news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Яңа ел белән котлау – алдагы 365 көнең матур булсын, дип теләү ул»

Яңа ел бәйрәме якынлаша башлау белән, кешеләр арасында «Бу – мөселман бәйрәме түгел», «Яңа елны каршыларга ярамый», «Әлеге бәйрәм белән котлашырга ярамый» дигән сүзләр йөри башлый. Мондый темаларны аеруча да мессенджерлардагы төркемнәрдә куертырга яраталар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге сорауларга ачыклык кертте.

news_top
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Яңа ел белән котлау – алдагы 365 көнең матур булсын, дип теләү ул»
Фото: © «Татар-информ»

«Ирем эчә» дип зарланып йөргән хатын, аракы куеп табын ясый да, иренә аракы эчертә»

Җәлил хәзрәт, мөселманнарга бер-берсен Яңа ел белән котларга ярыймы?

«Хәерле иртә», «хәерле көн» дип телибез бит бер-беребезгә. Беркем дә гаепләми. Монысы – алдагы 24 сәгать яхшы булсын, дип теләү. Ә Яңа ел белән котлау – алдагы 365 көнең матур булсын, әйбәт булсын, дип теләү. Моның нәрсәсеннән куркасың инде. Телибезме, теләмибезме, ел исәбен шушы исәп белән алып барабыз, хисап тотабыз, эшне планлаштырабыз.

Монда бернинди шик-шөбһә була алмый. Менә миннән: «Син ничәнче елгы?» – дип сорасалар, «1956 елгы», – дип җавап бирәм. Бөтен кеше дә шулай ди. Хәзер ничәнче ел, дисәләр: «2025 ел, аннан соң 2026 ел килә», – дибез. Сәгать исәбен алып барган шикелле бит инде бу. «Алдагы көнең матур үтсен», «елың матур үтсен» дип теләргә ярыймы, дигән шик-шөбһә булырга мөмкин түгел.

Яңа ел бәйрәмен, табыннар корып, табын артында каршылау турында да фикерегезне ишетәсе килә.

Ул бит нинди табын үткәрүеңнән, аның хәләллегеннән тора. Без үзебез каршыламыйбыз, беркайчан да каршыламадык, ул гадәткә кергән инде. Ләкин каршылаган кешегә сүз әйтмибез. Яңа елны гына түгел, теләсә кайсы бәйрәмне өстәлгә хәмер куеп үткәрү дөрес түгел. Ә Коръән укып, вәгазь сөйләп, хәләл табын әзерлисең икән, куркырга кирәк түгел. Төп бәла – харам ризыкта, харам эчемлектә. Матур, хәләл өстәл ясап, туганнарың белән җыелып утыруда нинди куркыныч бар?

Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: «Без, табын ясап, матур итеп утыра торган идек. Иске ел беткәндә, арабыздагы иң карт кеше Коръән укый, ә Яңа елга чыккач – иң яшебез укый. Шулай бер-беребезне котлый торган идек», – дип. Менә шулай котлашып, 1-2 рәкәгать намаз укып куюның нәрсәсеннән куркасың?!

Менә «Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә икән» дигән сүз бар бит инде, әйеме. Ел буе «ирем эчә» дип зарланып йөргән хатын, аракы куеп табын ясый да, иренә аракы эчертә. Бу – тагын ел буе айнымасын, махмырдан тилмерсен, дигән сүз инде. Бу – тилелекнең теге ягы!

Безнең җәмгыятьнең бөтен бәласе – хәмердә. Балаларыбыз тәртипле булсын, дибез, үзебез, өстәлгә хәмер куеп, Яңа ел каршылыйбыз. Ел буе тәртипсезлек дәвам итсен, дигән ният белән ясыйбыз табынны. «Яңа елны ничек каршыласаң – шулай үтә» булгач, әйдәгез, бер-беребезгә матур теләкләр телик, өстәлгә аракы куймыйк. Аракы дигән афәт – бозыклыкның анасы.

