Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлфирә Мәһдиева «мине алда якты, матур тормыш көтә» дип, китеп барган... мәңгелеккә...»

ТНВ тапшырулары редакторы Әлфирә Мәһдиеваның вафаты турындагы хәбәр кичә төнлә генә таралып, күпләрне шок хәленә китерде. Бүген ул Ташчишмә авылы зиратына җирләнде. «Интертат» аны белгән, яраткан кешеләр белән сөйләшеп, җылы истәлекләр җыйды.

news_top_970_100
«Әлфирә Мәһдиева «мине алда якты, матур тормыш көтә» дип, китеп барган... мәңгелеккә...»
ТНВ каналы сайтыннан алынды

Әлфирә Мәһдиева – ТНВдагы күп тапшыруларның артында торган редактор. Аның Мәһдиева булуы очраклы түгел, ул – күренекле язучы Мәһдиевлар нәселе килене. Әлфирә Мәһдиева – иҗат кешесе дә, мәсәлән, ул «Без – 41нче ел балалары» фильмының сценарий авторы иде. Аны белгән кешеләр белән аралаша торгач, аның шәхесе тагын да кызыклырак булып ачылды.

Башта Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәновага хәбәргә чыккан идем. «Мин әле нидер әйтә алмыйм, әле үзем аша үткәреп бетерә алмадым. Бик авыр», – диде ул.

Әлфирә ханым соңгы елларда авырган, хезмәттәшләре, туганнары күренергә өндәсә дә, эш күп дип, кичектереп йөргән, диагнозы да ачык билгеләнмәгән, ахыр чиктә күренгән, операция дә ясаганнар, әмма инде соң булган... Алар ире белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, алар инде тормышта, оныкларын сөеп кенә яшәр чагы иде. 

Данил Гыйниятов: «Авылда яңа тормыш башлыйм», – дип йөрде. Ашкынды инде...

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов: «Русларда «Человек-праздник» дигән сүз бар – ул шундый кеше иде. Бәйрәм көннәрендә – сабантуй алдыннан китеп тә барды...

Әлфирә апа белән эшләве бик җиңел иде. Тере энциклопедия иде бит ул! Мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне яхшы белә иде. Көчле редактор иде. Хезмәт юлын режиссер ассистенты булып башлаган. Читтән торып татар теле бүлеген бетерде. Телевидениедә бик озак эшләде ул, 30дан артык инде, 40 елга якынлашкандыр.

Пенсиягә чыга алмыйча китте. Минем үз эшемне ачасым килә дип, алдарак та китәргә җыенган иде. Авылга кайтып яшәү хыялы бар иде, ниндидер эшләр дә башлаган иде. «Авылда яңа тормыш башлыйм», – дип йөрде.

Ашкынды инде. «Кая ашыгасың? Телевидение бит сиңа үз эшеңне эшләргә комачауламый», – дия идем. «Җәй көне эшлә рәхәтләнеп, көз көне телевидениегә килерсең», – дигәч, тагын гаризасын күтәреп чыгып китә иде. Шулай 2 ел эштә тотып тордым инде мин аны. Отпускыга ул авырып китте, шуннан больницага керде.

Отпускыга китәр алдыннан эштән бөтен әйберләрен җыйган икән, отпускыдан пенсиягә чыгарга планлаштырган. Эштәге кызлар белән: «Сау булыгыз, мине алда якты, матур тормыш көтә, матур киләчәк көтә», – дип, саубуллашып китеп барган. Менә шулай булып чыкты...»

Рания Усманова: «Соңга кадәр хәле яхшырып китәр, тернәкләнер кебек иде»

Телевидение журналисты, «Әдәби хәзинә» тапшыруын алып баручы Рания Усманова: «Әйе, «Әдәби хәзинә» тапшыруында бергә эшләдек. Үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара иде. «19 яшемнән телевидениедә мин», – дип сөйли иде. ТВ фондын аннан да яхшырак белүче бар иде микән?! Кайсы тапшыруда нинди өзекләр булганын да әйтеп бирә ала иде ул. Чын профессионал!

Үзе бик күңелле кеше иде. Гел шаярып сөйләшә идек. Дус юлда сынала, диләр бит. Без тапшыру белән гел юлда йөрдек, бик тату эшләдек. Съемканы бетереп, сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә кайта идек...

Соңга кадәр хәле яхшырып китәр, тернәкләнер кебек иде. Ышанасы килми... Урыны оҗмах түрләреннән булсын!

Гөлназ Гыйниятова: «...Кызыл эшләпә белән кызыл сапоги киеп, «икона стиля» булып йөрер иде, бәгырь кисәгем»

Гөлназ Гыйниятова: «Ак эшләпәсен, ак сапогиен, яки кызыл эшләпә белән кызыл сапоги киеп, «икона стиля» булып, ялт итеп йөри иде, бәгырь кисәгем, житди дә иде, юмор хисе дә көчле иде, коридорларда очрашканда көлешеп, сөйләшми узмый торган идек. Эш аты иде инде, гел чапты, гел йөгерде...»

Миләүшә Айтуганова: «Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча сценарийны бик рәхәтләнеп эшләде»

«Татаркино» оешмасының генераль директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова: «Әле генә хушлашудан кайттык. Әлфирә озак еллар телевидениедә эшләде. Бик күп тапшыруларның редакторы, телевидениенең мәгълүмат җыеп, казынып, «төбенә төшеп» эшли торган, бик таләпчән, җаваплы хезмәткәре – аңа теләсә нинди тапшыруны ышанып тапшырып була иде. Күбрәк, әлбәттә, интеллектуаль тапшыруларны эшләде, «Башваткыч», «Җырлыйк әле» кебек тапшыруларда кызыклы сораулар әзерләү эшләрен дә башкарды. Ул оештыру мәсьәләләрен дә булдыра иде.

Кино өлкәсенә килгәндә, әле мин телевидениедә эшләгәндә, Мөхәммәт Мәһдиевның берәр әсәрен экранга чыгару турында бер сөйләшеп алган идек. Шундый мөмкинчелек чыккач, мин иң элек Әлфирәгә шалтыраттым, сценарий язарга кирәк, дигән тәкъдим ясадым. Ул бик рәхәтләнеп эшләде, чөнки ул Мөхәммәт Мәһдиевның бу әсәрен яратып укучы гына түгел, башкаларга да тәкъдим итүче иде. Сценарийны язып кына калмады, фильм төшерү барышында да башыннан ахырына кадәр безнең янда булды, хәтта администратор булып та эшләп алды, чөнки Арча яклары аның туган ягы бит инде. Без Сикертәндә дә, Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылында да бергәләшеп эшләдек. Бик кызганыч, аның китеп баруы – телевидение өчен зур югалту».

Илдар Кыямов: «Андый белгечләр бик сирәк була һәм бик озак өлгерә»

«Манзара» тапшыруының баш мөхәррире, журналист, төбәкче-язучы Илдар Кыямов: «Әлфирә турында фәкать яхшы әйбер генә әйтә алам. Ул минем тормышымда, телевидениегә килүемдә дә әһәмиятле роль уйнагандыр дип саныйм. Мин университетны тәмамлап икенче ВУЗда укыганда, пародияләр белән шөгыльләнә идем. Ул аны күреп алып, режиссер Илдус Сирматовка: «Шундый егет бар, Яңа ел тапшыруына төшерик әле», – дип әйткән. 1996 елгы «Зәңгәр ут яктысында» программасына мине пародияләр белән керткәннәр иде. Бу миңа популярлашып китәргә бер этәргеч булды. Ә 2003 елдан бирле мин инде телвидениедә.

Әлфирә татар телен яхшы белә торган, белмәгәнен кешедән сорый торган, шәп, киң профильле телевидение белгече иде. Авыр туфрагы җиңел булсын! Мәңге китмәс кебек, тормышчан, үзен гел карап йөри торган, франт дәрәҗәсендә матур, чиста, чибәр киенеп йөри. Белемле, туры сүзле, үзен борчыганны «шалт» итеп әйтә дә алган принципиаль бер журналист-редактор итте.

Кызганыч, бик иртә китте. Без аны һәрвакыт юксыначакбыз һәм сагыначакбыз. Андый белгечләр бик сирәк була һәм бик озак өлгерә, андыйларны кадерләп саклап тотарга кирәк».

Ирек Хафизов: «Тырышлыгы, җигелеп эшләве бик хәтердә калды»

Тинчурин театры актеры, кинорежиссер Ирек Хафизов: «Хәбәрне кичә 12нче яртыда күрдем дә, шок хәлендә калдым. Әлфирә апа бик тырыш кеше иде. Без аның белән «41 нче ел балалары»н төшердек. Ул нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара торган мөлаем, чибәр ханым иде. Тырышлыгы, җигелеп эшләве бик хәтердә калды. Урыны җәннәттә булсын!»

Гөлүсә Батталова: «Әлфирә апа туган ягына кайтып, шунда яшәргә хыяллана иде»

Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Без Әлфирә апа белән якташлар да булгач, аның миңа мөнәсәбәте бик җылы иде, үз сеңлесе кебек күрә иде. Әтнә ягын таныту өчен дә, аны телевидениедән күрсәтү өчен дә бик тырышты. «Әдәби хәзинә» тапшыруын төшергәндә театраль өзекләр кирәк булса, безнең Әтнә театры артистлары белән төшерергә тырыша иде. Мине дә шагыйрә буларак чакыра иде. Кыш көннәре иде булса кирәк, «Әдәби хәзинә» тапшыруын синең белән төшерик әле», – дип шалтыраткан иде. Ул тапшыруны җәйгә төшерербез, дип планлаштырган идек.

Әлфирә апаны әле кичә генә искә төшергән идем. Узган ел без әдәби бәйгедә катнашкан идек. Ул да повесть белән катнашкан иде, мин дә хикәяләр һәм тагын башка жанрдагы әсәрләрем белән катнаштым. Ул анда җиңмәсә дә, язу процессында гел аралашып тордык. Быел да язмыймы икән, дип, уйлап кына куйган идем.

Әлфирә апа туган ягына кайтып, шунда яшәргә хыяллана иде. Күңелендә агробизнес хыялы да бар иде. Ул монда кайтып төпләнсә, тагын башка хыялларыбыз да бар иде. Аның беренчесе – Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буенча Гөберчәктә, Сеҗе якларында булып, аның әсәрләрендә сурәтләнгән басу-кырларны карап йөрергә дигән хыялыбыз да бар иде, кызганыч, тормышка ашмый калды.

Бу – бик авыр югалту. Аны белгән бөтен кеше шулай уйлыйдыр. Ул тау кадәр хезмәт башкарган кеше, ләкин күбесе экранның «теге ягында» кала иде. Шуңа күрә телевидение белән бәйле булмаган кеше аның хезмәтен чамалап та бетермәгәндер. Әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне бөртекләп барлаган тапшырулары якты истәлеге булып калсын. Ихлас, бик чибәр, зәвыклы кеше булып хәтердә кала».

Сүрия Мингатина: «Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып яшәү – иң зур хыялым», – дип гаҗәпләндерде»

«Әтнә таңнары» газетасы журналисты, шагыйрә Сүрия Мингатина: «Әлфирә, беренче чиратта, без – әтнәләр өчен Әтнә кызы! Аның да мәртәбәле, дәрәҗәлесе! Нинди генә эшкә алынса да, «Әтнәләрне күтәрәсем, республикага күрсәтәсем килә, әйдә, барлыйк әле», – дип элемтәгә чыкты. Әтнәләр белән сөенә-сөенә эшләвенә гаҗәпләнә дә идем.

Әлфирә – татар милләтенең дә җәүһәре! Районыбыз җирлегеннән чыккан бу зыялы, затлы, тыйнак шәхеснең үзе кебек җәүһәрләрне, татар мирасын барлау өстендә шул дәрәҗәдә сөенеп, янып эшләвенә барыбыз да сокландык. Татар милләтенең иң зыялы кызы татар әдәбиятын, аның үткәнен, бүгенгесен барлады. Без ул тапшыруларны горурланып тыңладык. Үзе дә иҗат итә иде. Республикабызда үткәрелгән бәйге өчен «Казан утлары»на язмаларыбызны китергән идек. «Урыны булмас инде, үзебездән татар телен үстерүгә өлеш булсын. Безне дә укырлар әле бер», – дип елмайган иде. Казан артында 6-7 район иҗатчыларын берләштергән «Ызандашлар» (Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Биектау, Кукмара) төркеменең иң хөрмәтлесе дә ул. Ихлас сөенеп, «Башваткыч» тапшыруына да чакырды безне. Сәләтле кешеләрне күреп ала белә иде... «иде» дип язарга кулым бармый. «Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып яшәү – иң зур хыялым», – дип гаҗәпләндерде. «Авылга кайтып, бәрәңге төбенә өеп килдем әле, яратам авылны», – дия иде. Туганнарын бик хөрмәт итте, оныкларын яратты. «Дөнья сыйган йөрәгеңә үзеңә дә урын калмыйдыр синең», – дип тә әйтә идем. «Ялга чыккач», – диде. Ялны гына күрмәде...

Зәвыклы, кешелекле, затлы, хөрмәтле Әтнә кызына Аллаһы Тәгалә Фирдәвес җәннәтендә дә мәртәбәле урын бирсен. Рухың шат булсын, Әлфирә! Без сине бик яратабыз. Рәнҗеп китмә! Кадерле итеп зурлый алмадык. Ә бик лаек идең».

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 июнь 2023
    Исемсез
    Гаиләсенең һәм сабакташым Рөстәм Мәһдиевның кайгысын уртаклашам. Гаҗәеп талантлы, үзенчәлекле, татар әдәбияиының клвссигы Мөхәммәт Мәһдиев кебек искиткеч тыйнак зат иде аларның бу киленнәре. Күпме матур эшләр башкарды! Урыны оҗмахта булсын!
  • 10 июнь 2023
    Исемсез
    Бер кеше кадере юк бу твдә. Менә ич нинди тырыш, талантлы хезмәткәрләре булган. Аминов кадер белә трган җитәкче булса, вакытында кадерләнерләр иде.Кешечә җитәкчелек итә торган яңа җитәкче кирәк телевидениегә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100