Алинә Заһитова япон мультигы героена "әверелгән" - видео
Япония тамашачысы татар кызын бик җылы кабул иткән.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядә Taiiku-kai TV дип аталган телешоуда катнашкан. Социаль челтәрләрдә фигуралы шуучы 16 яшьлек кыз турында фикер алышалар. Япония тамашачысы татар кызын бик яратып кабул иткән.
Ул Лара Крофт образында биеп күрсәткән. Шулай ук Япония мультфильмы герое Мадоки Канамэ киемендә чыгыш ясаган. Видеодагы кадрларда күренгәнчә, Алинәне японнар җылы каршы алган.
Ул Лара Крофт образында биеп күрсәткән. Шулай ук Япония мультфильмы герое Мадоки Канамэ киемендә чыгыш ясаган. Видеодагы кадрларда күренгәнчә, Алинәне японнар җылы каршы алган.
- 16 яшьлек Алинә Заһитова, чыгышы вакытында киемен салып ташлаган: Германиядә ошатканнар, Россиядә тыйнаксызлыкта гаеплиләр дип язган идек.