Котларга ярамый, дип сөйләүләре дә – тилелекнең бер чиге, дигән шикелле…Ә менә болай хәмер, харам куйган җирдә теләкләр дә кабул булмый. Андый өстәл артында теләк теләү – бер файдасыз. Шуңа да, менә болай итеп каршылау, бәйрәм итү – бернинди кысаларга да сыймый. Акыллы кеше моны эшләргә тиеш түгел. Аракы белән быкырдап, сүгенеп… Бөтен бозыклыгы бәйрәмдә чыга бит аның. Янгыны, үлеме…

Аннан, гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, шулай бит? Ә туган көн саен, Яңа ел саен кешенең гомере кыскара, үлеме якыная. Елга 2 тапкыр «Аллаһка шөкер, үләбез, әҗәлебезгә якынаябыз» дип бәйрәм итәбез! 31 декабрь көнне Коръән укып, үткәннәргә хисап ясап, тәүбә кылып, «киләсе елны хәерле ит, гөнаһларымнан арала» дип дога кылып каршылау – икенче нәрсә.

«Балаларда «бәйрәмнәргә дә җибәрмиләр икән» дип, ислам диненә карата начар караш туа»

Яңа елда балаларга бәйрәм күчтәнәчләре, бүләкләр бирәбез. Бу – ярый торган гамәлме?

Монысы да ике яклы мәсьәлә. Бу инде электән шулай килгән, дәвам иткән. Мәсәлән, балалар бакчасындагы бер төркемгә 14 бала йөри. Яңа елдан соң сөйләшәләр болар, сиңа бәйрәмгә әти-әниләрең нинди бүләк бирде, дип. Берсе «шуны бирделәр» ди, икенчесе «тегене» ди. Ә берсе: «Безнең әти-әниләр – намаз укучы мөселманнар, безгә бүләк бирмиләр», – ди. Шуннан соң төркемдәге калган 13 бала нәрсә ди? «Ярый безнең әниләр намаз укымый әле. Мөселман булсалар, намаз укый башласалар – бүләк тә, туган көн дә булмый, барысы да начар була икән», – ди. Бүләк алмаганы да моны кабул итәдерме, юктырмы әле – кечкенә бала булгач, бик шөбһәле. Моны балалар ислам диненең кимчелеге дип кабул итәчәкләр. Сабый вакытлары бит. Барысы да бәйрәм иткәндә, ничек итеп аларны бу сөенечтән читтә калдырырга инде? Әлбәттә, чит илләрдә, ислам илләрендә Яңа ел бәйрәм ителми, анда бернинди дә проблема юк.

Без өйдә чыршы бизәмибез, балалар кечкенә вакытта да бизәмәдек, хәзер дә куймыйбыз. Менә шулай кабул ителгән. Ә бүләк бирәбез. Кайсы кеше балаларын Чыршы бәйрәменә җибәрми. Башка балаларда исә «бәйрәмнәргә дә җибәрмиләр икән» дип, ислам диненә карата начар караш туа. Телибезме, теләмибезме, бу – ислам динен тискәре яктан күрсәтү була. Монда бераз акыл белән эшләргә кирәк. Үсә төшкәч, үзләре барысын да аңлый башлый алар. Безнең дә балалар аңлады, оныкларыбыз да аңлап үсеп киләләр. Яңа елны да каршылаганыбыз юк, ләкин бәйрәм көннәрендә туганнар җыелышып алабыз, аннан бер җиребез дә кителми.

Шуңа күрә мин беркемгә дә «ник каршылыйсыз» дип әйтмим. «Тәүбә кылып, матур утырыгыз» дип кенә киңәш бирәм. Һәрнәрсәне акыл белән эшләргә кирәк.

Яңа ел бәйрәме үзе каян чыккан соң? Европада Раштуаны 24е бәйрәм итәләр. Чөнки 22се көнне көн кыскарып туктый, 23е көнне тик тора. 24 декабрьдә 1 минут өстәлә дә, көн озыная башлый. Бөтен халыклар да шушы көн озыная башлаганны «көн туды» дип, «яктылык караңгылыкны җиңде» дип бәйрәм иткәннәр. Яңа ел – менә шуннан башланган бәйрәм ул.

Чыршыга килгәндә дә, дөнья халыкларында чыршы очы белән күккә карап тора. «Ель» дигән сүзе дә «юл» дигәннән алынган аның. Ул кыш көне дә, җәй дә үзгәрми. Халыклар ислам динен кабул иткәнче, чыршы мәңге яшел, матур агач булып саналган һәм Европага да төрки халыклардан кергән, – дип аңлатма бирде Җәлил хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар