news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әлфинә апа үзе күрсә...» - Ирек Фатыйховтан шәп пародия

news_top

Популяр алып баручы Ирек Фатыйхов «подписчик»ларының кайнар «алкышлар»ына лаек булган һәм йөзләгән комментарийлар җыйган. Ирек җырчы Әлфинә Әзһәмовага пародия күрсәткән һәм аның җырлавы, язылучылары фикеренчә, оригиналына караганда да шәбрәк килеп чыккан.

«Ничек шулай талантлы булып була ул?», «Искиткеч килеп чыккан», «Талант иясе син», «Синеке тагын да моңлырак чыкты кебек», «Кайлардан чыга икән мондый тавыш?», «Оригиналына караганда да шәбрәк чыккан», «Нәкъ үзе җырлаган күк», «Йөзегезне күрмәсәм, Әлфинә апа җырлый дип уйлар идем», «Каз тәннәре чыкты, малай, синең җырлаудан», - дип үтереп-бетереп мактыйлар алар Ирекне әлеге видео янында.

«Әлфинә апаң күрсә, муеныңны бора», «Күрсә, үпкәләмәс дигән өметтә калам», - дип шикләнүчеләр дә булган. «Амин», - дип җавап язып калдырган андыйларга Ирек Фатыйхов.

Үзенең әңгәмәләрендә Ирек Фатыйхов бары тик үзенчәлекле, тавышы аерылып торган, кызыклы кешегә генә пародия ясап булуы хакында әйтә. Аның сүзләренчә, кешенең тавышында, үз-үзен тотышында эләктереп ала торган «изюминкасы» булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар