Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфәт Закирҗанов: «Язучылар гражданлык позициясе белдерми дигән фикер белән килешмим»

Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында 2021-2022 елларда әдәби тәнкыйть темасына филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов чыгыш ясады. Аның чыгышының кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әлфәт Закирҗанов: «Язучылар гражданлык позициясе белдерми дигән фикер белән килешмим»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив

Әдәби тәнкыйтьнең хәл-торышы гомум әдәби процесс, бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны, аларның фәнни-теоретик әзерлеге һәм социаль-мәдәни шартлар белән бәйле. Аның әдәби барыштагы урыныннан канәгать булган чор юк бугай ул. Бу аңлашыла да, чөнки аерым китап булып яисә журналларда басылып чыккан әсәрләрнең бик азы гына үз бәясен ала, аннан да бигрәк чор сүз сәнгатенең төп тенденцияләрен ачып, киләчәк үсеш перспективаларын билгеләү вазифасын үтәп бетерә алмавы күз алдында.

Кызганыч ки, соңгы 10-15 елда профессиональ тәнкыйть күзгә күренеп кимеде һәм моның сәбәбе дә яхшы билгеле. Бу – татар әдәбиятын укыту һәм өйрәнү белән махсус шөгыльләнүчеләрнең бик аз булуы (нигездә, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИ һәм КФУ хезмәткәрләре, укытучылары). Актив эшләүче галим-голәмә арасында яңа исемнәр күренмәде. Шулай да Алабуга институтыннан Гомәр Даутовның тәнкыйть секциясе аша Берлеккә кабул ителүен искәртеп китәсем килә.

Язучыларның бер өлеше (күпләрдән аермалы буларак, болары инде язучы гына түгел, ә китап укучы да) каләмдәшләре иҗатына битараф булмыйча, тәнкыйть язмалары белән чыгыш ясый. Дөрес, язучы тәнкыйте эмоциональлеге, ихлас хис-кичерешләргә, еш кына истәлек-хатирәләргә таянуы белән характерлана. Ә менә укучы тәнкыйте журналларда бик сирәк кунак икән, алар хәзер тулысы белән диярлек Интернет челтәрләренә күчкән. Әдәби әсәрләрнең Интернет челтәре аша укучыларга тиз арада килеп ирешүе, социаль челтәрләрдә әдәби тәнкыйтьнең «фикер алышу» формасын, ягъни «җанлы тәнкыйть»не активлаштырды. Бу күренеш әсәр турында кыска гына фикер әйтеп, аны киң җәмәгатьчелеккә таныту мөмкинлеге бирә. Әмма куркыныч ягы шунда: һәркем үзенең язганнарын урнаштырып, шактый йомшак әсәрләрне дәлилсез мактауга, иҗат үрнәге буларак таратуга китерә, аерым очракларда исә алар турында шактый беркатлы бәяләмәләр дә урын ала.

Соңгы 2 елда әдәби тәнкыйтьнең яшәү, язучы һәм укучы белән аралашу урыны булып «Казан утлары», «Мәйдан» журналлары, «Мәдәни җомга» газетасы торды. «Идел», «Сәхнә», «Безнең мирас» һәм «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» кебек газета-журналларда да әдәбиятка, шул исәптән тәнкыйтькә караган язмаларга билгеле бер урын бирелә. «Казан утлары» журналында Дания Заһидуллина берничә ел дәвамында алып барган «Җәһәт тәнкыйть» рубрикасы яшь авторларга ярдәм итү, иҗат серләрен аңлату-ачу максатына хезмәт итүе һәм оперативлыгы белән күпләрдә кызыксыну уятты. Соңгы вакытта бу рубриканың тукталуы вакытлы күренеш булсын иде. Бу эшкә башка тәнкыйтьчеләрне тарту мөмкинлеге бар, дип уйлыйм. Һәр язучы язганнары турында уй-фикер ишетергә тели, яшь авторлар моны аеруча көтә. Бәхеткә, «Мәйдан» журналындагы «Дустанә шәрех» рубрикасы да әлеге максатка хезмәт итә. Яшь авторларның әсәрләре турында Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова «шәрехләр»е кыска, тыгыз эчтәлекле һәм, иң мөһиме, тәнкыйди фикернең киңәш, уйлану, игътибарга алу рәвешендә итагатьле итеп бирелүе куандыра.

Тәнкыйтьнең яшәү рәвеше булып теге яисә бу язучы иҗатына (гадәттә, юбилеена багышлана) фәнни конференцияләр дә тора, һәрхәлдә аны җанландыруга хезмәт итә. Язучы үзе катнашындагы мондый чарага мин баштарак «кирәкме икән?» дип караган идем. Ә инде дистәләгән укытучы һәм укучы, кайвакыт әти-әниләр дә әлеге язучы әсәрләре белән танышып, фикерләрен язып, чыгыш ясауларын күргәч, фикерем үзгәрде. Соңгы елларда Р.Миңнуллин, Р.Харис, А.Хәлим, Ф.Садриев, Х.Миңнегулов, Р.Гаташ, З.Хөснияр, Р.Рахман (мин белмичә калганнары да байтактыр) иҗатлары буенча үткәрелгән чаралар матбугатта уңай бәя алды. Болардан тыш төрле районнарда гамәли юнәлештәге «Туган ягым әдипләре» дигән исем белән төбәк конференциясе яисә семинары үткәрелеп килә. Элекке еллардагы «Китап укучылар конференциясе»нең дәвамы дип кабул итәргә кирәк моны. Аларда шул төбәктә туып үсеп танылу алган һәм, шунда гомер итеп, шигырь-хикәя язу белән шөгыльләнүчеләр иҗаты тикшерелә. Бу – матур күренеш, дәвамлы булсын, ул әдәбиятны пропагандалауга да, тәнкыйтькә дә ярдәм итә. Әмма монда байтактан сөйләнелеп киленгән мәсьәлә белән очрашабыз. Танылган әдип иҗаты да, шигырь язу белән шөгыльләнүче әсәрләре дә, нигездә, бертөрлерәк бәяләнә. Шуңа да мондый чараларда Язучылар берлеге әгъзалары катнашу, һәвәскәрлек белән шагыйрьлек чикләре турында сүз алып бару һәм аны тыңлаучыларга җиткерү сорала.

Соңгы ике елда тәнкыйть язмалары шактый күп булып, аерым жанрларга өстенлек бирү дә күзәтелә. Арада юбилей язмасы, рецензия, тәнкыйди-биографик очерк, азрак санда иҗат портреты, проблемалы мәкалә, күзәтү мәкаләсе кебек жанрлар булып, әдипләрнең иҗат серләрен ачуга юл салыну, аналитик гомумиләштерүләре белән әдәби тәнкыйтьне баетуга хезмәт итә. Шул ук вакытта, сәяхәтнамә-юлъязма, фельетон, пародия, шарж, памфлет, эссе жанрларына караганнары бик аз яисә бөтенләй юк.

Әдәби барышка хас үзенчәлекләрне, гомуми тенденцияләрне билгеләү ягыннан күзәтү төсендәге язмалар мөһим урын алып тора. Кызганыч ки, алар күп түгел, арада Дания Заһидуллинаның «Татар әдәбияты ни хәлдә?» (К.У. 2022. №4), Галимҗан Гыйльмановның «Соңгы елларда әдәби тәнкыйть» (М.Җ. 2021. 28 май), Газинур Моратның «Шөгарә» сурәсе өмет уята» (К.У. 2022. № 11), Гомәр Даутовның «Каләм фикер уята» (Мәйдан. 2022. № 2) кебек мәкаләләре кызыксыну тудыра. Аларда тикшерелә торган мәсьәләдәге уңай күренешләр, табышлар белән бергә, йомшак яклары ачыклана, ягъни тәнкыйтькә дә урын бирелә. Мисал өчен, Гомәр Даутов «Мәйдан» журналында басылып чыккан аерым язмаларга күзәтү ясап, бәя-мөнәсәбәтен белдерә. Рафис Корбанның «Җидегәннән төшкән нур» романына бирелгән бәядә тарихи дөреслеккә тугры калуын, билгеле шәхесләр образы бирелешен хуплый. Шул ук вакытта әсәргә нисбәтле саллы гына тәнкыйди фикерләрен дә җиткерә.

Тәнкыйть мәкаләләренең иң зур күпчелеген юбилей язмалары тәшкил итә. Аларда язучы иҗатының зурлыгын, табышларын ачу, юбилеена ни-нәрсә белән килүен билгеләү төп максат булып тора. Күп тапкырлар әйтелгәнчә, тәнкыйди фикер, иҗатчының йомшак яклары, нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеге читтәрәк кала. Шулай да юбилей язмалары бертөрле түгел.

