Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Хәбибуллина теплоходта ял итмәскә куша: «Тикшерүне ничек узганнарын бик яхшы беләм»

news_top_970_100
Әлфия Хәбибуллина теплоходта ял итмәскә куша: «Тикшерүне ничек узганнарын бик яхшы беләм»
Әлфия Хәбибуллинаның телеграм каналыннан

Согы вакытта татар һәм башкорт эстрадасы артистларының тамашачыларын теплоходта йөрергә, концерт карап, ашап-эчеп ял итәргә чакырганнары еш күзгә чалына.

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина үзенең телеграм каналында мондый хезмәтләрне күрсәтү өчен дәүләт теплоходлары бирелмәве турында сөйләгән, шәхси эшмәкәрләрдән теплоход арендалауның куркыныч яклары турында да әйтеп үткән.

«Булгария» теплоходы баткан көнне Иделдә аздан гына тагын бер фаҗига булмыйча калды. Аллаһы Тәгалә күрә…

Теплоходта уздырыла торган ял кичәләре турында тугры клиентларым бик еш сораша. «Елга порты быел теплоходлар бирми, ә шәхси эшмәкәрләрдән алырга куркам», - дип җавап бирәм аларга. Мин моның белән бүгенге сәхнәдәшләремнең әле исендә дә булмаганда - 90 еллардан бирле шөгыльләнеп килдем. Мин үземнең нәрсә сөйләгәнемне беләм. Шәхси эшмәкәрләрнең эшләү өчен рөхсәтне ничек алганын беләм. Шуңа да алар белән бәйләнәсем килми.

«Булгария» дә шәхси теплоход иде. Акча өчен рейска чыкты, ахыры нәрсә белән тәмамланганын барыгыз да беләсез. Елга порты теплоходлары гадел тикшерү уза, шуңа да яртысы эшсез тора. Ә шәхси эшмәкәрләргә ышанырга ярамый. Шуңа күрә теплоходта күңел ачар алдыннан тагын бер кат уйлагыз.Иминлегебез үзебезнең кулларда», - дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100