Әлфия Хәсәнова: «Миңа блат та, сват та кирәк түгел! Хезмәтемне бәяли алган кеше кирәк!»
- Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова Тинчурин театрында 1979 елдан бирле эшли. Быел аңа 70 яшь тулды. Әлфия Якуп кызы Хәсәнова 1952 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының Саба районы, Чәбки–Саба авылында туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.
«Журналистлар алар куркыныч кешеләр: бер төрле сөйләшәсең, алар икенче төрле уйлый да, өченче төрле язып чыга. Соңгы елларда мин бер журналист белән дә сөйләшкәнем булмады. Синең белән интервьюга да бик сакланып кына килдем, чөнки Уфа юлларында без бер-беребезне аңладык кебек тойдым. «Бу хатын-кызның да фикер сөреше минеке кебек икән, ләкин ул бераз гына читкә тайпылган, ә бит туры юлдан да барырга мөмкин», дигән фикер туганга бу очрашуга риза булдым», дип башлады сүзен затлы кызыл күлмәге белән королева кебек кәнәфигә утырган Әлфия Хәсәнова. Уфа юлларында диюе, без бергә «Нур» театрына барган идек. Юлда бәхәсләштек тә, килештек тә, һәрхәлдә бер-беребезнең фикеренә хөрмәт калды кебек.
Сез минем кайда читкә тайпылуымны да күрсәтә аласызмы?
Мин ул вакытта синең турында чын-чынлап сатлыкҗан икән, моның үз фикере юкмы икән, бу бит кеше кушканны гына яза белә торган журналист икән дип уйлый идем. «Нишләп бу журналист: «Мин моңа интервью бирер идем» дип без кызыгырлык дәрәҗәгә менәргә тырышмый икән», дип уйладым. Чөнки фикерең, әйтер сүзең бар, ә үзең болар кушканны язасың – миңа андыйлар кызык түгел. Театрда да «ләббәйкә», дип баш иеп яшәгән артистлар кызык түгел. Бу бит тормыш! Ул ялтырап яткан Агыйдел түгел, алай ялтырап кына ятса да кызык булмас иде, айкалырга-чайкалырга, бер давыллап, бер тынарга тиеш. Театр да тере организм – ул да шулай булырга тиеш.
«Безне аердылар соңгы вакытта. Шуңа күрә без бүгенге көндә шундый хәлдә...»
Әлфия апа, сез шактый «давыллы» актриса, кайчагында бу очракта телемне тыеп калсам яхшырак булган булыр иде дип уйлыйсызмы?
Миңа гел шулай дип әйтәләр. Мин берсендә театрдагы җыелышка авызыма скотч ябыштырып килдем. «Сабыр рахман» дип утырам шулай, янәшәмдәге Сәлимгә дә (Сәлим Мифтахов – Татарстанның атказанган артисты. Авт) әйтеп куйдым: «Мине ныгытып тот, бер сүз дәштермә», дидем. Шул вакыт директор мине сәхнәгә чакырып, «Татар сүзе» бәйгесендә шигырь укуым өчен грамота бирде. Сәхнәгә менгәч, скотчны авыздан алдым да: «Их, сүз әйтмәм, дип килгән идем», дидем. «Син моны тарихта калу өчен эшләгәнсең», диючеләр булды, ә мин чын күңелемнән әзерләнеп килгән идем. Дәшми калсам, ул бит шулай уза да китә. Мин бүтәннәр эндәшмәгәнгә эндәшәм...
Нәрсә дә булса үзгәртә алдыгызмы соң эндәшеп?
Бар. Үзгәрткән очраклар булмады түгел. Берүзең генә үзгәртәлмәсәң дә, күмәк булганда үзгәртәсең. Себеркене сындырып булмый бит, ботакларын берәм-берәм сындыралар. Безне дә шулай берәм-берәм аердылар соңгы вакытта. Шуңа күрә без бүгенге көндә шундый хәлдә...
Нинди хәлдә? Без дигәндә театр күздә тотыламы?
Әлбәттә. Чөнки мин шушы театрга иң матур, рәхәт тә, газаплы да 43 елымны бүләк иткән кеше. Һич кенә дә үкенмим. Бәхетнең яртысы – яраткан хезмәтең, диләр. Бүгенгә кадәр риясыз, чын күңел белән, каһарманнарча, икейөзлеләнмичә хезмәт иттем. Эшкә яратып йөгереп киләм, өемә дә йөгереп кайтам. Театрны яратам, артистларны яратам, яшьләрне яратам. Кырыс холкым бер яктан миңа комачаулаган икән, мин шулай тәрбияләнгән, үземне үзгәртә алмыйм, икейөзлеләнә белмим. Аллаһы Тәгалә ялагайларның битенә көл сибергә кушкан. Минем ничек бар – шулай!
Әлфия, апа, «Бүгенге көндә шундый хәлдә», дидегез...
Ике елдан театрның туксан еллык юбилее була. Мәсәлән, быел минем 70 еллык юбилеем, мин аңа берничә ай әзерләнәм икән, театр юбилеена берничә ай гына җитми. Без Татарстандагы икенче татар театры булып торабыз - мирасыбыз, гореф-гадәтләребез бар, татар милләтенә генә хас сыйфатларыбыз бар. Бүген башкалар килде дә дөньяны үзгәртте дип кенә булмый. Театрның 100 еллык дәверен бер-ике елда сызып ату хокукы беркемгә дә бирелмәгән. Мәсәлән, Мәскәүдән, Чувашиядән, Марий Элдан килгән кунакларга, чит илләрдән килгән туристларга өч-биш көнлек әсәрләребезне күрсәтикме?! Безнең татар халкының мирасы, гореф-гадәтләре, зыялылыгыбыз, халкыбызның олпатлыгы, затлы милләт булуы турында әсәрләребез булырга тиеш. Безнең өлге итеп тотарлык спектакльләребез булырга тиеш.
Сездә алар юкмыни?
Бездә алар бар. Бармак белән санарлык.
Элек күбрәк идеме?
Әлбәттә.
Кайсы чор турында сүз бара?
Рәшит Заһидуллинны куып кына эш бетми бит әле ул! (2019 елда Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән контракт озайтылмады. авт) Кайда соң әле бүгенге көндә чын режиссерлар? Үзләрен режиссер дип атаучылар шулкадәр күп. Алар «Бердәм Россия» партиясе түләгән акчага эксперименталь әсәрләрен куеп йөри. Ләкин бу эксперименталь әсәрләр белән татар халкы горурлана алмый. Андый әсәрне мин читтән килгән кешегә күрсәтергә хурланам. Бездә андыйлар өчен буш заллар күп – шуларда куйсыннар! Шуларда эксперименталь театр ясасыннар! 100 елга якын тарихы булган дәүләт театрыннан эксперименталь театр ясау кемгә кирәк?!
Минем әле яңа режиссер белән бер спектакльдә дә эшләп караганым юк. Аңа туп-туры әйттем: «Мин сезне белмим! Сез дә мине белмисез», дидем. «Бергә эшләп карарбыз, шуннан соң мин үз фикеремне әйтермен», дидем. Сумка тулы әсәрең, шушы артистларны кулланырлык рәтең булмагач, нигә килдең 100 еллык театрга! Без, өлкән буын, нишләп тик торырга тиеш? Аягым йөри, күзем күрә, дикциям шәп, тавышым бар, кыяфәтем бар, чабышка чыга торган ат шикелле атлыгып торам – нигә мин уйнамаска тиеш?! Менә мин әзер – яса миннән «чүлмәк»! Рәшит бездән бөек артистлар ясый алмаган икән, син яса!
Заһидуллин нигә ясый алмады?
Алар саный бит ясый алмады дип, шуңа китереп куйдылар.
«Спектакльләрне төшереп калдыру вандаллыкка тиң»
Заһидуллин-Мөсәгыйтов каршылыгындагы бүленешләр-чуалышлар вакытында сез кайсы якта идегез, Әлфия апа?
Үземне Рәшитнең яраткан артисткасы иде дип әйтә алмыйм. Фикеремне әйтеп каты чәкәләшкән чаклар була иде. Шулай булуга карамастан, ул мине рольсез интектермәде.
Безнең аның белән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен чыгардык. Син анда «Әлфия апа шыпырт кына сөйләп утыра, фәлән-төгән» дип язып чыккан идең (Әлфия Хәсәнова бүгенге Гөләндәмне уйнады. Авт). Анда давыллап, ялкынланып сөйләп булмый. Яшьлегенә беркем дә күкрәп кайтмый. Ул рольне авырлык белән тудырдык, мин аны озак эзләдем. Радиога кереп, өчәр сәгать Әмирхан Еники әсәрләрен тыңлап утыра идем. Репетицияләрдә бик чәпәләндем. Нишләп Гөләндәм 16 яшендә үбешкәне өчен хәзер сикеренеп утырырга тиеш? Көннәрнең берендә, ниһаять, Гөләндәм «туды»: мин алдымдагы кәгазьләргә прожектор уты төшкән шул мизгелне яхшы хәтерлим - Гөләндәм туган мизгел иде ул. Моны режиссёр да аңлады. Шул мизгелдән башлап аның миңа карата ялгышып та тәнкыйте булмады. Шушы спектакльдән бер ханым: «Елый-елый карадым», дип миңа Кукмара итеге бүләк итте. Бу спектакль бүгенге көндә юк. Сәйдәш турында яңадан да куйдык (Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова чыгарган «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле. Авт). Анысы инде башка төрле булды. Булсын! Андые да булсын! Алары тансык рәвештә генә булырга тиеш.
«Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен Туфан төшерде дисезмени?
Ул Рәшит киткәч, ике ел бушлыкта төшеп калды. «Башмагым» да төшеп калды. Роберт Батулла аның турында: «Бу бит мюзикл! Артистларыгыз уйнамыйлар, очалар», диде. Рабит Батулла безнең театрда режиссер булып эшләгән кеше. Ул тик торганнан гына, күңел булсын өчен генә әйтә торган кеше түгел. Ул нәрсәгә безгә куштанланып торсын?!
Һәйкәлләрне җимерүне вандаллык дип атыйбыз, спектакльне төшереп калдыру да шул вандаллыкка тиң.
Аңа бит күп акча түгелгән, артистның йокысыз төннәре кергән! Аларда минем күпме нервым, шушы рольне эшләгәндә күпме ашалмаган ризыкларым... Нигә аны болгап атарга! Кешене сөймәсәң сөймә, ләкин яхшы әйберне яхшы дип әйт!
Заһидуллин спектакльләре бар бит әле репертуарда, болгап атылмаган.
Бар! Ә нигә монысы да булмаска тиеш?!
Мин сезне аңлыйм, спектакльнең төшеп калуы бөтен театрларда да авырткан тема. Сораудан читләштек, Әлфия апа. Труппа директорныкыларга һәм режиссёрныкыларга бүленеп беткәндә сез кайсы якта идегез?
Бер якта да түгел идем. Мин дөреслек яклы идем.
Ә ничек кичердегез ул чорны?
Бик авыр кичердем. Рәшитнең китүен дә бик авыр кичердем. Минем документларымны ничәмә ничә тапкыр халык артисты исеменә җибәреп, шуларны кире кайтарса да...
Сезнең шушы көнгәчә халык артисты булмавыгыз гаҗәп инде...
Роберт Әбелмәмбәтов киткәннән бирле бездә шушы вазгыять хөкем сөрә. «Бу артисткага ничек бирделәр?» дим. «Үз кешеләре соратып алды», диләр. Мин 43 ел эшлим - юк минем үз кешем! Миңа нишләргә? 43 ел буе үз кешесез эшлим. Миңа үз кешемнең кирәге дә булмады. Татарча шәп беләм, дикциям яхшы, тавышым залның төбенә кадәр ишетелә. Кайбер артистларның тавышы метр ярымнан ишетелми. Миңа блат та, сват та кирәк түгел! Миңа хезмәтемә бәя бирә торган кеше кирәк!
Миңа: «Син бит Сабаныкы! Сабага кайтып ал!» диделәр. Нишләп мин Сабага кайтып алырга тиеш?! Мин бит 43 ел гомеремне шушы театрга биргән кеше! Мин шушы театрда уйнаган артистларның берсеннән генә дә ким түгел! Рольләрем дә берсенекеннән дә ким түгел! Горурланып әйтә торган затлы образларым күп! «Әлфия апа, сиңа 70 тула. Квота бар. Исемгә документлар тутыралар», дип түләнмәгән салымнар юкмы, хөкемгә тартылмаганмы дип белешмәләр сорадылар. Китереп бирдем. Ә минем документлар җибәрелмичә ята икән.
Яңа тәртип уйлап чыгарганнар: озак уйналган спектакльләргә ввод кертәләр, янәсе. Минем шул ролемә Сәкинә Минханова керергә тиеш икән. Артистның 15-20 ел уйнаган роленә икенче берәүне керткәнне беркайда ишеткәнем юк. Безнең 20 еллык «Мәхәббәт баскычы» спектакле бар. Аны 50 яшьлегемә багышлап Шамил Фәрхетдинов язды. Героемның да исеме Әлфия Хәсәнова. «Сәкинәгә багышлап язарлар да, Сәкинә уйнар», дидем.
Әйе, мин җыелышта бик «неудобная». Мине шулай үстергәннәр. Мин – укытучы баласы! Әнием 46 ел балалар укыткан кеше. Авылда кемгә дөреслек кирәк – әни янына киләләр иде. Әнинең исеме дә юк иде, аның исеме – «апа». Ул безнең авылның беренче мөгаллиме! Әти районда дәрәҗәле җирләрдә эшләгән. 50 ел коммунист булган. Мин шундый гаиләдә биш малайга бер кыз булып үстем.
«Без бармадык түгел, бардык, йөрмәдек түгел, йөрдек. Артист йөреп кенә булмый бит ул...»
Театрның шау-шулы елларында кемне якладыгыз соң сез? Кайсы якта идегез?
Рәшитне яклап йөрдем. Аны Рәшит Заһидуллин буларак түгел, татар халкының оста режиссеры, мастер буларак якладым. Әйе, булдыклы кешеләрнең андый «завихриниеләре» була, бер кеше идеаль түгел, пәйгамбәр булып тумаган. Камал театрындагы Фәрит Бикчәнтәев та пәйгамбәр түгелдер. Зәйниев бездә эшли башласа, хәтта аның да гаебен тапкыр булыр идек. Миңа ул роль бирде һәм ул роль әйбәт чыкты. Илгиз минем өчен күз өстендә каш. Тагын килеп куйды, миңа роль бирмәде. Мин ул спектакльне карадым. Әйе, анда миңа роль юк иде. Хәзер тагын килсә һәм миңа туры килгән рольне дә бирмәсә, икенче төрле караш булачак. Бу – психология.
Без бармадык түгел, бардык, йөрмәдек түгел, йөрдек. Артист йөреп кенә булмый бит ул...
Сез нәрсә дип йөрдегез соң? «Рәшиткә тимәгез» диепме?
Без дөреслек булсын дип йөрдек.
Бу очракта сез теләгән дөреслек нәрсә иде соң ул?
Рәшитне театрдан алмыйча гына да монда үзгәрешләр ясарга мөмкин иде.
Ә проблема нәрсәдә иде?
Сәясәтне телевизордан гына карап белгән сыман, без күп әйберләрне тышкы яктан карап кына беләбез. Артист төбенә-тамырына төшеп аңлап бетерә алмый. Режиссёр сүзеннән бер төрле, директорныкыннан икенче төрле аңлыйсың...
Сорарга баргансыз икән, әйтер сүзегез булган бит инде.
Без кара-каршы сөйләшик дип бардык. Безне кабул итүче дә, тыңлаучы да булмады.
Ягъни, сез Рәшитне яклап бардыгызмы?
Бөтенебез түгел. Бер өлешебез – «Дубравныйлар» (Рәшит Заһидуллинның беренче чыгарылышы булган Ирек Хафизов, Алмаз Фәтхуллин, Зөлфия Вәлиевалар буыны турында сүз бара. Аларның күбесе Дубравнаяда ипотекага алынган фатирларда яши. Авт) - бу якта. Ә яшьрәкләр мәсьәләне аңламыйлар иде.
Безне ышандырдылар: «Заһидуллин китсә, борчылмагыз, сезгә Зәйниевне куялар», диделәр. Зәйниев безнең белән «Өч аршын җир»не куйды. Искиткеч спектакль! Халык ярата. Яратып эшләдек. Зәйниев: «Бик көчле труппа!» диде. Зәйниев кая гына барып, кайсы гына театрда куймаган! Үзе яза, үзе куя! Каты яна! Ашыгып яна! Мин аңа шундый сорау бирдем: «Сиңа курчак театрында тар түгелме?» дидем. «Син бит безгә булырга тиеш идең», дидем. Без ничектер җыелышып аны сорый алмадык. Башка күсәк белән суккач, аңгыраланасың бит. Рәшитне алганнан соң без аңгыраеп калдык. Аяк астыннан җир китеп барды. «Сезгә Илгиз килә икән, ул сездән Камал театрының филиалы ясаячак инде», дип котыртырга тотындылар. Артист халкы ул ышанучан, нәрсә генә әйтсәләр дә гөлт итеп кабына, аннары гына уйлый башлый. Эмоциональ бит без, акыл соңыннан килә. Без шундый тудыйм-судыйм булмасак, җыелышып барган да булыр идек...
Безгә Туфанны баш режиссер итеп куйдылар (Туфан Имаметдинов. Авт). Әмма мин бүгенге көндә Туфан турында бер сүз дә әйтә алмыйм.
Аңа үзен күрсәтергә күпме вакыт бирәсез?
Мин аның бер әкиятен һәм баш режиссёр булып килгәнче куйган спектакльләрен күрдем. Беләсеңме, мин гомерем буе шабашкада йөрдем. Шабашка концертлары – ул иң яхшы концертлар инде. Чөнки тәнкыйть булмасын дип эшлисең. Туфанның ул спектакльләре шулай куелды. Без әле ул вакытта сөремнән арынып бетмәгән идек. Чөнки Рәшит киткәч, туздырылган көтү кебек таркалдык да киттек.
Без бит сәгать теле кебек төгәл йөрергә өйрәнгән артистлар. Рәшитнең репетицияләре вакытында сәхнә артында әзерләнеп шым гына тора идек. Елмаймыйча, акаймыйча, анекдот сөйләшмичә сәхнәгә чыга идек. Шундый тәртип иде. Без макталып эшләгән артистлар түгел, Рәшит мактауга бик саран иде. Әмма аның артистларны ювелир игәве белән игәгәнен беләбез. Зәйниев безне яхшы труппа дигән икән, бу бит Рәшит игәп ясаган артистлар. Без – аның продукциясе.
Рәшит киткәч, театрда лабораторияләр китте, мин аларның мәгънәсен аңламадым. Музейда пьесалар укыдылар да, кисәк-кисәк сәхнәгә менгерделәр. Аларның сәхнәгә менәргә мөмкин булганы укыганда ук билгеле бит.
Безнең төп эшебез – саллы, мәгънәле, уйландыра торган, тәрбияви, патриотик спектакльләр чыгарып, халкыбыздан бер генә түгел, биш адым алдан атлау. Безне шулай өйрәттеләр. Ул лабораторияләргә Хөкүмәт тарафыннан күп акчалар түләнде. Бер нәтиҗәсе булмады дияр идем, лабораториядә чыккан «Кияү урлау» спектаклен куйдылар. Аны да ниндидер чакырылган бер кеше куйды да, артистлар үзләре эшләп чыкты (Сүз Салават Юзеев пьесасы буенча Регина Саттарова куйган комедия турында бара. Авт).
Ягъни, драматургия лабораторияләренең мәгънәсен күрмисез, әйеме?
Мин пьесалар укуны кирәк түгел дия алмыйм. Директор: «Драматургический центр» оештырабыз», диде. Бу бик җитди икән, дидем. Без шуларны укыганда язучыларның үз әсәрләрен сәхнәгә менгерәсе килгәнен аңладык. Бөтенесенең Туфан Миңнуллин буласы килә, ләкин бит Туфан кадәр театрны аңларга кирәк. Безгә үпкәләп киткән язучылар да булды. Аларның һәркайсы белән бәхәскә керә алам – пьесаларын укыганда алар язганны кинокадр шикелле күз алдыннан үткәрәм. Миңа сүз сөйләп йөргән пьесалар кызык түгел. Сәхнәгә чыгам икән, әйтер сүзем булырга тиеш. Зәйниев куйган «Өч аршын җир»дә сүзем күп түгел, әмма дә ләкин шуның кадәр яратып уйныйм, аның башы бар, кульминациясе бар, ноктасы бар. Бу чын драматургия әсәре. Монда артист оялмыйча сәхнәгә чыгып уйный ала.
Драматург булырга хыялланган язучылар килсеннәр безгә, бер спектакльне дә калдырмыйча йөрсеннәр, артистлар белән аралашсыннар. Мизансценаның нәрсә икәнен белмәгән язучы пьеса яза алмый. Драматурглар күп булсын, язсыннар, без тәнкыйтьлик, әмма елый-елый кайтып китмәсеннәр. Иҗади яшәеш һәм иҗади көрәштә яшәү бик рәхәт.
Тинчурин театрында Заһидуллинга кадәр күп режиссерлар куйды. Кемне сагынып искә аласыз?
Күп кеше белән эшләдек: Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Рабит Батулла, Равил Тумашев, Дамир Сираҗиев белән эшләдек. Иң яратканы Празат абый булды. «Башлап карыйк әле», дип әкрен генә башлап җибәрә иде. Андагы затлылык! Әллә без яшь булгач аларга табынганбызмы икән?! Сүзләрем дога булып барсын! Ул ролеңне макет кебек ясап бирә дә, үстерәсең-үстерәсең дә, үзең ясаган кебек килеп чыга. Марсель абый деспот иде. Ул куйганда, әйтик, монда баскансың икән, икенче көнне син ул урынны үзгәртеп кенә кара – шунда ук бетерә! Рабит абый белән «Мин сине шундый сагындым» дигән спектакль чыгардык. Ул җыр безнең шул спектакльгә язылган иде, популяр булып китте. Минем чәчем бик озын иде. Рабит абый сәхнәдә чәчләремне әйләндереп күрсәтергә куша иде. Гастрольдә йөргәндә кешеләр чәчләремнең чынлыгын тикшереп тотып карыйлар. Режиссер артистның бөтен сыйфатын кулланырга тиеш. Бәлки Туфан да шундыйдыр, мин аның белән эшләп карамаган бит әле. Без әле көтәбез.
Театрның яхшы чоры дип хәзер кайсы чорын сагынасыз?
Күчмә театр булып эшләдек бит. Ул вакытта да безнең спектакльләр профессиональ югарылыкта булды. Элек минкультта сәнгать советы бар иде, спектакльне ул кабул итә дә 22шәр көнгә чыгып китәбез. Ул вакыт эчендә әсәребез ювелир игәве белән игәлеп бетә иде. Әйе, безне «кучминскийлар» дип сүгә иде Рәшит...
Ә сездә «кучминский» дигән комплекс бар идеме соң?
Юк. Түбәнсетергә теләсәләр дә, түбәнсендек дия алмый. Безнеке кебек халыкны суламый да карата торган спектакльләр сирәк әле. Залларыбызда алма төшәрлек тә урын юк иде. Безгә әле дә шул без тәрбияләгән тамашачы йөри.
«Гомерем буе шабашкадан кайтып кермәдем»
Әлфия апа, сезнең театрдан китеп алган чак булдымы?
Булды. Яшь вакытта. Бу профессиональ ягым белән бәйле түгел. Ул вакыйгалар минем тормышымда булырга тиеш иде. Мин бик иркә авыл буласы идем. Кешедә булмаганны киеп кенә үстерелгән бала булдым. Аллаһ миңа тормыш ул актан гына тормый дип төрлесен күрсәтте. Мин йөзеп чыга алдым. Мин хәзер кешенең күзенә карап турысын әйтергә курыкмыйм икән, сынаулар мине шушы дәрәҗәгә китереп җиткерде. Ул вакыт мин бәпкә үләне булганмын. Хәзер мин кайчан да үз фикеремне әйтә алам.
Сез тормыштан канәгатьме?
Канәгать булып булмый бер кайчан да. Нәфес бар инде ул. Булганына канәгать булырга кирәктер...
Кирәкме?
Мин бүген Әлхәмделиллаһи шөкер дип яшим. Күзем күрә, аягым йөри, сау-сәламәтмен, шөкер. Шушында килеп рәхәтләнеп уйный торган сәхнәм бар. Туганнарыма да сөйләми торган серләремне шушында килеп уртаклаша торган кешеләрем бар.
Акчагыз җитәме?
Акча ул беркайчан да җитми. Җитми дисәң җитми инде ул. Җитә дисәң...
Кибеткә керсәгез, күзегез төшкән күлмәкне сатып ала аласызмы?
Алам. Туксанынчы елларда да мин аз гына акча алып эшләп тә, Донбасс шахталарында эшләп акча алган кеше кебек яшәдем. Чөнки мин гомерем буе шабашкадан кайтып кермәдем.
Ә ошаган әйбер дигәннән, мин аны кешедән акча алып торып булса да алмыйча калмыйм. Ашыйсым килгән әйберне алып ашыйм. Иртәгә акча калмый дип уйламыйм. Эшлим дим икән, эшләмичә калмыйм.
Мин акчам җитмәве аркасында шоколадка кадәр үзем ясадым. Кибеткә баргач балам кызыкмасын дип, бөтен әйберне пешердем. Бервакыт шабашкадан кайткач «Дары природы» кибетенә алып кердем дә: «Улым, менә коляска, ни телисең – барысын да тутыр», дидем. Улым бер тартма конфет, чәй, токмач алган иде. Шуларны күргәч, кибеттән чыгып баламны кочаклап еладым. Ул бит өйгә кирәкле әйберне алган иде. Тәмле әйбер дә ала белми икән. Акча җитмәү шушыдыр инде ул.
Шабашкага эстрада белән йөрдегезме?
Әйе. Хәмдүнә Тимергалиева, Лилия Хәмитова, Чәчкә белән йөрдем. Хәмдүнә мине алып баручы буларак яратмый иде, чөнки мин кызык әйберләр сөйли белми идем. Мин анекдот сөйләсәм дә, миннән кеше көлми. Хәмдүнә шигырь укуымны, сөйләгән әсәрләремнең мәгънәле булуын ярата иде. «Апаем, тавышыңны сагындым, килеп кит әле», дип шалтырата иде.
Ә театр сүз әйтми идеме шабашкага йөргәнгә?
Без бит ул ул чакларда ремонтта идек (2006-2010 елларда Тинчурин театры бинасында ремонт барды. Авт). Гел шулай уңай килеп торды – миңа китәргә кирәк булды, киттем дә бардым. Рәшитнең шундый бер ягы бар иде: китәргә кирәк дип сорасаң, шым гына җибәрми. Наил абый, мәрхүмкәем, сорамаска киңәш итте. «Мин сорамыйм, кирәк вакытка ул үзе бетерә дә куя», дия иде. Наил Шәйхетдинов белән күршеләр булып яшәдек, борчуларым булса, «Кереп азан әйтеп чык әле», дия идем – сүзләрем дога булып барсын. Шул эш сиңа язган булса, фәрештәләр канатларын кагып торырлар ди.
Кайчан шабашкага йөрүдән туктадыгыз? Олыгаям дипме?
Юк, алай түгел. Бер җырчы чакыргач: «Улым, шунда барып кайтабыз», дим. Ул вакыт Искәндәр улым институтны тәмамлаган иде инде. «Күпме түли?» ди. «1 мең сум», дим. «Мин ул акчаны сиңа үзем түлим, йөрисе түгел. Әйдә, тукта инде», диде. Бу биш-алты еллар элек булды.
«Телне байрак күтәреп Ирек мәйданында яуламыйлар. Тел ана сөте белән ачыла»
Туксанынчы елларын ничек үткәрдегез, Әлфия апа? Сез актив позицияле шәхес буларак, мәйданнарга да чыктыгызмы?
Чыктым. Искәндәр кечкенә иде. Хәзер аңа 32 яшь. Камал театры яныннан аны арбага утыртып, «Азатлык» дип менә идек. Тормышымда шундый бер вакыйга булды. Фәүзия Бәйрәмова ач торганда Ирек мәйданы халык белән тулган иде. Халык ташкыны «Фәүзия», дип кычкыра. Мин дә Офицерлар йорты кырыенда коляскага утырган бала белән басып торам. Шунда кинәт кенә йөрәгемне бер-бер хәл булса, халык ташкыны безне сытып үтәчәк дигән курку биләп алды. «Чаллыдан 20 автобус кеше килеп төшәчәк», диләр. «Балакаем, син монда нишләп йөрисең?» ди бер хатын. «Хәзер мәйданны ябачаклар, чыгып кал», ди. Мин халык ташкынын аерып чыктым да, өйгә кайттым. Шунда ирем әйтте: «Тагын бер барсаң, мин сине атып үтерәм», диде. Шуннан соң туктадым. Атып үтерәм дигән сүздән куркып түгел, ә мәйданга йөрүнең чын куркуы күңелгә керде. Бу кино карап куркып утыру гына түгел, чын курку иде. Шунда туктадым. Мин бик патриотка...
Милләт патриотымы?
Милләт патриоты. Әмма фанатичка түгел. Мин – илнең патриоткасы. Бодров әйткән бит: «Без барыбез да илне сүгәбез, ләкин авырлык килгәндә илне сүгәргә ярамый», дигән. Илгә авырлык килгәндә илне сүкмим. Бик күп язалар. Күп төрле язалар. Кайсы дөрес, кайсы дөрес түгел икәнен белә алмыйм. Без бит Зоя Космодемьянскаяларны, Муса Җәлилләрне укып үскән буын. Әти коммунист иде, мин патриотик рухта тәрбияләнгән. Минем улым белән дә бәхәсләшкәнем бар, яшьләрнең баш мие икенчерәк төрле. Ә безгә талпынсалар...
Тел мәсьәләсенә ничек карыйсыз?
Тел мәсьәләсендә болай уйлыйм – бөтен җирдә тел-тел дип флаг күтәреп чабып йөриләр. Шагыйрьләр «тел», ди, депутатлар «тел», ди. Минем алар янына барып шундый сорау бирәсем килә: «Әй депутат халкы, ничәгезнең баласы татарча белә? Әй язучылар, кайсыгызның баласы татарча шигырь сөйли ала? Бер елга татар театрының ишеген ничә тапкыр ачып караганыгыз булды?» Телне байрак күтәреп Ирек мәйданында яуламыйлар. Балаң тудымы, тел ана сөте белән ачыла. Минем улым татар телендә бернинди акцентсыз сөйләшә. Мин аңа син татар өйрән дип ялгышып та әйткәнем булмады. Өеңнән башла!
Интеллигенциягә андый таләпне куярга була. Ләкин бит бөтен халык массасы интеллигенция түгел, Әлфия апа. Аларга андый таләп куя алабызмы?
Мин таләп итмим. Тәкъдим итәм.
Кешене генә гаепләп калдырып булмыйдыр. Мәктәптә татар теле дәресләре...
Туктале, мин аңа барып җитмәдем. Балам инглиз, төрек телен белә. Мин аның башына сугып укымадым. Мин бик кырыс хатын булсам да, коточкыч җебегән әни. Автобуста бала елый башлап, аңа әнисе игътибар итми икән, ул ананы бәреп үтерердәй булам. Телевизорда ат аягы сынганын, хуҗасы этне ашатмаганын күрсәтәләр икән, елый башлыйм. Мин коточкыч нәзек күңелле кеше. Мин баламны әлли-бәлли итеп үстердем дисәм ярый. Мин иркәләп бала бозыла дия алмыйм. Иркәләп бала бозылмый. Иркәләмичә бала бозыла. «Подожди, я сказала», дип телефонда утырсаң бозыла.
Улыгызның холкы сезнекенә охшаганмы? Гаделлек даулап йөриме?
Аңа миңа караганда да авыррак булыр ул яктан. Артык гадел. Тормышта алдан җимереп бардым дисәм дә, мин бик көчсез хатын-кыз. Ир-ат эшен белмим. Ул яктан мин бәхетле – улым әтисенә охшаган, барысын да үзе эшли - техниканы да төзәтә, сантехниканы да белә, өйгә ремонт та ясый.
Өйгә килен килүдән курыкмыйсызмы?
Курыкмыйм. Мин улымны тыңлап яшим. Ул хатынын да тыңлатып яшәр дип уйлыйм. Әйтәләр бит кайсы кешенең өрәге бар дип. Әнинең шундый өрәге бар иде. Мин авылга озаграк кайтмый торып, кайтып керсәм, өйгә керер алдыннан капка төбендә сулу алып тора идем. Улымның да шундый өрәге бар.
Ул сүзне аңлап бетермәдем.
Безнең якта шулай сөйлиләр. Теләсә ничек мөрәҗәгать итеп булмый торган кеше инде ул. Бер сүз әйтмәсә дә, андый кеше янында үзеңне теләсә ничек тоталмыйсың. Мин улымны тыңлагач, хатыны да тыңлап яшәр дип уйлыйм.
Без Тәслимә Хәләфовна белән бик дуслар идек. Ул миңа: «Малаеңны идән чүпрәге итеп аяк сөртүләрен теләмәсәң, син ул кушканча яшәргә өйрәнергә тиеш», диде. Аның шул сүзен бүгенге көнгә кадәр тотам, ир бала үстерүче дусларыма, туганнарыма да әйтәм. «Юк инде улым, нишләп алай булсын», дип әйтергә теләгән вакытта да «Син чынлап та шулай уйлыйсыңмы, улым? Ярар, мин риза», дим. Аның бит әле тормыш алып барасы бар, аның бит әле үз дәүләтен корасы бар. Ул бит үз дәүләтенең җитәкчесе булачак. Мин аңа улым гына дип түгел, булачак дәүләтенең җитәкчесе дип карыйм.
Әлфия апа, сезнең белән күп темаларга сөйләшеп утырырга була икән. Сезнең зур темаларга сөйләшер кешеләрегез бармы?
Әйе, кем беләндер зур темаларга сөйләшәсем килә. Театр, татар теле, милләт турында фикерләшәсем килә. Сөйләшер кеше юк. Туфан абыйлар юк. Илдар абый юк, Аяз абый юк (Татарстанның халык язучылары Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев. Авт). Шулар урынына кемнәр килде... Исламия апа юк, Хәлил абый юк, Наил абый юк, Әнәс абый юк, Тәслимә юк, Роза апа юк... (Тинчурин театрының күренекле артистлары Исламия Мәхмүтова, Хәлил Мәхмүтов, Әнәс Галиуллин, Тәслимә Фәйзуллина, Роза Хәбибрахманова. Авт). Шушы кешеләрне бездән алып китте дә Аллаһы тәгалә, хәзер шушы көннәр килде...
Яңалар аларны алыштыра алмаячакмы?
Юк! Безнең буын ике арада калды. Без әзер булып алар баскычына менеп өлгерә алмадык. Без яшьләр өчен олпат буын булып, алар өчен үрнәк буын булып җитешеп өлгерә алмадык. Яшьләр безнең урынны алырга өлгермичә калды.
Бәлки, алар сезгә ныгырга юк ачмаганнардыр... алай дип уйламыйсызмы? Аларда да гаеп булгандыр, бәлки.
Алай дип әйтә алмыйм. Театрда үзара бәхәсләшсәләр дә, җыелышларда эләгешеп китсәк, алар «бер коега су коялар» иде дә, шалт аларча була да куя иде. Чөнки алар бердәм иде. Шуларның үрнәген без үзебезгә күчерә алмыйча калдык. Бер тарыдан ботка булмый. Су өстендә аккан күбек булып калдык. И ярар инде, и бездән генә тормый инде дип яшисең икән, шулай була.
Ул чакта нинди спектакльләребез бар иде! Глобаль, тарихи спектакльләр куелган! «Итил суы ака торур» нинди спектакль иде бит! «Кураж ана» куелган!..
Бәлки, үзебез дә вакланганбыздыр...
Бәлки, тормыш шундыйдыр. Чишмә саега диләр. Безнең авылда чишмә элек ничек иде, хәзер дә шулай ага, саекканы да юк…
Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованы 70 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз! Озак эшләргә язсын әле яраткан театрында.