news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова аяклары ампутацияләнгән «Алтын аяклы» кыз белән роликта төшкән

Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы клипта төшүе турында инстаграмда язган.

news_top
Алинә Заһитова аяклары ампутацияләнгән  «Алтын аяклы» кыз белән роликта төшкән

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япония компаниясенең косметика рекламалый торган ролигында төшкән. Биредә алар аяклары булмаган кыз белән бергә эшләгән.

Америка моделе Лорен Вассер «Алтын аяклы» кыз кушаматы белән билгеле. 2012 елда гангрена башлангач, аның бер аягын, 2018 елда икенче аягын кискәннәр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Клипта япон актрисасы 71 яшьлек Бибари Маеда да төшкән. Ул 1966 елда ук бу компаниянең йөзе булган.

Алинә үзе бу клипта төшүе турында инстаграмда язып калдырган.

Алинәне Япониядә тамашачылар бик ярата. Биредә ул тапшыруларда да катнаша. Алинә Заһитова Япониядә торт пешереп күрсәткән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар