Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек Алинә Заһитова, чыгышы вакытында киемен салып ташлаган: Германиядә ошатканнар, Россиядә тыйнаксызлыкта гаеплиләр (видео)

Лара Кофт булып биегән Алинә Заһитова сыланып тора торган чалбар, күн куртка кигән иде.

news_top_970_100
16 яшьлек Алинә Заһитова, чыгышы вакытында киемен салып ташлаган: Германиядә ошатканнар, Россиядә тыйнаксызлыкта гаеплиләр (видео)

Пхенчхандагы Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова Германиядә узган «Челленджер» Nebelhorn Trophy — 2018 турнирында бөтен халыкны таң калдырды. Ул кыска программада 79,93 балл җыеп җиңде. Ирекле программада 158,59 балл җыеп беренче булды. Суммада исә рекордлы 79,93 балл җыйды.

Оберстдорф шәһәрендә узган ярышларда 16 яшьлек татар кызы Лара Кофт (сериал герое) булып биеде. Сыланып тора торган чалбар, күн куртка кигән спортчы 2WEI — Survivor көенә чыгыш ясады. Ул берничә тапкыр өчле сикерү, техник яктан катлаулы әйләнүләр ясады. Тамашачы бу күренешләрдән таң калды.

Бии башлаганда, Алинә курткасын чишеп җибәрде. Фотографларга серле генә елмаеп, киемен коймага илтеп куйды. 

Кызның гадәти булмаган киемнәре тамашачыларның ачуын чыгармаган. Алар, киресенчә, Алинәнең бу гамәлен бик ошаткан, дип яза матбугат чаралары.

«Мондый чыгыштан соң, беркем дә "үсеп җитсен әле, аның әле хатын-кыз матурлыгы да юк“, дип әйтә алмый. Ул өченче тапкыр дөнья рекорды куйды. Ә күрсәтмә чыгышы — гомумән бомба!», дигән тамашачыларның берсе.

Тамашачылар мондый ачык костюм кызның фигурасын күрсәтә, бик матур дип бәяләгән. 

Алинә үзе дә Германиядәге чыгышы белән канәгать калган. Россиянең тимераякта фигуралы шуу буенча федерациясе матбугат хезмәте Алинәнең сүзләрен халыкка җиткерде. «Яхшы дип бәялим. Ләкин әле омтылырга урын бар. Бер чыгыш та идеаль була алмый, хаталар була. Тагын да иркенләбрәк шуарга кирәк. Вакыты җиткәч, бу да булыр», — дигән Алинә.

Алинәнең соңгы чыгышын рус матбугат чаралары "раскрепостилась" дип бәяләде. Рус телендә бу очракта «раскрепостилась» дип әйтәләр. Тамашачыларның кайсыберләре Алинәне тыйнаксызлыкта гаепли. Аның әле бала булуын искә төшерәләр.

Инстаграмда да Алинәне тәнкыйтьләүчеләр табылган. "Бу яшьтә болай ук ярамый", "абау, озын тырнаклары" дип язып калдырганнар.

  • 16 яшьлек Заһитова Европа чемпионы булды, 2017 елгы сезонның Гран-приен яулады. Кышкы Олимпиадада алтын медаль алды, команда ярышында көмеш медальгә лаек булды. 2018 елгы Дөнья чемпионатында Алинә бер программа вакытында өч тапкыр егылып, бишенче урында гына калган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100