннан скриншот

Легендар җырчыларны искә алу – мактауга лаеклы күренеш. Бер киңәш тә бирим әле: Казанда узачак «Татар җыры»нда Резедә Шәрәфиеваны искә алмаслар микән?!

Фидан Гафаровның репертуарында булган «Адаштым» җырын, яңартып, Уфада Әнвәр Нургалиев башкарды. Аның да шушы чыгышы алдыннан борчылуы сизелде. Чыгышы тәмамлангач, ул: «Легендар шәхесләребезнең исемнәре һәм моңнары мәңге хәтеребездә калыр», – диде.

Сәхнә артында җырчы белән аралашып алдык. «Бу чыгышым эмоциональ яктан кыенрак бирелде. Беренчедән, Фидан Гафаровның кабатланмас тембры һәм үзенчәлекле манерасы бар иде. Ул башкарган җырны җырлау – зур җаваплылык. Икенчедән, «Адаштым» җыры хисләргә, тойгыларга бай. Шушы композицияне башкарганда, Фидан абый күз алдымда булды. Бу җырны концертларымда башкарганда, тамашачы елый һәм хәтта басып алкышлый», – диде Әнвәр.

Алга таба абзацларның баш исемнәрен җырчыларның исемнәре белән атыйм. Сезгә уйланыр өчен бу, җырчыларның фамилияләрен атап, татар эстрадасын ничек белүегезне тикшерегез.

Илназ, Альберт

Концерт программасында соңгы арада сәхнәдә балкымаган Илназ Сафиуллин һәм рэп башкаручы Альберт Нурминский да бар иде. Кызганыч, самолетның очу вакытын берничә тапкыр кичектерү сәбәпле, Альберт концертта катнашмады. Журналист буларак колагым гел сафта булгач, ишетеп алдым – ул җырчылар һәм алып баручылар кергән чатка: «Килеп өлгермим, Казандагы концертта очрашырбыз», – дип аудиоязма яздырып җибәргән.

Ә Илназ булды һәм үзенең легендар «Мин яратам сине» җырын башкарды. Тамашачы аны хәтерли икән. Нәкъ шушы җыр яңгыраганда, күбебез яшүсмер чакта авылда кич чыкканда биегән вакытына әйләнеп кайткандыр. Шушы урында кабат оештыручыларның җырчылар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын ассызыклап үтим. Син популяр, син популяр түгел әле, дип, вак иләктән үткәрмиләр, ахры.

Әйтик, Казанда декабрь аенда узачак «Татар җыры» программасында Татьяна Ефремованы да күргән идем. Шәп бит! Узган елгы сәхнәдә, мәсәлән, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясаган иде.

Вадим, Филүс, Рифат

Вадим Захаров, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов – бүгенге татар эстрадасының «костягы». Алар – вакыт белән сыналган җырчылар. Рифат Зариповның, командасы белән сәхнәгә чыгар алдыннан, егет-кызларга: «Әйдәгез бергә», – дигәнен ишетеп калдым. Җитәкче кешенең бердәмлек өчен булуы инде бу. Артист командасы белән горурлана ала. Чыгыш дәвамында тамашачы да артистның үзенә генә түгел, командасындагы һәркемгә карый бит, шуңа күрә җырчы бары тик үзе турында гына уйларга тиеш түгел. Рифат үзенең командасы белән бер нык һәм көчле төркем булып сәхнә янына атлады.

Филүс Каһиров хәзер инде ничә еллар дәвамында «Мирас» ансамбле белән эшли. Алар да бер дулкында. Вадим Захаров исә үз командасында эшләгән Айрат Закиров (Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның улы) өчен, гомумән, продюсер кебек булды. Уены-чыны белән әйтсәң, Вадим – Айратка түгел, ә Айрат – Захаровка популярлашып китүе өчен чыгышларыннан дивидендлар түләргә тиеш.

Таиланд хатыннары янына йөрүче Данир

Онытып торам. Данир Сабиров та бар иде. Оныткач, аерым языйм инде. Мин яхшылап интервью ала алмаган бердәнбер җырчы ул. Берәр министр яки абруйлы җитәкче белән аралашу җиңелрәк кебек. Минем сорауларыма бер сүз белән җавап бирә ул гел. «Яхшы, әйе, рәхмәт» – бетте. 1 нче курста укыганда интервью алган идем мин аннан. Бик уңышлы булмаган, күрәсең. Ул чакта да: «Тәҗрибәң булмавы сизелеп тора», – дигән иде. Хәзер дә шулай уйлый бугай. «Журналистлар усал ул», – дип сүз йөрткән Иркә белән сөйләшә алдым хәтта, ә аның белән бер дулкында була алмыйм инде. Үзе әйтмешли, ул бит үзбәк, өстәвенә, әтисе ягыннан әбисе керәшен икән. Хет берәр туганы Актаныштан булса, «тучны» уртак тел таба алыр идек без.

Сорауларыма җавап бирергә ашкынып тормаса да, яныннан китмәдем. Бу аралашуыбызда Данир командасы турында берничә сүз әйтте: «Командам – икенче гаиләм. Күбрәк яшьләр белән эшлибез, чөнки, бәреп үтермәсәләр, 39 яшем тулса да, үзем күңелем белән яшь», – диде. Кырыкка якынлашуы сиздерә икән, билләре киткәли. «Бил сызласа, төрлесен кулланып карыйм. Таиланд хатыннарына да йөрим...» – ди. Массажга гына барып кайтадыр ул таиланд хатыннары янына, хатыны Миләүшә быелгы концертларда үзе дә катнаша бит... Барып карагыз.

Рәфис, Марат, Иркә

Рәфис Кәлимуллин Илдус Шәйдуллин башкарган «Якыным» җырын һәм Габделфәт Сафин репертуарындагы «Япь-яшь чаклар» композициясен башкарды. Ник үзенең берәр популяррак җырын җырламады икән? Бар инде алар. Әллә юкмы?!

Марат Яруллин да, иң беренче җыр итеп, Рафаэль Латыйповның «Юк, юк» җырын җырлады. Икенче җыры үзенеке иде. Иркә – Зөһрә Шәрифуллина һәм Хәмдүнә Тимергалиева репертуарларындагы «Бер кайтасы иде туган якка...» җырын башкарды. Шулай ук аннан соң үзенекен җырлады – анысында да «авылдан без» диде. Яшь барган саен, туган як кадере арта, диюләре хактыр.

Яхшы җырларга кытлык заманымы? Яки авторлар җырларын кыйммәт сата микән? Кеше җырын җырлауга һәркем төрлечә карый инде. Яңа сулыш өреп, яшьрәк буынга җиткерү – әйбәт. Бары тик җырлар алдыннан теге яки бу җыр кемнең репертуарында булуын әйтеп үтү кирәк.

Азат, Ләйлә, Рөстәм

Азат Фазлыев үзе генә иде. Алсу Фазлыева бу көннәрдә хаҗда. Ильмира Нәгыймова да шул сәбәпле концертта катнашмагандыр. Интернет челтәрләргә карасаң, алар бу изге гамәлне бергә кыла. Аллаһ кабул кылсын. Концертта (алга китебрәк әйтәм) Салават Фәтхетдинов та бар иде. Азат нәкъ менә «мэтр»дан соң чыгыш ясады. Үзе дә бераз борчылуын әйтте.

Ләйлә Галиева да популярлашып китте. Аерылды шул. Кайбер хатын-кыз, чыннан да, аерылгач, чәчәк ата. Сизгәнегез бармы? Әлбәттә, гаилә таркалуы – мактауга лаек түгел, Аллам сакласын. Әмма бар да хәерлесе белән, дисәң, Ләйләгә карасаң, ул тагы да матурайган һәм популярлашкан. Кеше телендә булуының да файдасы тигәндер.

