Җәлил бистәсендә мәчет янында машина юл читеннән барган хатын-кызны бәрдергән
Бүген Сарман районы Җәлил бистәсендә бер машина юл читеннән барган хатын-кызны бәрдергән.
Җәлилдә яшәүче бер ханым сүзләренчә, бу хәл мәчет янында булган. Юл читеннән барган хатын-кыз 1953 елгы, дигән хәбәр таралган. Ул исән калган, Әлмәт хастаханәсенә алып киткәннәр.
Машина йөртүченең кем икәне билгеле түгел. Кемдер, олы ир яшьтәге ир-ат булган, ди. Рульдә яшь егет булган, дигән сүзләр дә йөри бистәдә.
Видеода күренгәнчә, бер хатын-кыз юл читеннән бара. «Нива» машина да юлдан чыгып, тротуардан хәрәкәт итә, ул хатын-кызны бәрдерә. Аннан машина юл билгесе баганасына бәрелә.