Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфис Гаязов: «Безнең халык яшәгән җирләрдә «Казан кулы»ннан башка бер эш тә эшләнмәгән»

Башкортстанда җитәкче урыннарда эшләүче татар язучысы Әлфис Гаязов белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.

news_top_970_100
Әлфис Гаязов: «Безнең халык яшәгән җирләрдә «Казан кулы»ннан башка бер эш тә эшләнмәгән»
фото: Салават Камалетдинов

Таныш булыгыз: Әлфис Суфиян улы Гаязов, педагогия фәннәре докторы, профессор, язучы, дәүләт эшлеклесе, 2011-2015 елларда Башкортстан Республикасы мәгариф министры, 2015-2021 елларда Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты, Россия Федерациясе Мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры. Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, узган чакырылышта Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтае депутаты.

Әлфис Гаязов Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында «Роман» жанры буенча I урын алды. Мин аны шушы әдәби конкурсны йомгаклау тантанасында «эләктереп алдым». Мәскәүгә очу өчен аэропортка ашыккан Әлфис Суфиянович белән ярты сәгать аралашу мөмкинлеге булды. Гәрчә кимендә 2 сәгатьлек сорауларым булса да.

– Язу эшчәнлегенә килгәндә, халкыбызның моңлы кешеләре кебек, үземне дә моңлыларга кертеп җибәрим әле. Балачактан ук иҗат белән кызыксынсам да, аспирантура, фән белән шөгыльләнү һәм башка төрле мәшәкатьләр мине язучылык-шагыйрьлек эшеннән читкә алып китеп торды. 90нчы елларда мин киредән иҗатка кайттым. Шул вакыт эчендә яңа гасырны 20ләп фәнни китап белән каршыладым, – дип башлады Әлфис ага әңгәмәне.

Ә әдәби китаплар?

Әдәби китаплардан берничәсе чыгып өлгерде шул вакытка. Алар Татарстан китап нәшриятында һәм Башкортстанда нәшер ителделәр. Юнәлешләргә килгәндә – төрлечә. Балалар өчен чыккан китапларымның берсе – «Мин бәләкәй бит әле» дигән исем белән Татарстанда чыкканы – 2016 елда «Ел китабы» булып китте. Үзем өчен шигырьләр, поэмалар юнәлешен дә ачтым. Монда көн кадагындагы проблемалар турында языла. Минем өчен шунысы кыйммәтле – аларның күбесе лирик сугарылышта. Лирик сугарылышта булу – кешене дөнья белән бәйли торган җепләр дияр идем. Чөнки, тормыш бигрәк авыр дип, төшенкелеккә дә бирелеп китәбез. Эш турында уйлап, дөньяны да онытып җибәрәбез. Лирика ул, монда мәхәббәт темасы да күздә тотыла бит инде, кешеләр арасында булган сихри мөнәсәбәтләр турында сүз бара, болар кешене дөньяның романтик дулкынына алып чыга.

20 ел тирәсе драматургия өлкәсендә ару гына эшләр эшләнгән. Бүгенге көндә бик күп пьесалар язылган. Шуларның икесе «Яңа татар пьесасы»нда I урынны алды, берсе – II урында, берсе Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңү яулады.

Бездә куелганы гына юк берсенең дә.

Кызганыч, Татарстанда куелганы юк. Безнең Башкортстанда театрлар куя. «Ялгызлар ташы»н бик матур итеп Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры куйды. Туймазы татар дәүләт театры бик еш минем иҗатка игътибарын юнәлтә. Оренбург татар театры, Стәрлетамак театры, Сибай театры һәм башкалар... Татарстанда пьесалар бәйгедә җиңә һәм, фикердәшләр булган жюри әгъзаларына әйтүенә караганда, әйбәт караш калдыра. Романнарга килгәндә...

Гафу итегез, куелмавы нәрсәдән булырга мөмкин?

Бу – бик авыр тема. Ничек тә әйтеп булмый. Димәк, эшләргә кирәк, нидер ошап бетмидер.

Театрларга җибәрәсезме?

Җибәрәбез, әлбәттә. Минем уемча, эш монда театрның функцияләре үзгәрүдәдер. Бу шуннан гыйбарәт – бүгенге көндә кешене дөнья мәшәкатьләреннән аз гына читкә алып китә, көлдерә торган тема кирәк, дигән фикер бар. Ул инде күп очракта итәкне чак кына күтәреп көлдерүгә кайтып кала. Ә миндә барысы да – психологик драмалар. Әле былтыр гына җиңеп чыкан «Картлар күңеле кемнәрдә?» дигән драманы алып карыйк. Ул картлар йортындагы тормыш турында. Анда җыелган олы яшьтәгеләрнең төрлесе бар. Ул пьесаны куйсаң, кеше елап чыгып китә. Минем уйлавымча, шулай булырга тиеш. Театрның бер функциясе «катарсис» дип атала – тазартыну, чистартыну. Катарсис функциясе кешене елатып чыгарырга тиеш. Кеше «нинди хәлләр дә була икән, бу хәлләр минем белән дә булырга мөмкин» дип уйланырга тиеш. Минем белән бу хәл булмасын өчен мин нишләргә тиеш, дип тә уйларга тиеш.

Алай икән...

Спектакль – режиссерның, авторның һәм артистларның очрашкан ноктасы. Ә пьеса ул – автор язган текст. Ул ничек уйлый – шулай яза. Бер урында режиссер, автор һәм артистлар очраша алса, спектакль чыга.

Пьесалар темасына тагын бер соравымны бирәм дә, теманы ябабыз. Башкортстанда спектакль куйдыру өчен административ ресурсларны кулланырга туры килгәне бармы?

Юк. Бервакытта да.

Сез моны ихластан әйтәсез һәм беркем дә «алдаша» димәячәкме?

Ант итеп әйтә алам. Чөнки куып кертелгән тамашачы белән, акча түләп чакырылган тамашачы белән берни эшләп булмый. Тамашачы үзе килеп үзе карарга, үз фикерен булдырырга тиеш. Ә режиссер әсәрне үзе сайлап ала һәм үзе куя.

Ничә пьесагыз бар?

15-16 пьеса бар. «Пьесалар» һәм «Өч пьеса» дигән пьесалар җыентыкларым басылып чыкты.

Алар татар телендәме?

Татар телендә. Мин 3 телдә язам. Шартлатып 3 телдә яза, сөйләшә алам: татар, башкорт һәм рус телләрендә. Әз-мәз чит ил телләрен дә аңлыйм.

Сез Башкортстанның кайсы районыннан?

Аскын районының Казанчы дигән авылыннан.

Татар авылымы?

Революциягә тиклем анда татарлар, башкортлар, руслар һәм, бик күп булмасалар да, төрекләр, поляклар яшәгән.

Казанчы булгач, бу авылга Казан якларыннан килеп утырганнар, дип тә фаразлый алабыздыр.

Тарихын бик күп итеп сөйләргә була. Кыскача гына әйткәндә, Казанчы – бик борынгы авыл. Волость үзәге булган авыл. Сугыш елларында безнең яклардан 6 герой чыккан. Революция елларында «Тын Дон»нан бер ягы белән дә ким булмаган сугышлар барган. Минем әдәби конкурста җиңгән роман да шуңа багышланды. Бу темага артыгын кысылып китмик.

Алайса, романга килик. Бу – сезнең беренче романмы?

Роман язуымның сәбәбенә килгәндә... Башта аны язарлык булып үсәргә кирәк – монысы озак процесс. Әйе, бу – минем беренче романым. Зур күләмле, 428 битлек эш.

Күпме вакытта яздыгыз? Башта йөртүне түгел, утырып язу процессын күздә тотып соравым.

Бер ел тирәсе. Башта 20-30 ел йөргән инде ул, хәтта студент чаклардан ук дияргә мөмкин.

Архивларда да утырдыгызмы?

Беләсезме, архивта утырып эшләгән эш – ул фәнни хезмәт, ниндидер аналитик хезмәт була. Ә монда геройларның юнәлешләрен, тормышын бирергә кирәк. Композиция, сюжет линиясе дигән әйбер бар – аны болай гына эшләп булмый. Архив дигәндә, мин ул якларның тарихын бик яхшы беләм, истәлекләр белән дә яхшы таныш, заманында ул тарихны белгән кешеләрнең хәтирәләре да истә.

Прототиплары – авылдашлармы?

Авылдашлар, әйе. Ләкин күбесе – җыелма образлар. Чөнки гел уңай гына да кеше була алмый, гел начар, тискәре генә дә кеше була алмый. Күбесе – өстәлгән, кушылган, матурландырылган, кирәк икән, әзрәк үзгәртеп тә җибәрелгән персонажлар.

Романның язылу сәбәбе дип әйтә башлаган идем. Беләсезме, нәрсәдә ул? Соңгы елларда без роман традициясен югалта башладык. Бу – «мин әйбәт роман яздым» дигән сүз түгел, кеше дөрес аңласын. Роман традицияләрен югалту – ул схематизмга күчерү: иртән тордым, чәй эчтем, эшкә бардым, тегене күрдем, моның белән сөйләштем, кайттым, йокларга яттым. Роман алай язылырга тиеш түгел. Романда безнең телнең байлыгы күренергә тиеш. Кешенең язмышы табигать белән бергә барырга тиеш. Табигатьнең үзгәрүе кешегә төрле йогынты ясый – шуларны күрсәтергә тиешбез. Күрсәтә алмасак, роман схематизм кысаларына буйсынган әйбер булып кала. Хәтерегездәме, мәктәптә Толстойның «Война и мир»ын укыганда... «Сугыш һәм солых»та имән тарихы бар иде. Имән башта яфрак та ярмыйча утыра, берничә көннән ямь-яшел була. Автор шушы имән аша күпме кешенең кәефен, эчке халәтен күрсәтә. Без романны шулай язарга тиешбездер. Шулай язганда гына без телне баета алабыз. Схематизм белән без телне баета алмыйбыз. Чөнки схематизмны интернациональ сүзләр белән компьютер ярдәмендә кыска вакытта язып була. Икенче яктан, безнең якларда... безнең якларда дигәндә, анда Казан да керә, Казанчы да керә, ул татар телле җирлектә шул тиклем күп укымышлы кешеләребез булган. Шул зыялы кешеләребез зур эшләр аткарып чыкканнар. Алар халыкны үзләре артыннан алып бара алган. 100 ел элек тә безнең халык белән кирәкле юнәлештә эш итә алырдай кешеләребез булган. Соңгы вакытта тагын шул схематизмның бер ягы дип әйтер идем, ул еллардагы халыкның тормышын сыйфатлаганда, бездә андый кешеләр булмаган, кешеләр ярлы-ябагай булган, дигән фикергә күчеп киттек.

Менә бер мисал. Казаннан Екатеринбургка элек «Казанбург юлы» дип аталган тимер юл бар. Ул Гражданнар сугышы азагында ук эшләп килгән. Кеше Мәскәүдә поездга утыра да көн ярымда безнең якларда була, Казанны узып китә. Димәк, Мәскәүдәге хәбәрләр шул арада Казанга килеп җитә. 1 көн эчендә никадәр «циркуляция информации» дип атала бу, русча әйткәндә. Бу инде – Мәскәүдәге бар яңалык монда бар, дигән сүз.

Казан бит ул – безнең барыбыз өчен мәркәз. Иҗтимагый да, сәяси дә, мәдәни дә мәркәзебез. Безнең якларда һәм безнең халык яшәгән башка җирләрдә Казансыз, «Казан кулы»ннан башка, дип әйтим инде, бер эш тә эшләнмәгән. Революция эшендә дә матур гына итеп юл күрсәтеп килгәннәр, кешеләрне дә әзерләгәннәр, партияләргә керткәннәр һәм төрле җирләргә таратканнар. Шушы байлыкны – мин монда белемне байлык дип атыйм – югалта башладык. Аны югалтырга ярамый. Чөнки аны югалтсак, «болар – күзләре йомылып беткән кешеләр икән» диячәкләр...

Бу яктан караганда, роман – менә шушы тарихи дөреслекне кайтарырга тырышу, аңа бер адым, дияр идем.

Шушы байлык дигәндә, Казан белән мөнәсәбәтләр күздә тотыламы?

Әйе. Казан белән мөнәсәбәтләрне югалтсак, кешеләрне кыен хәлдә калдырабыз. Без бу әйберләрне курыкмыйча алга чыгарырга һәм укучыларыбызга белдерергә тиешбез. Тарих ул бер яклы түгел, тарих ул күп яклы. Тарихны күп яклы итү – ул шәхесләр эше. Андый шәхесләр Казанда да булган, бездә Уфада да булган, башка җирләрдә дә булган. Алар бик матур итеп эшләгәннәр.

Сезне татарча язуыгыз бездә әдәби конкурслар булуына гына бәйле түгелдер?

Романнар конкурс өчен язылмый, ә конкурс аша кешегә чыга, тарала. Роман язып ул өстәлдә дә калырга мөмкин. Конкурста акчасыннан бигрәк, исеме чыгуы кадерле. Менә, хәзер сез бу турыда язасыз, башкалар әйтә, телевидение күрсәтә. Кеше, кызыксынып, ул романны эзли башлый. «Казан утлары» чыгарыр, Алла бирсә, китап булып та чыгар, дигән өметтә торабыз бит инде. Бу – кешегә яңа зәвык бирә. «Яңа татар пьесасы» кебек нигә «Яңа татар романы» конкурсы дип тә атамаска?..

Гафу итегез, провокацион сорау: мондый әдәби конкурс Башкортстанда үткәрелсә, сез башкорт телендә язар идегезме?

Чынлап та провокация бар бугай бу сорауда! Мин беркайчан да нинди телләрдә сөйләшкәнемне, язганымны яшергәнем булмады. Моны Башкортстанда да, монда да беләләр. Минем принципларым шундый: нинди телдә эндәшәләр, шул телдә җавап бирәм. Министрлыкта да шулай эшләдек һәм күп кенә уңышларга ирештек, дип уйлыйм.

Министр чагымда монысын дөрес эшләмәдем бугай, дигән үкенү-уңайсызлыклар кичермисезме?

Министр булган елларым кызыксындыра икән, бер генә сүз әйтеп китә алам...

Кызыксындырса да, вакытыгыз кысан булгач, ул темага иркенләп керә алмыйбыз шул, кызганыч...

Шуны гына әйтеп китә алам, ул елларда оптимизация дулкыны үтте бит. Кешеләр безне «мәктәпләрне ябасыз» дип тәнкыйтьләделәр. Бу – дөрес түгел. Мәктәпләрне ябуның мөһим сәбәбе нәрсә икәнен беләсезме? Балалар саны азаюы. Азаю гына түгел, кайбер авылларда бетеп баруы. Менә бит нәрсәдә иде аның сәбәбе! Минем намусым чиста – без ул вакытта булган күп мәктәпләрне саклап кала алдык. Башкортстанда башкорт мәктәпләрен дә, татар мәктәпләрен дә саклап калдык. Анысын булдыра алуның серләре дә бар, юллары да бар, булдыра алганның барысын да эшләдек.

Татар өчен эшли, татарны яклый, дигән провокацияләр булмадымы сезгә карата?

Төрле провокацияләр булды. Бервакыт, килеп, минем белән бик бәхәсләшеп карадылар, мин аларга: «Минем белән кафедра артына капма-каршы басып сөйләшерлек сүзегез булмаса, килмәгез», – дидем. Чөнки мин белгәнне алар барыбер белми бит. Аларга аңлатып сөйләүне генә булдырабыз. Андый хәлләр булды, һәм бу – объектив күренеш. Кызганычка, монда бернәрсә дә эшләп булмый. Без бу объектив күренешне эшләгәндә, бары тик күз уңында гына тотарга тиешбез.

Дәүләттә җаваплы урыннарда утыру иҗатка зыян иткәндер инде... әйтик, язучылык юлын гына сайласагыз... хәер, болай да күп эшләнгән... Артка борылып карап нинди нәтиҗәләр ясыйсыз?

Нәрсә булыр иде икән, дигән сорауга җавап бирә алмыйм, ни кызганыч.

«Эх, язып кына утырган булсам» дигән үкенечләр дә юкмы?

Юк. Чөнки мин эшләгән урыннарда эшләү – ул бит тәҗрибә. Мондагы тәҗрибәне башка урыннарда алып булмый. Кайчакта ул бит ниндидер образның сүзләре булып та барып җитә торган тәҗрибә. Болар – икесе ике яклап баетып китә торган процесс.

Автобиографик әсәр язылачакмы кайчан да булса?

– Юктыр, мөгаен. Юк! Чөнки автобиографик әсәр ул – «Мин – өлге, миңа карап яшәгез» дип әйтергә теләгән уй бит инде. Мин алай дип әйтә алмыйм.

Башкортстанда җитәкче урыннарда эшләгән татар кешесенең күргәннәре кызыклы булыр иде, минемчә.

Юк. Кайчакта ... шәхсән сез дип әйтмим... «анда кысалар-нитәләр икән, шулай-болай итәләр» дип әйтәләр инде, алай әллә ни кысылганын күргән юк әле. Кешенең үзеннән тора. Син сүз позицияңне яклап, саклап, аклап килә аласың икән, ул гына да түгел, ул позицияңне башкалар алдында чынлап торып яклый алсаң, эшләве җиңел. Миңа һәрвакыт шулай эшләргә мөмкинчелек булды. Беренчедән, мохит шундый булды. Икенче яклап караганда, мохит кенә түгел, бәлки, мин үзем дә тәҗрибә аша шушы эшләргә килеп чыкканмындыр.

Беркайчан да Казанга күчү турында уйламадыгызмы?

Аны 25 яшеңдә уйлыйлар инде. Хәзер әзрәк кенә соңрак.

Тәүлекнең кайсы вакытында язасыз?

Бер секунд вакытым булып, шул секундта берәр уй килсә, компьютер һәрвакыт кабызып куелган бит инде, шунда ук шул уйны төртеп куярга тырышам. Чөнки язып куймасаң, онытыла, югала.

Төне буе да язасызмы?

Төне дә буе да языла.

Роман өчен приз булган 500 мең сумны нәрсәгә тотасыз? Ул – сезнең хыялланып алынган соңгы акчагыз түгел дип уйлыйм. Шулай да, бәлки, атап куелган урыны бардыр.

Белмим. Балаларгадыр, бәлки. Хәзер бит инде бөтенебез дә балалар өчен яшибез.

Ничә бала һәм ничә онык?

Балалар икәү, онык әле берәү генә.

Татарча беләме?

Татар белән рус телен кыстырып сөйли.

Бабай диме?

«Бабай» дип бик әйттерәсе килми. Безнең якта кызык ул – «картәти» диләр, «карт әтәй» кыскартылганы – «карттәй» була. «Карт әни» дә «картый» була. Әле онык сөйләшә генә башлады, өйрәтәбез аны әкренләп татарчага.

Соңгы елларда милли телләрне саклау буенча безнең эшләгән эшләргә килгәндә, Татарстан Республикасында да, Башкортстан Республикасында да әзрәк соңлабрак барабыз. Ничек кенә булмасын, эшләр эшләнә. Алар җиңеп чыгарга мөмкинчелек бирер, дип уйлыйм.

Ягъни, сез, ышанып, «телне югалтмыйбыз» дип әйтә аласызмы?

Югалтмыйбыз. Ышанып әйтәм. Бүген Казан урамына чыгып трамвайга утырсаң, 15 кешенең 10ысы татарча сөйләшә.

Уфада?

Уфада күбрәк русча.

Димәк, бездә министрлар яхшырак эшләгән, әйеме?

Бу – теге провокацион сорау.

Гафу итегез, провокацион сорау булды шул. Ләкин бит сез, андыйлардан оста котыла алам, дидегез. Шуңа курыкмыйча бирәм.