Рөстәм Асадуллинның «йолдызлы» вакыты җиткән инде. Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр бит – бу менә шуның турында. Булат Нигъмәтуллинның, ялгышмасам, иң беренче «Торналар» җырының авторы – нәкъ Рөстәм. Ник ул ничә еллар элек үзе бу җырны башкармады икән? Ул вакытта ук популяр булып китәр иде, бәлки. Шулай язган, күрәсең. Сәхнәдә үз образың булу яхшы инде. Рөстәмнең үз манерасы бар, шуңа истә кала ул.

Чулпан, Гөлназ, Алия

Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи кебек легендар җырчыларга алмаш булыр микән, дип борчылуларга да урын юк, җәмәгать. Чулпан Юсупова, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина кебек җырчыларның чыгышларын карагач, бер шиксез шушы фикергә килдем. Югары дәрәҗәле җырчыларыбыз бар. Безгә – тамашачыларга – балаларыбыз белән рус эстрадасы җырларын тыңларга түгел, нәкъ менә татар җырларын кушып, биергә кирәк. Тавыш та, зәвык та бар бу ханымнарда. Гөлназ Асаева сүзләренчә, ул үзенә бирелгән җаваплылыкны аңлый.

Гөлназ, кызың ничек калды? Концертлар белән йөреп торасың, сагындырамы? Әле кабат әни булырга уйламыйсыңмы?

Зур бит инде, аңлый. Әлбәттә, бәләкәч алып кайтасы килә, ләкин әлегә өйдә утырырга әзер түгелмен. Концертлар, чыгышлар бар. Шулай да, Аллаһ боерса, бер малай алып кайтыр идем.

Шулай шул, я монысы, я тегесе, дигәндәй. Популярлашып буламы соң, үзең ничек уйлыйсың?

Әкрен генә… Дөресен генә әйткәндә, иң популяр җырчы булам, дигән максат куймыйм үземә. Үз тамашачыма яхшы җырлар яздырам, сыйфатлы концерт күрсәтәм. Глобаль зур максатларым юк. Үз темпымда әкрен генә эшлим. Ходайдан бирелгән моңым бар.

Тамашачыны шаккатырырга тырышасыңмы?

Шаккатыр өчен тамашачы циркка барсын. Башта әйләнеп, өстән килеп төшүләр нәкъ менә шунда. Ә татар сәнгатенең асылында моң һәм тавыш ята. Эчке тойгыларымны, хисләремне җырларым аша тамашачыга җиткерәм. Шоу эзләп, безнең концертка килү кирәкми. Эстрада белән цирк сәнгатен бутамасыннар.

Ходайдан бирелгән моңның кадерен беләсеңме?

Бу – минем өчен зур байлык. Үз өстемдәге җаваплылыкны да аңлыйм. Аллаһ биргән тавышымны кулланмау гөнаһ булыр иде.

Җырчы булуың акча китерәме? Күпме?

Китерә инде. Теге, ни… ипигә-майга, уылдыкка җитә.

Балык уылдыгынамы яки ташкабакныкынамы?

Икесенә дә! (көлә). Бушка да барып җырлый алам. Чын, барам да җырлыйм. 70 яшьлек әбекәй чакырган иде бер. Казаннан ерак түгел иде, көнебез буш иде, бардык та җырладык, акча алмадык. Күзләрендә күпме шатлык күрдем!

Яшь булуыңа карамастан, олылар кебек фикер йөртәсең.

Принципларсыз яшәп, гел кеше башыннан йөреп булмый бит инде. Акча эшлим, байыйм дип кенә яшәлгән көн – заяга үткән көн, минемчә. Кыен чакларда халыкны канатландырып җибәрү дә – безнең бурыч. Артист – халыкның колы инде ул.

Кызың балалар бакчасына йөриме? Дәүләтнекенәме?

Юк, шәхси садикка йөрибез.

Күп түлисезме?

Әллә инде… Аны Вильдан түли. Бу түләүләргә ул җавап бирә.

Аннан акча сорыйсыңмы?

Бик сирәк, сорамыйм да диярлек.

Иренеңне үз акчаңа ясаттыңмы?

Әйе, менә син дә ясаткансың, ирең түләгәндер инде. Миңа да менә сорарга өйрәнергә иде. Гаилә тормышында көчсез булу да кирәк. Өй янына машина белән кайтып туктагач, җитәкче булуымны онытырга тырышам. Өйдә иркә, көчсезрәк хатын буласым килә. Мин өйрәнәм, әле теләгәнчә булып чыкмый, барыбер гаиләбездә гап-гади хатын һәм әни рольләрен генә үти алмыйм.

Күлмәк үтүкләүче Ришат

Концертта Ришат Төхвәтуллин да бар иде. Ләкин ул чыгыш ясамады, хатыны Алия Карачуринага сәхнәгә чыгар алдыннан ярдәмләшеп, аның күлмәген үтүкләп йөрде.

Алия, карап барам, үз концертларың белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйсың, бүген менә син биредә. Бу – күптәнге хыялың идеме?

Хыялым бар иде, кыюлык ягым гына аксый иде. Ришат белән Илгиз (Ришат Төхвәтуллин командасының администраторы һәм Ришатның сеңлесе Алиянең ире. – авт.) мине канатландырып тора, нәкъ алар миңа кыюлык өсти. Хыялым чынга аша, мин бик бәхетле. Сәхнә артында дулкынлансам да, тамашачы каршына чыккач, үземне башкача хис итәм. Тамашачы белән күзгә күренми торган сихри элемтә барлыкка килә.

Хәзер улыгыз Алимга ничә яшь инде? Әни булу да, җырчы булу да ничек сиңа?

Улыбызга 1,7 яшь. Әле менә беренче тапкыр 2 көнгә калдырдык. Җиңел түгел, бик сагынам. Хәзер имезмим, шуңа күрә озаккарак калдыра алам. Шулай да минем атналап гастрольләрдә йөрисем килми. Беренче чиратта, мин барыбер әни. Озын-озак юлларда йөрү, улымны атналар буе күрмәү миңа туры килми.

47 ел сәхнәдә булучы Фәридә ханым

Фәридә Тимербаеваны аерым язып үтәргә булдым. Аның «Татар җыры»нда катнашуы беренче тапкыр икән. Ул Салават Фәтхетдинов белән бергә укыган. «Агалар суга кирегә, яшьлеккә таба», – дип моңланды ул. Минем Фәридә ханым турында ишеткәнем бар иде, ләкин сәхнәдә беренче күрүем. Ул – Башкортстанның халык артисты. Композитор Роберт Тимербаев белән бергә гомер итүләренә икенче елга 45 ел була! 2 ул тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныклары бар. Фәридә ханым белән бераз гәпләшеп алдык.

«Барс медиа» ширкәте

Халык концертларга йөриме?

Элеккеге белән чагыштырганда, хәзер сүлпәнрәк. Үзегез дә сизәсездер.

Сезне моңа кадәр концертларда күргәнем юк иде.

Әле менә беренче тапкыр чакырдылар, рәхмәт инде. Хәзер без оныклар карыйбыз. Балалар үсте. Иң кече оныгыбызга 10 яшь. Тагын бәләкәчләр алып кайтмаслармы әле, көтәбез.

Сез сәхнәдә инде ничә ел?

47 ел, сеңлем, күз алдына китерәсеңме?! Үкенерлек түгел.

Бәхет нәрсәдә?

Кешенең бәхетле булуы үзеннән тора. Аллаһка шөкер, тигез тормыш итәбез, балалар үстердек, оныклар сөябез.

45 ел эчендә төрле чак булгандыр? Сәхнә тормышында – тагы да...

Булды инде, тормыш бит ул. Түземлек һәм сабырлык кирәк. Роберт абыең белән танышасы килеп, миңа мөрәҗәгать итүчеләр дә булды хәтта. Ирең шәп, безне таныштыр әле, дигәннәре бар иде.

Ахмаклык инде бу...

Килешәм. Хатын-кызның төрлесе бар, гаиләне сакларга кирәк. Игътибар итмәдем. Роберт абыең гел гаилә өчен яшәде, Аллаһка шөкер.

Шәрәпҗан

Шәрәпҗан – татар эстрадасының феномены. Авыр чакларда кешенең бераз кәефен күтәрү өчен булса да, эстрадада мондый образ кирәк иде. Башкалар кебек булу – иң җиңел юл. Ә син үзең булып кара! Тапталмаган сукмак буйлап атлаган кебек бит ул. Шунысы белән кызык та. Бары тик уңышлар телим. Шәрәпҗан – озак гомерле проект булсын.


Рамил Шәрәповның чыгышыннан соң Рифат Зарипов белән сөйләшеп алдык. Рифат та сәхнәдә төрле образлар булу яклы. «Рамилгә карап, тамашачы «гел шаяра да гел сикерә» дип уйласа – ялгыша. Аның концертында җитди өлешләр бар. Барып карасыннар», – диде ул.

Салават һәм Айдар

Фамилияләрне белү буенча иң җиңел этап. Тере легендалар. Салават Фәтхетдинов легендар «Уфтанма» һәм «Салкын чәй» җырларын башкарды. Монда сүзләр артык инде. «Уфтанма»дан соң залның «Са-ла-ват» дип кычкыруы гына ни тора! Без бәләкәй чакта тыңлаган кассеталарның берсендә дә шулай ук: «Са-ла-ват» дип башланган җыр бар иде. Тере легенда, кабат язам.

Айдар Галимов исә «Алтын барс» премиясенә лаеклы җырлардан торган попурри башкарды. Композициягә «Мин сагынмыйм яшьлегемне», «Җанымның яртысы», «Синең күзләр», «Яшәргә икән – яшәргә», «Кызыл розалар» җырларыннан өзекләр кергән иде.

Бер генә сорау: Салават Зәкиевич сәхнәдән, шаярып, Вадим Захаровның сәхнә артына кереп егылуын сөйләде. Стадион булгач, сәхнә шакмаклы бит, тамашачылар дүрт яклап утыра. Һәр якка да карап җырларга кирәк. «Вадимның айнык килеш тә башы әйләнгән», – диде. Минем, айнык булган түгел килеш, башым нишләр, диясе килде микән?!

Кабат очрашканга кадәр

Татар теле бетәр инде ул, дип борчылучыларны юата алам. Уфада татар җырын тыңларга 8 меңләп кеше килгән. Акчасын да кызганмаганнар, вакытын да тапканнар. Билет бәяләре 1 меңнән башлап 5 меңгә кадәр иде. Тамашачылар арасында яшь парлар, яшүсмер балаларын ияртеп килүче гаиләләр күренде. Димәк, татар җырын тыңлыйлар бит. Сәнгать һәм мәдәниятнең турыдан-туры бурычларының берсе – туган телне саклау, аны киләсе буынга тапшыру. Оештыручылар үзләренең хезмәте белән, димәк, шушы миссияне үтәүгә үз өлешләрен кертә. Булдыралар, молодцы. Шелтә, тәнкыйть булмый, көтмәгез. Казандагы 26 нчы «Татар җыры»на барып карыйк әле, «неужели» бәйләнерлек урын булмас?!

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 26 ноябрь 2025
    Исемсез
    Фидан абый җырламады анда, ишетелә ич.
  • 26 ноябрь 2025
    Исемсез
    Көзге ачы яңгырлы, җилле көннәр... Казанда да елмаеп кына йөрмиләрдер әле.. "Уфада кешеләр елмаймыйлар дип язгансыз"))
  • 25 ноябрь 2025
    Исемсез
    Концерт дип укырга
  • 25 ноябрь 2025
    Исемсез
    Искиткеч туры эфир булды. Рәхмәт! Конуерт бик охшады. Язмагыз өчен дә рәхмәт!
  • 24 ноябрь 2025
    Исемсез
    Тата теле бетә, чөнки аны кулланып, җыен юк-бар җырлыйлар
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар