Җәлил музей-фатирында Әниләр көне уңаеннан Роберт Миңнуллинга багышланган кичә үтәчәк
Муса Җәлил музей-фатирында Әниләр көне уңаеннан «Кызыл ромашка» клубының «Мин яратам сезне, чордашларым!...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. «Кичә Тукай Җәлил, Алиш премияләре лауреаты, Андерсен исемендәге Почетлы Диплом иясе, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышлана», дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге.
Әдәби-музыкаль кичә 19 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.
Роберт Миңнуллин бер әңгәмәсендә болай дигән: «Минем иҗатымда әнкәй образы бик зур урын алды. Әнкәй турында җырларым, шигырьләрем бик күп. «Әнкәй» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки Җирдәге иң бөек кеше – Ана!»
Кичәдә Роберт Миңнуллинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар һәм шагыйрьгә багышланган «Гомер моңы» спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк. Чарада язучы Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллинның якыннары, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре, җырчы Рөстәм Егоров һәм башкалар катнашыр дип көтелә.