news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, ачуын чыгарып кара»

news_top
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, ачуын чыгарып кара»
Фото: © «Татар-информ», архив

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, кешенең намаз укуы, ураза тотуы, зәкят бирүе үзе өчен эшләнә һәм горурлану өчен сәбәп булып тормый, диде. Бу хакта ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә оештырылган очрашу барышында әйтте.

«Ислам кануннары ул – Аллаһы Тәгаләне тану, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, Хаҗ кылу гына түгел. Әлеге кануннар безгә гомумкешелек сыйфатларыбызны саклау һәм үстерү өчен бирелгән инструмент кына булып тора. Шуңа күрә Гомәр разыйаллаһү-ганһүм әйткән бит: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән бергә юлга чыгып, күрше булып һәм әҗәткә акча биреп кара», – ди. Әле мин тагын берне өстәр идем: ачуын чыгарып кара. Ачуын чыгарсаң, үзенең дә, синең дә кем икәнлегеңне әйтеп бирә.

Намазны үзебез өчен укыйбыз, уразаны үзебез өчен тотабыз. Болар – барыбер күпмедер дәрәҗәдә нәфеснең чагылышы. Өебез, хатын, гаражда әйбәт кенә машина бар: «дөнья» дигән пирогтан бер кисәк эләктердек һәм «җәннәттә дә берәр әйбәт квартира эләктереп булмасмы икән» дип уйлыйбыз. Кем өчен тырышабыз – үзебез өчен. «Мин намаз укыйм, мин ураза тотам», – дип әйтү горурланырга мөмкинлек бирми. Чынлап дини булсак, без башкаларга да мәхәббәт күзе белән карарга, аларны да кайгыртырга тиеш булабыз», – дип аңлатты Җәлил хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар