Алинә Заһитова Япониядә торт пешереп күрсәткән

Алинә Заһитова Япониядә торт пешереп күрсәткән
Япония телевидениесендә Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән тапшыру күрсәткәннәр. Бу турыда Алинә үзе инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

“Бүген япон телевидениесендә торт ясадым. Миңа 10 минут вакыт бирделәр”, - дип яза ул.

Инстачылар Алинәнең талантына соклана. “Талантлы кеше бар эштә дә талантлы”, дип язалар. 

Тортны Алинәнең эте Масаруның тәпиләренә охшатканнар.