Бездә дә, сездә дә бөтен министрлар матур эшләде һәм эшлиләр.

Сез – Башкортстан язучылар берлеге әгъзасымы?

Россия Язучылар берлегенеке дә...

Башкортстанда анысы бергә инде. Әдәби «тусовка»ларда йөргәлисезме?

Йөрибез. Бик еш булмаса да.

Ягъни, сез анда – тулы канлы язучы. Язучы буларак сезне белеп бетермәвебез – безнең җитешсезлегебез, әйеме?

Татарстан китап нәшриятында 3 китабым чыккан. Бу аз түгел инде.

Ә безнең Берлеккә керергә теләк юкмы?

Бар да. Дөресен әйткәндә, минем таныклыклар җыеп йөрисем килми. Шул хәтле әдәби конкурсларда җиңүләрдән соң кирәктер дә инде ул.

Татар-башкорт язучыларыннан кем сезнең өчен авторитет?

Бүген Рәдиф Гаташ белән сөйләшеп утырганда да «шултиклем матур халык язучыларыбыз бар» дип искә төшердек. Кайберләре мәрхүм дә булдылар инде. Роберт Миңнуллин белән бик матур эшләгән идек. Разил Вәлиев белән бер-беребезгә ышанып, бер-беребезне шатландырып, бик матур эшләдек. Алар терсәктән күтәреп бара торган кешеләр иде. Мәрхүм булдылар инде. Роберт Мөгаллимович та, Разил Исмәгыйлевич та иң югары дәрәҗәдәге, шулкадәр тирән лириклар иде. Шушы лириклар кырында ябышып үстек, дип әйтмим, алардан өйрәнеп үстек.

Ә драматургиядә кем авторитет?

Туфан Миңнуллин. Туфан Абдулловичның һәрбер әсәре көлкеле бер хәл генә түгел, ул шул тиклем фәлсәфи яктан уйланырга мәҗбүр итә торган әсәрләр язган.

Туфан абый дигәннән, Камал театрында аның «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы буенча спектакль чыкты. Эчтәлеген беләсездер, искә төшереп тормыйм. Соравым пәри туе турындагы притчага бәйле. Заманында сез җомганы «чәршәмбе» дип әйтергә туры килгән андый сайлау алдында тордыгызмы һәм һәр җомганы «җомга» дип әйтә алдыгызмы?

Габдулла Тукайның, хәтерегездәме, мәчет турында бик матур шигыре бар. Мәчет – мөселманның кыйбласы, дип әйтә. Җомга бит ул – барыбыз өчен дә кыйбла. Шушы җомгага карап, җомганың нәрсә икәнен белеп яшәгән кешеләр без. Җомгалы кеше – изге кеше.

Рәхмәт! Ашыгасыз, артык тоткарларга да яхшы түгел. Бәлки, теләкләрегез бардыр укучыларыбызга.

Әйе, теләкләрне әйтми калу дөрес булмас. Беренчедән, 1000 еллык тарихы булган әдәбиятыбызны сакларга һәм аңа соклана белергә кирәк. Аны укырга, аны аңларга кирәк. Әдәбият бервакытта начар мисаллар һәм начар образлар бирми. Ул кешелекнең иң матур сыйфатларын безгә өлге итеп чыгара. Укучылар «әдәбият» белән «әдәп» сүзенең бер тамырдан икәнен беләләрдер. Әдәбиятлы кеше – әдәпле кеше, әдәпле кеше әдәбиятны да ярата. Шуңа күрә әдәби конкурсларга килгәндә, оештыру ягыннан нинди генә авыр булмасын, бу эшләрне башкарып чыгып, мондый матур конкурслар үткәргәч, ул китаплар укылырга тиеш. Алар безнең өстәлләрдә көндәлек урынына ятмаса да, өстәл тирәсендә һәрвакыт булырга тиеш. Китаптан һәм мәдәнияттән аерылырга язмасын, дигән теләк белән сүземне тәмамлыйм.

Рәхмәт, Әлфис Суфиянович!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100