Әдипләрнең юбилейлары уңаеннан язылган кайбер мәкаләләргә тукталып үтим. Зиннур Мансуровның «Өзгәләнгән күңел иҗтиһады» (Казан утлары. 2021. № 1), «Ваемлы йөрәк авазы» (К.У. 2022. № 1) язмалары Айдар Хәлим һәм Ркаил Зәйдулла юбилее уңаеннан язылган. Алар үз эченә эссе жанры хасиятләрен алуы, фәнни-теоретик мәсьәләләр белән үрелеп баруы, әдәби-эстетик эчтәлеге, аналитик нәтиҗәләре, фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә. Рабит Батулланың Разил Вәлиев юбилее уңаеннан язылган «Разилның алтын алмалары» (Мәйдан. 2022. № 1) язмасы шәхси мөнәсбәтләр яссылыгында истәлек-мәзәкләр белән үрелеп һәм публицистик башлангычны алга чыгарып иҗат ителгән. Шагыйрьнең стиль үзенчәлеге буларак кинаягә, ишарәгә, тел төбенә салып әйтелгән тәгъбирләргә бай булуын билгели. Мисаллар аша Р.Вәлиев иҗатын өйрәнүчеләр күзеннән читтә калган фикерләрне ачуы белән аеруча игътибарга лаек мәкалә. Равил Рахманиның Солтан Шәмси («Солтан Шәмси: заман сынаулары аша» (К.У., 2021. № 7), Рафис Корбан («Замана шагыйре» (К.У., 2022. № 2) юбилейлары уңае белән язганнары фактларга бай булуы, фикер ачыклыгы, әдипләр иҗатын яхшы белеп, үзенчәлекләрен укучыга тулы ачулары белән уңышлы. Равил Рахманиның Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт юбилейлары уңаеннан язылган мәкаләләрен дә күздә тотып, каләмдәшебезнең активлыгына, киң колачына сөенергә генә кала. Ә менә Алсу Шәмсутованың Галимҗан Гыйльманов турындагы язмасы («Йөрәге тоташ сөюдән, күңеле җырдан тора». К.У. 2022. № 2) фәннилеге ягыннан проблемалы мәкалә кебек укыла. Иҗат биеклеген билгеләгән әсәрләрен анализлау аша әдәбиятка алып килгән яңалыгын, заманчалыгын ача, әсәрләрен дөнья әдәбиятының танылган шәхесләре белән янәшә кую кирәклеген дә билгеләп үтә. Гөлфия Гайнуллинаның Зиннур Хөснияр турындагы «Чыбыркы тәртипкә чакыра» (К.У., 2021.№ 7); Рифә Рахман турындагы «Чорлар туа үз җырчысы белән...» (К.У., 2022. № 9) язмалары авторның хәзерге әдәбият белән даими танышып баруын, андагы агым-юнәлешләргә игътибарлы булуын, текст буенча кызыклы күзәтүләр ясый алуын дәлилли. Күңелдә матур тәэсир калдырган язмалардан Рафаил Газизов юбилее уңаеннан Факил Сафинның «Күңелдәге яшен җирне яшәртә» мәкаләсе (Мәйдан. 2022. № 4) игътибарга лаек. Каләмдәшен беренче чиратта шагыйрь буларак бәяләп, аның тирән лиризм белән сугарылган әсәрләренә әтрафлы күзәтү ясый, җыр текстлары язу остасы булуын аерып чыгара. Прозасының байлыгын искәртеп, әлегә серләре ачылып бетмәгән, дигән карашта тора тәнкыйтьче. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ юбилее уңаеннан Әнвәр Сөләймәнов (М.Җ. 2021. 19 март), Хатип Миңнегулов (М.Җ. 2021. 26 март) мәкаләләре эссе жанры кысаларында язылулары белән җәлеп итә. Ике автор да шагыйрьне хәзерге татар шигъриятенең үзәк баганаларыннан берсе буларак бәяли.

Басылып чыккан китапка, аерым әсәрләргә рецензия-бәяләмәләр көтеп алынган оператив жанр булып тора. Язучы иҗатына юл, аерым әсәргә укучы мөнәсәбәте әлеге язмаларда салына. Аларның төп максаты әсәрне-китапны укучыга тәкъдим итү, шул уңай белән төзелешенә, эчтәлегенә, образларына, сәнгати эшләнешенә бәйле игътибарга лаек якларын күрсәтү, аерым үзенчәлекләрен билгеләү тора. Мондый язмаларда, билгеле, тәнкыйть фикерен, теләкләрне дә күрәсе килә. Әсәрнең журнал варианты турында сүз бара икән, китап булып чыкканчы төзәтү, бераз үзгәртү мөмкинлеге дә бар бит әле.

Барысына да аерым тукталмастан, Башкортстанда яшәп иҗат итүче С.Хафизовның әлеге жанрда эзлекле эшләп килүен, әдәби тәнкыйтьтә үз сүзен әйтеп килүче актив шәхес булуын ассызыклап үтү кирәк. «Казан утлары»нда Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» әсәре турындагы «Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареб» кыска гына язмасы да (К.У. 2021. № 2. Б.166-167) фикерен ачык һәм дәлилле җиткерүе белән игътибарны җәлеп итә. Иң мөһиме, Ф.Бәйрәмованы «татар әдәбиятының иң көчле вәкилләреннән берсе» дип санап, «Ана» әсәренең табыш-уңышларын эзлекле ача һәм аны камилләштерү максатындагы тәнкыйди фикерләре белән дә уртаклаша.

Тәнкыйди язмаларның бер өлеше Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән әдипләр иҗатына бәяләмәләр алып тора. Ачык аңлашыла, мондый язмаларда табыш-казанышлар, җитди нәтиҗәләр алгы планда тора. Тәнкыйди караш-фикер урын алмаса да, алар тәнкыйтькә җанлану алып килә, чор әдәбиятын бәяләүгә дә өлеш кертә. 2021 һәм 2022 елда Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләр турында Ф.Габидуллина, Л.Гыйбадуллина, Л.Галитзуллина, Ә.Зарипов һ.б. мәкаләләре әнә шуңа хезмәт итә.

Соңгы еллар әдәби тәнкыйтен Дания Заһидуллина әйдәп бара. Аның язмалары фәнни-теоретик төшенчәләргә нигезләнүе, сүз сәнгате үзенчәлекләрен тирәнтен аңлап язуы, фикер киңлеге, татар әдәбиятын башка халыклар әдәбияты белән чагыштырып яисә тыгыз бәйлелектә тикшерүе белән аерылып тора. Каләмдәшебез «Казан утлары» журналында алып бара торган «җәһәт тәнкыйть» рубрикасы күпләрнең күңеленә хуш килеп, үзгә бер өйрәнү-өйрәтү мәктәбе булып тора. Әлеге «осталык мәктәбе»нең яшь авторлар иҗаты турында булуы һәм җәһәтлеге аеруча мөһим. Соңгы вакытта тукталып торуы вакытлыча булып, тиздән яңарыр, дигән өметтә калам.

Тәлгать Галиуллин әдәби тәнкыйтьтә иң актив эшләүчеләрнең берсе булып калуы белән сөендерә. Аның һәр язмасы фикер ачыклыгы, афоризмнарга төреп бирелүе, тәнкыйди тирәнлеге белән аерылып тора. Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар рәвешендә язылган «Хисчән фикерле шагыйрь» (К.У. 2022. № 10) мәкаләсендә талантлы шагыйрь иҗатына күзәтү ясап, аның эзләнүләренең төп этапларын, тема-мотивларын аерып чыгара. Рәшит стилен билгеләгән сыйфатлар буларак психологик нечкәлекне, хис-кичерешнең моң-сагыш белән үрелеп баруын күрсәтеп, «самими сабыйлыгын җуймаган лирик» итеп күтәрә. Галим «Канатлы иҗат» язмасында Л.Леронның журнал битләрендә урын алган шигырьләр циклына күзәтү ясап, шагыйрьне традицион поэзия вәкиле буларак бәяли. Тәнкыйтьчене тема-мотивлар төрлелегеннән бигрәк (ул аларны һич тә кире какмый), дөньяга карашын билгеләүче сурәт-тасвирлар, стиль эзләнүләре кызыксындыра. Т.Галиуллин «Бәхетне эзләп табалар» (К.У. 2021. № 11. Б. 158-165) язмасында Рифат Җамалга хас стиль үзенчәлекләрен ачуны максат итә. Автор аның төрле җыентыкларда урын алган әсәрләренең жанр хасиятен алга чыгару аша дөньяга карашы белән бәйлелектә сәнгати үзенчәлекләрен ачуга килә. Шагыйрь эзләнүләренең нигезен шәхси тормышы белән бәйле барлый, поэтик яктан тикшереп бәяли. «Лирик-моңсу җанлы шәхес» Р.Җамалның реализм юнәлешенә тугры калып, заман белән бергә атлаучы, үз өслүбен тапкан шагыйрь булуы турында нәтиҗә ясый.

Соңгы елларда әдәбият-мәдәният мәсьәләләре турында матбугатта даими чыгыш ясап, кыюлыгы, фикерләренең мәгънәлеге, тирәнлеге, еш кына тикшерү объектының үткән мирасыбыз һәм рус-Европа әдәбиятларына нисбәтле бәяләве, шулай ук оперативлыгы белән Миләүшә Хәбетдинова танылу алды. Хәзер инде теге яисә бу әдәби чара, басылып чыккан китап турында Миләүшә фикерен көтеп алучылар да бар. Бу ике елда аның байтак тәнкыйди язмалары дөнья күрде. Әле яңа гына табадан төшкән әсәр хакында фикер әйтү максатында язылган «Чүп базары»нда яңгыраган шагыйрь тавышында нинди аһәңнәр ишетелә?..» мәкаләсендә Миләүшә Хәбетдинова (К.У. 2021. № 11. Б. 166-169) Флера Гыйззәтуллинаның «Коллык зинданы» поэмасына анализ ясый. Үзе әйткәнчә, «безнең заманның йөзен билгели торган әсәрләрнең берсе» булган поэманың җирлеген эзләп шагыйрә мирасына мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, Флера Гыйззәтуллина иҗатының мөһим сыйфатларын аерып чыгаруга килә. Шигъриятнең иҗтимагый әһәмиятен алга чыгарган язма фикер ачыклыгы-төгәллеге, дәлилле булуы белән уңышлы. Гадәттәгечә, кайнарланып-хисләнеп язылган мәкаләдә бәхәсле урыннар да юк түгел. Аерым алганда, М.Хәбетдинованың «татар язучыларының күптән инде укучыларын гражданлык позицияләре ачык белдерелгән иҗат җимешләре белән сөендергәннәре юк иде» диюе белән килешмәс идем. Шул ук «Казан утлары»нда соңгы 2-3 елда басылып чыккан шигъри циклларның байтагында (Марсель Галиев, Разил Вәлиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев һ.б.) гражданлык позициясе ачык һәм тулы чагыла. Миләүшә Хәбетдинова «Бүгенгеләр аңламаса, киләчәк буынга калыр» (М.Җ. 2022. 29 июль) язмасында Рафис Корбанның «Җидегәннән төшкән нур» романын сурәтләнгән чор үзенчәлекләрен ачу-аңлауга ярдәм итүе ягыннан югары бәяли. Әсәрнең әдәби-эстетик ягы читтәрәк калса да, аны укучыга тәкъдим итү ягыннан үз максатына ирешә.

Гомумиләштереп, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин: татар әдәби тәнкыйте бер, әмма ул шактый йомшак булып, әдәби процесска зур йогынты ясый алмый; соңгы елларда аеруча рецензия һәм юбилей язмалары активлашкан, шул ук вакытта бик тә кирәкле һәм кыйммәтле булган иҗат портреты, проблемалы мәкалә, күзәтү мәкаләсе, монографик мәкалә, әдәби хат һ.б. сирәк очрый; бик тә кирәк булган тел-стиль мәсьәләләрен үз эченә алган филологик тәнкыйть булмавын билгеләп үтәргә кирәк (элегрәк елларда проф. Ф.С.Сафиуллина язмалары зур кызыксыну уята иде); яшь тәнкыйтьчеләр юк дәрәҗәсендә аз булып, аларны табу, әзерләү, үстерү мәсьәләсе даими рәвештә әйтеп киленә. Хөрмәтле язучылар, һәрберебез – китап укучы, димәк, әсәргә мөнәсәбәтебезне белдерү, тәнкыйтьне җанландыру үзебездән тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100