Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова: «Җырларымны башка кеше башкаруында ишетәсем килми»

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова: «Җырларымны башка кеше башкаруында ишетәсем килми»
Әлфинә Әһзәмованың шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән урнаштырыла

«Бәхетемне күпсенде дә

Урлады төнге урам.

Урамда калды сары көз,

Күңелдә – кара буран».

«Уйнап кына ярат, күзләремә карап,

Әйт әле бер «яратам» диеп...».

Әлеге җырларны ишетү белән, күз алдына «тып» итеп үзенчәлекле, башка беркемнекенә дә охшамаган тавышлы, һинд кинолаларындагы актрисалар кебек Әлфинә Әзһәмова килә дә баса. «Төнге урам», «Онытмаган», «Мин – синең йолдызың» җырларын башка җырчылар башкара калса да, кабул ителмәс сыман.

«Миңа әлеге җырлар бик-бик кадерле. «Мин – синең йолдызың» җырын күп җырчылар сорап карады. Ләкин минем аларны башка кеше башкаруында ишетәсем килми», – ди Әлфинә апа үзе дә.

Онытылмас җырларын Әлфинә Әзһәмова «Күңел» радиосының Казанның УНИКС концертлар залында узачак «Безнең яшьлек җырлары» концертында да бүләк итәчәк. Ул безгә «Әлфинә Әзһәмова» исемен ясаган ретро-җырларының үзенә килеп эләгүе тарихын сөйләп узды.

«Әлеге концертка ике җыр кирәк» дигәч, «Төнге урам» һәм «Мин – синең йолдызың»ны сайладым. «Мин – синең йолдызың»ның авторлары – Оскар Усманов һәм Рәсим Җәләл. Ул җырны миннән алда бер җырчыга биреп караганнар. Нишләптер, җырламаган ул аны. 2005 елда «Барс-Медиа» аны миңа тәкъдим итте. Аны алу белән үк ошаттым, хит булачагын сиздем. Миндә җырның популяр булачагын тоемлау, интуиция дигән нәрсә бар. «Әлфинә апа, ничек бу җыр сезгә?» – дип, кайбер яшь җырчылар да киңәш сорап еш язалар.

«Төнге урам» җырына килгәндә, аны Башкортстандагы Халисә Мөдәрисова дигән шагыйрә 1970 елда ук язган булган. Мөдәрис Газетдинов дигән композитор аны шигырьләр китабыннан эзләп табып, көй иҗат иткән. Мин ул җырны аудиокассеталардан ишетеп алдым да, үзеннән рөхсәт сорап, җырлый башладым. Ул кассеталарда аны үзе башкара иде. «Мин билгеле җырчы түгел, бик ошады, башкарыйм әле», – дигәч, берсүзсез ризалашты. Ул аны Айдар Галимов һәм Рәсим Низамовка биреп караган булган. «Рәсим Низамов башкармады, ә Айдар Галимов нигәдер җырларга оялды», – диде. Менә шулай миңа язган җыр булгандыр инде ул, мине көткәндер.

Мин аны беренче ишетүдә үк ошаттым. Әле ул вакытта беркем түгел идем, Әлфинә Әзһәмова дигән исем дә юк иде. Композитор Илдус Низамов аны икенче көнне үк тавышыма яраклаштырып, аранжировка ясап бирде. Бөтен яклап та гармония булса гына, җыр хит булып китә. «Төнге урам» – әнә шундый очрак. Аннан вакыты да шундый иде. Ул чорда тамашачыга нәкъ менә шушы җыр кирәк булгандыр.

Ул буын инде үсеп җитте. «Әлфинә апа, без бит сезнең җырларны тыңлап үстек», – дип көнаралаш язалар. Әлеге сүзләргә шулхәтле күңелем була инде.

Мине пенсия яшендәге кешеләр тыңламый. Менә шул минем кассеталар белән үскән буын тыңлый. Алар хәзер өйләнешәләр, мине, җырларга, туйларына чакыралар. «Машинада әти-әниләребез гел шушы җырларны куя иде, арткы утыргычта тыңлап үстек без аларны», – дип килеп әйтәләр, балачак хатирәләрен яңарталар.

Җырларымның бер генә көнлек булмаганы күңелемне сөендерә. Алар халык күңеленә минем башкаруда кергән. Шуңа да башкаларга бирәсем килми. Яңа җырларны популяр ясасыннар әнә. 

Хәзерге җырларны да тоемлыйм. Мәсәлән, Гүзәлия иҗат иткән җырлар күңелемә бик якын. Ләкин соңгы вакытта популяр булырлык, хит итәрлек җырларның кулыма кергәне юк әле. Сан өчен генә җырлап утырасым килми», – дип сөйләде «Интертат»ка Әлфинә Әзһәмова.

«Күңел» радиосының ретро-концерты 23 октябрь көнне Казанның УНИКС концертлар залында узачак. Ул радионың 25 еллыгы  һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең  15 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100