Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Бикмуллина: «Тормышыбыз әйбәт, тамак тук, бәлки шуңа да яхшы әсәрләр тумыйдыр»

Алинә Бикмуллинаның яшүсмерләр өчен хикәяләр җыентыгы чыкты. «Йолдызлар шулай куша» китабында мәктәп тормышы белән бәйле юмористик хәлләр чагыла. Алинә белән яшүсмерләр әдәбияты турында сөйләштек.

news_top_970_100
Алинә Бикмуллина: «Тормышыбыз әйбәт, тамак тук, бәлки шуңа да яхшы әсәрләр тумыйдыр»
Алинә Бикмуллина

«Бер утыруда биш хикәя яздым»

Алинә, яшүсмерләр өчен китапларга ихтыяҗ бармы?

Белүемчә, балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар беренче чиратта сатылып бетә. Әти-әниләр балаларга татарча китапларны бик теләп ала. Мин үзем дә китап күрсәм дә, иң беренче балаларга алырга тырышам.

«Йолдызлар шулай куша» китабы өчен хикәяләр озак язылдымы, ни өчен нәкъ менә шушы жанрда иҗат иттегез?

Китапта соңгы 2-3 елда, декрет ялында булганда язылган юмористик хикәяләр тупланды. Кулыма Илшат Сәйфуллин исемле авторның китабы килеп кергән иде, бер сулышта укып чыктым. Аны укыгач, бер утыруда биш хикәя язып куйдым. Хикәяләр чагыштырмача җиңел язылды. Гомумән яратам балалар өчен язылган шундый җиңел укылышлы, юморга корылган әсәрләрне. Алмаз абый Гыймадиевның иҗатын үз итәм, тагын Лилия Закирова бар иде, соңгы вакытта ул да сүлпәнәйде.

Китапка 16 хикәя керде, барысы да мәктәп тормышында булырга мөмкин вакыйгаларга нигезләнгән. Геройларга башта якынча гына исемнәр куйган идем. Бер хикәядән икенчесенә күчеп йөри торган төп герой бар аларда. Шәүкәт абыйның Шәвәли образы китаптан китапка күчеп йөри бит, мин дә шундый исем уйларга булдым. Уйладым-уйладым да үземнең туган авылым мәктәбем искә төште. Сыйныфта Шәмси дип йөри торган егетебез бар иде, үз исеме Илназ, фамилиясе Шәмсевәлиев булганга барыбыз да аңа Шәмси дип йөрдек. Ул да шундый ук шук, сүз артыннан кесәгә керми торган малай иде. Тоттым да төп геройга шул исемне куштым. Хикәядәге башка геройларга да классташларым, укытучыларым исемнәрен бирдем. Ул юктан гына түгел.

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында инде ун елдан артык мәктәп юк, авыл бетеп бара. Мәктәпкә мәдхия итеп, укытучыларга рәхмәт белдерү йөзеннән геройларга шундый исемнәр бирдем.

Олы Әшнәк авылының 780 еллык тарихы бар. Әдәбият-сәнгать дөньясына, фәнгә хезмәт итәрлек улларын-кызларын үстергән ул. Язучы-журналистлар Әхәт, Ренат, Рәкыйп Гаффаровлар, Кәрим Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов, тарихчы Илшат Халиуллин, татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы, аккомпаниатр Миңҗамал Мазунова. Әхәт абый хикәяләрендә авыл исемен, елга-күл, болын һ.б. таныш атамаларны күргәч шатлана идем. Укытучыларга да хикәяләрдә үз исемнәрен күрү күңелле булыр, бәлки.

Бүгенге көндә мәктәп инде юк, агач-үлән баскан, тәрәзәләре ватык, сугыштан соң калган хәрабәләрне хәтерләтә. Шушы авыр чынбарлыкны әлеге хикәяләр белән аз гына булса да оныттым, мәктәпне әсәрләрдә янә торгыздым, гөрләттем, яшәтеп алдым.

Китапның тиражы күпме? Ул сатылып бетәрме?

Китап 1500 данәдә чыкты. Алырлар дип ышанам инде үземчә. Беренче китабым булгач, әле автор буларак күбесе белми, кем икән бу, ничек яза икән дип кызыксынып булса да алырлар, бәлки.

«Яшь язучыларны кызыксындыру чаралары җитмидер»

Бүгенге көндә яшүсмерләргә нинди темалар кызык?

Ул сорауны яшүсмерләрнең үзләренә бирергә кирәктер. Мин хикәя язам да, укучы аны кабул итәрме, укыячакмы икәнен белмим бит әле. Мин күтәргән темалар, тудырган образлар, гомумән, хикәяләрнең форматы аларга ошамаска да мөмкин. Һәм бу табигый да. Яшүсмерләрне, замана балаларын кызыксындырган темаларны табу, аларны аңлау бик авыр бүгенге көндә. Һәрберебез дә балачактан килсәк тә, бүгенге яшүсмерләрнең балалык чоры безнекеннән нык аерыла, хәтта безнеке белән кисешми дә диярлек.

Балалар өчен әсәрләр язасың икән, аларны аңларга, алар кайнаган дөньяны ачарга тырышырга кирәктер. Кайвакыт телефонга шалтыратып, төрле сораштырулар үткәрәләр бит. Нинди кибеткә йөрисез, ни өчен, нәрсә аласыз, дип җитештерүче үзенең җитешеп бетмәгән, аксаган якларын ачыклый, кулланучыга нәрсә кирәклеген белә. Алга таба дөрес юнәлештә үсәр өчен эшләнә бу. Яшүсмерләрне кызыксындырган темаларны ачыкларга теләсәң, берәр зур бәйге вакытында, фестивальләрдә махсус анкеталар әзерлә. Нинди түгәрәккә йөри, нинди социаль челтәрдә утыра, нәрсә белән кызыксына, нәрсә борчый — барысын да базар икътисадындагы кебек сораштыру аша белергә мөмкиндер.

Шуннан нәтиҗә ясап, аларны кызыксындырган темаларны, борчыган проблемаларны беләсең.

Яшүсмерләр өчен язучылар аз. Ул нәрсә белән бәйле?

Хәзерге балалар укырга кергәнче үк укый белә, ә без мәктәпкә кергәч, бер ел әлифба өйрәнә идек. Алар көн саен алга бара, әти-әниләр дә аларның тизлегендә өйрәнергә, үзләштерергә, мәгълүматны сеңдерергә өлгерми. Минем улыма өч яшь, мин әле дә аңа нинди мультфильм ошаганны аңлый алмыйм. Татарчаны карамый, тәрҗемәләрне яратмый, русчасын да сайланып кына карый. Телефонны бирсәң, көлә-көлә инглизчә, төрекчә, гарәпчә сөйләшүче блогерларны кызыксынып карый. Телевизордан зомбилар турындагы фильмнарны тын да алмый карый. Менә аңла син аларны аннары!

Яшүсмерләр өчен язучыларга кытлык булуының бер сәбәбе шулдыр. Икенче яктан, һәр язучыда да яшүсмерләр өчен хикәяләр бар инде ул. Яшьләр арасында язучылар булмавы — монысы икенче мәсьәлә. Алда искә алган идем бит Лилия Закированы, аның яшүсмерләр өчен китабы студент елларында ук чыкты, бик кыска вакыт эчендә сатылып бетте. Үзе бүген кайда соң? Бәлки, яшь язучыларны кызыксындыру чаралары җитмидер…

«Урта һәм өлкән буыннар гына татар китабына тугрылыкны саклый»

Үзегез нинди китаплар укыйсыз?

Кәефкә карап… Лирикага тартылганда, шигырьләр укый алам, юмор җитенкерәмәгәндә, сатира-юморны алам, сүзлек запасым кими башлавын сизсәм, классик язучыларыбызны, исемле каләм ияләренең әсәрләрен укыйм һ.б. 

«Казан утлары» журналында чыккан әсәрләр белән танышып барырга тырышам. Балалар булгач, шулай ук кечкенәләр өчен китаплар алабыз, укыйбыз, өйрәнәбез.

Уфадагы язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй» повестен укыдым күптән түгел. Бер төндә елый-елый укып чыктым. Ни өчен нык тәэсир итә әлеге әсәр, уңышы нидә? Авторның талантында да түгелдер төп сер, миңа калса. Ул — автобиографик әсәр, аянычлы язмыш. Татар әдәбиятында зур әсәрләр язган язучыларның күбесе катлаулы, михнәтле гомер юлы узганнар, аларның әсәрләренең тәэсир итү көче икеләтә-өчләтә.

Бүгенге көндә тормышыбыз әйбәт, бөтен, тамак тук, барысы да яхшы, бәлки, шуңа да яхшы әсәрләр тумыйдыр.Алинә Бикмуллина

Иң популяр авторлар буларак кемнәрне атар идегез?

Кем арасында популяр булуга карыйдыр. Яшьләр гомумән егылып китеп татар китабы укый микән хәзер? Юктыр, миңа калса. Урта һәм өлкән буыннар гына татар китабына тугрылыкны саклыйдыр дип уйлыйм. Мине биологиядән укыткан укытучым Фәридә апа гомере буе китап яратты. Нәбирә апаның китапларын алып кына кайтам өйгә, үзем ачарга да өлгермим, ул сорап ала. Бер-ике елдан тагын шуларны ук алып укый. Соңгы елларда Зифа Кадыйрованың китаплары белән җенләнеп алды. Ягъни күпчелек халык кемне укый, шулар популярдыр инде. Үзем боларны күбрәк укыйм, боларын нык яратам дип аерып әйтәсем килми. Кәефкә дә карап укыйсың, журналларда кем күбрәк чыга, аларга да өстенлек бирелә.

Нәрсә җитми соң татар әдәбиятына?

Яшүсмерләр әдәбиятын гына алыйк. Без укыганда телевизорга чират иде, интернет гомумән булмады. Авыл белән генә яшәдек. Китапларның барысы да «аһ» итәрлек кебек иде. Хәзер балаларның күзаллаулары безнеке кебек кенә түгел, барысын да беләләр, чит илләргә дә йөриләр, башка культураларны өйрәнәләр, күп телләр беләләр. Әдәбият та шул замана белән бергә үсәргә, бүгенге тормышны яктыртырга тиештер.

Гел татарлык, миллилек, дингә генә ябышып ятмыйча, киңрәк планга чыксак, глобаль проблемаларны яктыртсак, яшьләргә дә кызык булыр дип уйлыйм.

Сорыйм инде: татар теленең киләчәге нинди?

Безгә мөстәкыйльлек җитми, ниндидер күтәрелеш кирәк, миңа калса. Мәктәпләрдә башта татар телен кыскарттылар, аннары татар телен яклау буенча комиссияләр эшли башлады. Башта татар телендәге бер радионы зур тавыш чыгарып яптырдылар, аннары тагын ачтырдылар, университеттагы татар факультеты тарихын үзегез дә беләсез… Бер караганда, бер адым артка, бер адым алга ясаган кебек уйнап утырабыз, чынында исә бер урында таптанабыз, хәтта артка күбрәк тә китәбез кебек… Хәерлегә булсын…

«Татар балалар бакчасында улым русча сөйләшә башлады»

Сез бит әле шигырьләр дә язасыз, журналистик язмаларыгыз да чыккалый. Декрет ялында да язасызмы? Язу сәләте югалмыймы?

Әйтәм бит, китапка кергән хикәяләрне декрет ялында яздым дип. Минем өчен декрет ялы «перезагрузка» вакыты: башны ял иттерәм, хоббиларны кайтарам, китаплар укыйм. Язу күнекмәсен югалтмас өчен, яхшы әсәрләр укырга, гел язып торырга кирәктер. Язу сәләте язмый торгач онытыла.  

Улыгыз татарча сөйләшәме?

Татарча сөйләшә, татар балалар бакчасына йөри.

Анда тулаем татар мохитеме, әллә рус теле сизеләме?

Барысының да исем-фамилияләре татарча, әмма татар телен белми торган балалар да җитәрлек. Ни дәрәҗәдә татарча, ни дәрҗәдә русча сөйләшүләрен әйтә алмыйм. Әмма улым русча сөйләшә башлады. «Бу өй түгел, әни, бу домик», — ди. Өйдә татарча сөйләшсә дә, балалар бакчасында шактый гына русча сүзлек запасын арттырып кайта. Әлегә татар теле җиңеп бара, алга таба ни булыр.

Гомумән, телне өйрәнү комплекслы алып барылырга тиештер ул. Гаиләдә сөйләшергә, татар мәктәбе, татар балалар бакчасына бирергә, татар мохите булдырырга, татарча спектакль-киноларга, күңел ачу чараларына йөрергә, китаплар укырга, җырлар тыңларга, тарихны өйрәнергә. Әкренләп үз мәдәнияте, тарихы, теленә карата мәхәббәт уятырга. Әни кешедән тора инде күбесе.

Яңа ел дигәч тә, рус фильмнары күз алдына килә, без аны зурлап бәйрәм итәбез. Нигә татар телендәге әсәрләр юк бу темага? Күбрәк балалар шигырьләре генә искә төшә.

Ул ислам дине белән бәйле дип уйлыйм. Безнең бәйрәм түгел бит. Яңа елның хикәяләрдә зурлап яктыртылмавы яхшымы, әллә яманмы икәнен әйтә алмыйм. Бер яктан, әлеге бәйрәм зурлап үткәрелә, ныклап әзерләнәләр, күпме акча түгелә бер көнлек бәйрәм өчен, икенче яктан, ул чит мәдәниятне пропагандалау кебек. Яңа ел гына түгел, Хеллоун, Изге Вәли көне кебек башка бик күп бәйрәмнәр дә бар бит. Димәк, үзебезнең милли бәйрәмнәребезне дә чит мәдәниятләр йота бара, дисәк була. 

Алинә Бикмуллинаның «Дегустатор булам!» хикәясен сылтамага кереп укырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100