news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бер-беребезнең кимчелеген күрсәк, шунда ук сөйләргә тотынабыз»

news_top
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бер-беребезнең кимчелеген күрсәк, шунда ук сөйләргә тотынабыз»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кешеләрнең бер-берсендә начар якларына гына игътибар бирүе, ә яхшылыкларын гадәти хәл буларак кабул итүе зур хата булуын искәртте. Бу хакта ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә яшьләр өчен оештырылган вәгазьдә сөйләде.

«Тормышта гел яхшы сыйфатлы кешеләр генә очрап тормый, төрле тискәре сыйфатлы кешеләр дә очрый. Мәсәлән, исерек, гайбәт сөйләүче һәм башкалар. Ләкин ул кешеләргә дә рәхмәт күзе белән карарга тиешбез, нәфрәт күзе белән түгел. Ул да – Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе. Исерек аунап ята икән урамда, син, иң беренче чиратта, шөкер итәргә тиеш: «Әлхәмдүлилләһ, мин бу кеше урынында түгел», икенчесе – «Йә Раббым, мине шул кимчелекләрдән сакла», өченчесе – «Йә Раббым, шушы бәндәңә тәүфик-һидәят бир», – дип әйтергә.

Бу күренеш бездә аракыга нәфрәт уятырга, ләкин ул кешегә без рәхмәт хисе белән карарга тиешбез. Мәсәлән, балаңның кимчелеге бар икән, нәфрәт белән карыйсыңмы яки кешеләргә кимчелеге турында сөйлисеңме?

«Мөселман – мөселманның көзгесе» дигән хәдис бар. Көзгегә карап, кимчелегеңне күргәч, урамга чыгып, «минем шундый кимчелегем бар» дип кычкырмыйсың бит: я бетерәсең, я каплыйсың. Ә без бер-беребезнең кимчелеген күрсәк, шунда ук сөйләргә тотынабыз. Димәк, «мөселман – мөселманның көзгесе» дигән хәдис – нинди генә кимчелек күрсәң дә, «сөйләргә, карарга, тыңларга тиеш түгел» ди Пәйгамбәребез. Кызганычка, без бер-беребезнең яхшы ягын түгел, ә кимчелекле ягын күрәбез. Яхшы якны күрсәк тә, аны «шулай булырга тиеш» дип кабул итәбез», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар