Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алимент түләмәүчедән акча алу авырмы? Суд приставлары рейдыннан репортаж

Алиментлары буенча бурычлыларны эзәрлекләү тагын да көчәйтелде. Бу хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бурыч суммасы соңгы 4 ел эчендә бер дә үзгәрмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үз контроленә алды.

news_top_970_100
Алимент түләмәүчедән акча алу авырмы? Суд приставлары рейдыннан репортаж

Алимент түләүне кирәксенмичә, зур әҗәтләр туплаучыларны суд приставлары аулый. Кичә шундый рейдларның берсе Казанның Совет районында булды. Иң элек, суд приставлары Кызыл Позиция урамы, 15 нче йортка барды.

1982 елгы Ә. Р. озак көттермәде: ишекне бер шакуга ачты. Ире дә өйдә иде. Дүрт бала ата-анасы үз хокукларыннан 2017 елның августында мәхрүм ителгән. Исерткечләр белән нык мавыгулары һәм балаларга яшәү өчен шартлар булмавы аркасында гаиләдән балаларны алганнар.

Суд карары нигезендә, Ә. бер балага аена 9600 сум тирәсе акча түләргә тиеш. Өч башкарма производствоны исәпкә алсаң, аена 30 мең сум акча дигән сүз. Ел дәвамында һәр балага бурыч 100 мең сумнан арткан, өч башкарма производство буенча ул 300 мең сум дигән сүз. Моннан тыш, әле күптән түгел генә балигъ булган олы баласына да 90 мең сумлык бурычы җыелган. Гомуми бурычы 400 мең сумга якын.

Ә. башта, бераз югалып калып, ел дәвамында үзенең берничә тапкыр “больничный”да булуы белән акланырга тырышты. Гәрчә моны раслаучы кәгазьләрен күрсәтә алмаса да. Дөрес, кулы гипста, бәйләнгән иде. “Иртәгә, берсе көнгә перевязкага бармакчы булам”, - диде.

Рәсми эш урыны да юк, ире эшләгән акча хисабына яшәүләрен әйтте.

– Эшкә урнашып, ана хокукын кайтарырга телим, шуңа күрә юристка мөрәҗәгать итмәкче булам. Балалар апада, без аның белән балалар белән күрешеп торачагыбыз турында килешкән идек, ә ул очрашырга ирек бирми, - ди Ә.

– Безгә суд карарын да күрсәтмәделәр. Апасы балалар белән очраштырмый, җитмәсә, апасының ире туберкулез белән авырый, - дип өстәде Э.ның ире.

Ә. үзен тыныч тотарга, тавыш күтәрмәскә тырышты, тик суд приставлары андый “тәртипле” кыяфәткә карап, “матур” сүзләр тыңларга гына килмәгән шул. Алимент түлисе кайчан да булса искә төшәрме дип, болай да бер ел буе көткәннәр. Суд приставлары хатынның матди хәлен бәяләр өчен, фатирларындагы милекне карый башлады.

– Хәзер милкегезгә арест салабыз, ләкин алып китмибез, сездә калдырабыз. Милекне куллана аласыз, әмма кемгәдер бирү хокукыгыз юк. Юкса, җинаять җаваплылыгы яный, - дип кисәттеләр.

Микродулкынлы пич эшләми булып чыкты. Суд приставлары арест салырлык берничә көнкүреш җиһазы тапты үзе: мультиварка, электр җылыткыч, музыкаль колонка, кресло-урындыкны арест кәгазе исемлегенә керттеләр. Ә фатирдагы кер юу машинасы һәм телевизорга моңа кадәр арест салган булганнар. Алары иренә карата башкарма производстволар буенча. Сүз уңаеннан, ачыклык кертеп үтик: балаларын шундый язмышка дучар итүче ата-аналар алиментны һәркайсы аерым түләргә тиеш икән. Аның күпме бурычы җыелганын суд приставлары кичә төгәл әйтмәде. Ир ул җиһазларны үзе сатып, акчасын бирәчәгенә гариза язганын әйтте.

Суд приставлары әҗәтлеләрнең арест актына шикаять бирә алуларын искәрттеләр. 10 көн эчендә шикаять бирелмәсә, арест салынган милек сатуга җибәреләчәк һәм акчасы бурычны каплау хисабына опекунга юлланачак.

Документлар тутырган арада, Ә. суд приставларыннан киңәшләр сораша башлады. Балаларны кайтару өчен кайда мөрәҗәгать итәргә дигәч, суд приставлары үзләренең тулы консультация бирә алмауларын, бары тик опека органнарына барырга кирәклеген әйттеләр.

– Консультация бирмисез, ә акча суырасыз, - диде кызыбрак киткән ире.

Әйтерсең лә, шушы көнгә китереп җиткерүдә, тау-тау бурычы җыелуда үзе түгел, башка берәү гаепле.

– Без ул акчаны сезнең балалар өчен алабыз. Сез аларны тәэмин итәргә бурычлы. Сез үзегез шушындый хәлне китереп чыгарган. Хәзер бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Бары тик үзегез гаепле, балигъ булмаган балалар сезнең ваемсызлык аркасында зыян күрә, - дип аңлатырга тырышты суд приставлары.

Ә. әйтүенчә, 18 яшен тутырган олы баласы алименттан баш тарта һәм кечерәк туганнарын карарга теләвен белдергән. Суд приставлары моның өчен опека бүлегенә гариза язарга кирәклеген әйттеләр. Ханымга сәгать 9 га суд приставлары бүлегенә килергә повестка бирелде. Әгәр килмәсә, мәҗбүри китерттерү турында карар чыгарылачагы турында кисәттеләр.

– Мин качып йөрергә җыенмыйм, - дип Ә. 9 га ук килеп җитәргә вәгъдә бирде.

Совет районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары – өлкән суд приставы урынбасары Юлия Сердюк аңлатканча, закон нигезендә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча, алимент түләмәгән өчен административ җаваплылык каралган. 2 айдан соң да түләүләр булмаса, җинаять җаваплылыгы кузгатылырга мөмкин. Мондый очракларда бурычлының эшкә яраклылыгы, эш урыны булуы, киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге, айлык түләүләре исәпкә алына. Озак түләми яшәгән өчен, 10 тәүлеккә кадәр административ арест, 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә дә хөкем итәргә мөмкиннәр.

– Төрле хәлләр була. Тәрәзәдән сикергән чаклары да була хәтта. Каршы килергә, комачауларга тырышучылар да очрый, ә без милекне карарга бурычлы. Үзләрен адекват тотмаучыларга карата 17.8 маддәсе буенча беркетмә төзелә. Шуңа күрә безнең белән суд приставлары эш тәртибен тәэмин итү буенча хезмәткәрләр йөри, алар куркынычсызлык өчен җавап бирә. Урында ук полиция органнары чакырылырга мөмкин. Кайчак бурычлы үзе полиция чакыра, янәсе, безнең керергә, тикшерергә хакыбыз юк. Ә без ни өчен киләнебезне аңлатабыз, документларны күрсәтәбез. Ул вакытта полиция хезмәткәре, әлбәттә, эшнең нидә икәнен аңлый, - ди Юлия Сердюк.

Рейдыбызны дәвам итеп, Совет районы Ново-Азинская урамында яшәүче, балигъ булмаган баласы өчен алимент түләмәүче тагын бер хатын янына барсак та, ишек ачучы булмады. Суд приставлары бу ананың баласы опекада булуын, хатынның 300 мең сумнан артык бурычы җыелганын белдерде. Шулай ук ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Күршеләре аның тәртипсез тормыш рәвеше алып баруы турында әйтә.

– Бирегә кабаттан киләчәкбез, янә ачмаса, мәҗбүри алып бару карары кабул ителәчәк. Административ җаваплылык мәсьәләсе кузгатылачак, - диделәр приставлар.

Без йөргән арада бүлеккә тагын ике бурычлыны алып килү турында хәбәр иттеләр. Суд приставлары шунда юл тотты. Анда административ беркетмә төзеләчәк.

– Без алиментлары буенча бурычлыларны 24 сәгатькә тоткарлап, аннары полиция бүлегенә озатачакбыз, ди суд приставлары.

Казанның Совет районында алиментлары буенча бурычлары булганнарга карата 1,5 меңнән артык башкарма производство исәпләнә. Бурычлыларның милек хәлен белү өчен, приставлар атна саен 2-3 шәр тапкыр чыга.

  • Республикада алимент буенча җыелган бурычның гомуми күләме 3 миллиард сумнан да артып китә.

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский, Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта, массакүләм мәгълүмат чаралары да алимент түләмәүчеләр турында тискәре карашлы, тәнкыйди материаллар язса, уңай файдасы булырга тиеш, дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100